Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бу якны яратмый мөмкин түгел

"Халыкның яшәешен, көнкүрешен тагын да да яхшырту өчен соңгы елларда Тәбәрле җирлегендә күп кенә эшләр башкардык. Алга таба да шушы юнәлештән тайпылмаячакбыз", - дигән сүзләр белән башлады Тәбәрледә узган гражданнар җыелышын район башлыгы Фәрит Габбасов. Чыннан да, Яңа Акхуҗа авылына асфальт юл салу, яңа күпер төзү, суүткәргеч системаны яңарту, Мукшурда...

"Халыкның яшәешен, көнкүрешен тагын да да яхшырту өчен соңгы елларда Тәбәрле җирлегендә күп кенә эшләр башкардык. Алга таба да шушы юнәлештән тайпылмаячакбыз", - дигән сүзләр белән башлады Тәбәрледә узган гражданнар җыелышын район башлыгы Фәрит Габбасов.
Чыннан да, Яңа Акхуҗа авылына асфальт юл салу, яңа күпер төзү, суүткәргеч системаны яңарту, Мукшурда электр баганаларын алыштыру - соңгы вакытта бу җирлектә эшләнгән эшләрнең бер өлеше генә. Шушы көннәрдә Сокманның клуб бинасына яңа газ казаны да урнаштырылачак. Бу әлеге бинада урнашкан ФАПта да җылы булачак, дигән сүз. "Тәбәрле белән Сокман арасында да асфальт юл булыр", - дип вәгъдә бирде Фәрит Гарифович.
Авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасов авылда эшләп килүче һәм оешманың эшенә тәфсилләп анализ бирде. Чыгыштан күренгәнчә, авыл халкы оешмаларның эшеннән канәгать. "Тәбәрле мәктәбенә быел косметик ремонт ясалды. Киләчәктә әлеге бина капиталь ремонт ясалачак мәктәпләр исемлегенә дә керер дип өметләнәбез", - диде авыл башлыгы. Тагын бер үтенече бар аның: җирлектәге 30дан артык су колонкасын яңартып, коеларын алыштырырга ниятлиләр. "Сезнең ярдәм белән быел шуның яртысын алыштыра алсак, яхшы булыр иде", - диде Мирзалиф Харасов.
Тәбәрлегә килеп кергәч тә, матур, төзек йортлар күзгә ташлана. Ә бу - биредә тырыш халык яши, дигән сүз. Чыннан да, җирлектәге эшкә сәләтле 343 кешенең 321е эш белән тәэмин ителгән. Абзарларында күп итеп терлек асраучылар да шактый. Әнә, Сокманнан Хафиз Бикиевлар гаиләсе 16 баш мөгезле эре терлек тота, шуның 8е - сыер. Моның өстенә, 14 баш сарык та асрыйлар алар. Яңа Акхуҗадан 10 баш терлек асраучы Хәмит Нәфыйков, Тәбәрледән 7-8 баш мөгезле эре терлек тотучы Зиннур Шәехов һәм Газинур Галиевлар хакында тырыш дими, ни дисең инде тагын?! Авыл халкы Хөкүмәт ярдәменнән дә бик теләп файдалана: узган ел гына да 9 гаилә ЛПХ кредиты, 2 кеше 58800әр сум субсидия алган. Районда беренче гаилә фермасы да Тәбәрледә - Азиевлар хуҗалыгында оешты бит. Сокманнан сарык гаилә фермасы хуҗасы Рамил Нәбиуллинның да киләчәккә планнары бик зурдан: сарыклар санын 100 башка җиткерергә уйлый ул.
Бу җирлек халкына хас тагын бер матур сыйфат - туган төбәкләренең үткәнен хөрмәтләү, тарих белән кызыксыну. Авылдашлары, галим Раиф Мәрдановның күптән түгел генә дөнья күргән "Тарихта тибрәлгән Тәбәрле" исемле үткәннәргә һәйкәл сыман нәшер ителгән китабы күп гаиләләрнең өстәл китабына әверелгән инде. "Авылларыгыз бик матур урынга урнашкан. Бу якларны яратмый мөмкин түгел. Халкыгыз тырыш, уңган. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, яшәешебезне тагын да күркәмрәк итүдә кулга-кул тотынып эшләргә язсын", - диде очрашу азагында Фәрит Габбасов.
Аннан соң авыл халкына Чаллының "Энергетиклар" Мәдәният йорты каршында эшләп килүче иҗат төркеме сәхнә осталары катнашында бик матур концерт күрсәтелде. Әлеге төркемнең җитәкчесе - Сокман авылында туып-үскән Зөлфирә ханым Сәләхетдинова. Туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган берсеннән-берсе матур чыгышларны кайнар алкышларга күмде залдагы халык. Тик халыкның аз булуы гына кызганыч. Бу көнне Мәдәният йортына килмәүчеләр, беренчедән, елга бер тапкыр үткәрелә торган район башлыгы белән җанлы әңгәмәдән, икенчедән, шундый матур тамашадан мәхрүм иттеләр үзләрен.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сокман, Тђ ђрле, авыл халкы, су