Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бурычлар һаман арта

Район хакимиятендә уза торган дүшәмбе киңәшмәсендә "184нче СМП идарәче компания" директоры Рөстәм Вәлиев үз эшчәнлекләре белән таныштырганда халыкның коммуналь хезмәтләр өчен 30 миллион сумнан артык бурычы җыелуын хәбәр итте. Идарәче компаниянең төп вазифасы - күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү һәм шәһәрнең торак фонды белән идарә итү. Быелның...

Район хакимиятендә уза торган дүшәмбе киңәшмәсендә "184нче СМП идарәче компания" директоры Рөстәм Вәлиев үз эшчәнлекләре белән таныштырганда халыкның коммуналь хезмәтләр өчен 30 миллион сумнан артык бурычы җыелуын хәбәр итте.
Идарәче компаниянең төп вазифасы - күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү һәм шәһәрнең торак фонды белән идарә итү. Быелның 8 аенда халыкка 28 миллион 382 мең сумлык коммуналь хезмәт күрсәтелгән. Халыктан исә 7 ай өчен аның 21 миллион 782 сумы гына җыелган.
- Халыкның бөтен коммуналь хезмәтләр өчен һәм компанияләр алдында 30 миллион сумнан артык бурычы бар. Бу - өч ай һәм аннан күбрәк вакыт түләмәүчеләрнең бурычлары. Ә алты ай һәм аннан күбрәк түләмәүчеләрнеке исә 21 миллионнан артып китте, - диде Рөстәм Вәлиев.
Бурычлылар белән нинди эш алып барыла соң? Әлегә алар белән кат-кат сөйләшүләр нәтиҗәсендә 1 миллион сумга якын бурыч кына кайтарылган. 460 мең сумны өлешләп түләү буенча килешүләр һәм аны түләү графигы төзелгән. Әгерҗедә бурычлары бик күп җыелганнарны начаррак шартлы торакка күчерү әлегә практикага кермәгән. Ләкин бурычлар айдан-айга арта барганда сөйләшүләр алып бару гына әллә ни нәтиҗә бирмәгәнлеге көн кебек ачык. Шуңа күрә идарәче компаниягә бурычларны кайтартуның нәтиҗәле юлларын, шул исәптән начаррак шартлы фатирга күчерүне дә кайчан да булса барыбер кулланырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев