Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бу авылның киләчәге бар

"Мари авылларында яшәүчеләргә туган төбәкләренә тугрылык, тырышлык, үҗәтлек хас. Шуңа күрә аларга проблемаларын чишүдә һәрчак ярдәм итәсе килә", - дигән сүзләргә аеруча басым ясады Бимада узган гражданнар җыелышында район башлыгы Фәрит Габбасов. Чыннан да, кайсы гына якны алма, алга китеш күзәтелә биредә. Узган елга караганда терлек, кош-корт санын арттыруга ирешкәннәр....

"Мари авылларында яшәүчеләргә туган төбәкләренә тугрылык, тырышлык, үҗәтлек хас. Шуңа күрә аларга проблемаларын чишүдә һәрчак ярдәм итәсе килә", - дигән сүзләргә аеруча басым ясады Бимада узган гражданнар җыелышында район башлыгы Фәрит Габбасов.
Чыннан да, кайсы гына якны алма, алга китеш күзәтелә биредә. Узган елга караганда терлек, кош-корт санын арттыруга ирешкәннәр. Шәхси хуҗалыкларда 1100 баштан артык сарык асрыйлар, бар кортлары да 600 баштан артык. Сыерлар саны да узган елгыдан күбрәк. Нәтиҗәдә, быелның 9 аенда тапшырылган сөт күләме узган бер ел эчендә тапшырылган сөттән күпкә артык. Шәхси хуҗалыкларда техника саны да арта - тракторлар саны 37гә җиткән, йөк машиналары - 25. Агрофирманың "Бима" һәм "Пеләмеш" бүлекчәләрендә 150гә якын кеше эшли. "Безнең җирлектә 500дән артык хезмәткә яраклы кеше яши. Аларның 150дән артыгының гына агрофирмада эшләве калганнары бернинди шөгыльсез өйдә утыра дигән сүз түгел. Кемдер шәхси хуҗалыгында күпләп мал үстерә, кемдер умарталыктан керем ала. Җәен төзелештә акча эшләүчеләр дә күп. Үз куллары белән төрле җиһаз ясап шактый гына керем алучылар бар", - диде авыл җирлеге башлыгы Владимир Шамеев. Бу көнне дә мәдәният йорты фойесында кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Менә дигән чигү, тегү үрнәкләре булып торырдай эшләнмәләр белән беррәттән сыйфаты ягыннан кибетләрдәге җиһаздан берни белән аерылмый торган өстәл-урындыкларга күпләр сокландылар. "Булганнан бар да була. "Бима", "Пеләмеш" бүлекчәләрендәге күрсәткечләр дә агрофирма буенча иң яхшылардан. Бу да халыкның тырышлыгы турында сөйли", - диде Фәрит Гарифович. Бу авылларда гомер кичерүчеләр хөкүмәт бирә торган төрле ташламалы кредитлардан моңа кадәр аз файдаланып килделәр. Хәзер шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен бу мөмкинлекне дә нәтиҗәле куллана башлаганнар биредә. Соңгы елларда гына да 15 кешенең үзмәшгульлек программасыннан файдалануы, 9 кешенең 1 миллион сумнан артык кредит алуы шул хакта сөйли.
Җыелышта Казан кунагы да бар иде. ТРның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов: "Сезнең авылга керү юлында ук мәктәпкә сугылып чыктым. Мәктәптәге 119 баланың кайсысы белән аралашма, сөйләшүләреннән туган авылларын яратулары аңлашыла. Бу балалар спорт белән дә дус икән. Алар бит киләчәктә шушы авылның горурлыгына әверелә ала. Бары тик өлкәннәрнең ярдәме генә кирәк. Ә өлкәннәр балаларына эшле булганда гына ярдәм итә ала. Хөкүмәт авыл җирлегендә яшәүчеләрне эшле итү өчен төрле программалар тәкъдим итә. Шундыйларның берсе - "Лизинг-грант" программасы. 2009 елда Әгерҗе районыннан 7 эшмәкәр 2 миллион сумнан артык грант алган булса, быел районыгыздан 5 миллион сумга заявка кабул ителде инде. Нигә сезгә дә бу программаларда катнашмаска?! Авылыгыз табигатьнең гүзәл урынына урнашкан. Кортчылык белән шөгыльләнү өчен менә дигән мөмкинлек бу. Хөкүмәт ярдәменнән файдаланып, шушы эшне җәелдереп җибәрсәгез, аны балаларыгыз да дәвам итә алачак бит", - диде.
"Кортчылык буенча Эдуард Михайловның гаилә фермасы буларак теркәлүе бу юнәлештә беренче "карлыгач" булды. Аның үрнәгендә башкалар да эшләргә уйлый икән, без сезгә төрле яклап ярдәм итәргә әзер", - дип дәвам итте Фәрит Гарифович.
Эшлекле сөйләшүләрдән соң җыелышның күңелле өлешенә күчтеләр. Пеләмештә гомер кичерүче күп балалы Лидия һәм Матвей Шуматовларга Фәрит Гарифович Рәхмәт хаты тапшырды. "Сез дус-тату гаиләдә 5 бала тәрбияләп үстергәнсез. Дүрт кызыгызга югары педагогик белем биргәнсез, улыгыз хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Балаларыгызга шундый тәрбия биргәнегез өчен рәхмәт сезгә", - дип, җылы теләкләрен дә җиткерде ул. Бу күңелле мизгелне район үзешчәннәренең концерты алыштырды һәм аларны бик яратып кабул итте халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев