Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бу бәхет Красный борга гына елмайды

Соңгы елларда гына да Красный борда республика программалары буенча төзекләндерү эшләре башкару өчен федераль һәм Татарстан казнасыннан 32 миллион сумнан артык акча бирелде. Халык сезне ни өчен сайлады Красный бор авыл җирлегенең 2015 елгы эшчәнлегенә багышланган граҗданнар җыенында бу турыда район башлыгы Валерий Макаров та искә алып үтте. - Районыбызның...

Соңгы елларда гына да Красный борда республика программалары буенча төзекләндерү эшләре башкару өчен федераль һәм Татарстан казнасыннан 32 миллион сумнан артык акча бирелде.
Халык сезне ни өчен сайлады
Красный бор авыл җирлегенең 2015 елгы эшчәнлегенә багышланган граҗданнар җыенында бу турыда район башлыгы Валерий Макаров та искә алып үтте.
- Районыбызның бер генә авыл җирлегенә дә ремонт эшләре башкару өчен мондый зур сумма бирелмәде. Бу бәхет фәкать сезнең авыл җирлегенә генә елмайды. Соңгы өч елда мәктәптә, мәдәният йортында, участок хастаханәсендә капиталь ремонт эшләре башкарылды. Урамнарыгыз яктырды. Социаль объектлар шәхси җылыту системасына күчерелә. Быел Татарстанда балалар бакчаларын ремонтлау программасы эшли башлауга ук иң беренче Красный бор бакчасын әлеге программага керттек. Районның 2016 ел планында Красный бор халкының күптәнге хыялы - чистарту корылмалары төзү дә бар. Проект эшләре өчен ике миллион сум акча бирелде. Халык соравын искә алып, авылыгызда җәмәгать мунчасы булдыру эшен башлап җибәрүче дә табылды. Бу эшмәкәр быел Красный борны мунчалы итәргә вәгъдә бирә, - диде ул.
Красный бор җирлеге башлыгы Анатолий Лазарев та район башлыгының сүзләрен җөпләп дәвам итте:
- Гомергә мәчете булмаган авылыбызда тиздән Аллаһ йорты сафка басачак. Авылыбыз христианнары чиркәүле дә булыр дигән өметебез дә зур. Аның проектын эшләү өчен 80 мең сум күчерелде, - диде ул.
Әйе, Валерий Макаров, беренче эш көннәреннән башлап, 1500гә якын кешеле иң зур авыл җирлеге буларак, Красный бор халкының проблемаларын һәрчак игътибар үзәгендә тота, биредәге объектларда бара торган капиталь ремонт эшләрен шәхси контроленнән ычкындырмый. Әмма ул авыл проблемаларын хәл итүдә депутатларның эшеннән һич тә канәгать түгел. Залдан "авыл урамнары кардан чистартылмый" дигән сорау яңгырагач, район башлыгы
- Бу проблеманы хәл итүдә депутатлар берәр ярдәм күрсәтәме? Халык сезне ни өчен сайлады? - дип сорады.
Тик уңай җавап ишетелмәде. Коры кул белән генә урам чистартып буламени диючеләр дә булды.
- Халык тарафыннан сайланган депутат менә шул булмаганны булдыруда халыкка ярдәм итәргә тиеш инде, - диде Валерий Макаров. - Авылыгызда шәхси хуҗалыкларда 25 трактор бар. Әлеге техника хуҗалары, эшмәкәрләр белән урамнарны чистартуны оештырып булмыймени соң? Авыл урамнарын чистартуга бер генә җирлек казнасында да акча каралмаган. Башка җирлекләр әлеге проблеманы хәл итү юлларын табалар бит. Нинди зур Красный борда, район башлыгының килеп, әлеге проблеманы хәл итүен көтеп яталар, - диде ул. Валерий Макаров әлеге авылның үзәк урамын чистартуны "Брус"ка йөкләде, гәрчә авыл урамын кардан чистарту әлеге предприятиенең бурычы булмаса да.
"Тиремкәй" яшәрә
Җыелыштан соң Валерий Макаров "Тиремкәй" балалар бакчасында капиталь ремонтның барышы белән кызыксынып чыкты. Биредә төзекләндерү эшләрен Тигран Агаджанян башкара.
- Бу бакчаның төзелүенә быел 40 ел. Шуннан соң мондый зур ремонт күргәне юк иде бакчабызның. Декабрь аенда ремонт башлангач, сөенечебезнең иге-чиге булмады. Хәтта сабыйларыбыз да һәр иртәне килү белән "апа, карагыз әле, яңа тәрәзә куйганнар, икенче көнне исә, бездә нинди матур яңа ишек дип сөенәләр". Барлыгы 32 тәрәзәне, 20дән артык эчке ишекне алыштырдылар. Бакчаның электр хуҗалыгы да бик тузган иде. Анысын да бик тиз сыйфатлы итеп эшләделәр. Түбәбезне профнастил белән яптылар. Менә хәзер бәдрәфләрне эшлиләр, аннан чират - кухняга. Татарстанда "карт" балалар бакчаларына да капиталь ремонт чираты җитүгә һәм районда иң беренче бездән башлауларына ничек сөенмисең инде?! - ди бакча мөдире Флүрә Гәрәева.
Район җитәкчесе башкарылган эшләрне җентекләп карап, тәкъдим-киңәшләрен дә җиткерде.
Ике катлы "Тиремкәй"дә бүген 30 бала тәрбияләнә
- Ремонт эшләре тәмамлангач, мондый яхшы бакчада сабыйларга җәннәт булачак бит. Красный борның яшь гаиләләре авылның демографик хәлен яхшыртуга үзләреннән лаеклы өлеш кертсеннәр иде, - дигән теләген җиткерде Валерий Макаров. Сүз уңаеннан, 2015 елда Красный борда 11 сабый туган, 24 кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев