Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бурычыңны түлә дә...

Әгерҗе районы халкының коммуналь хезмәтләргә 21,3 миллион сум (!) бурычы җыелган. "Бу - без ике ай район халкына коммуналь хезмәтләрне бушлай күрсәткәнбез, ягъни, бүләк иткәнбез дигән сүз", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Әмма бушлай сырның тәбедә генә булуы һәркемгә мәгълүм. Кибеттә биш тиен акчаң...

Әгерҗе районы халкының коммуналь хезмәтләргә 21,3 миллион сум (!) бурычы җыелган. "Бу - без ике ай район халкына коммуналь хезмәтләрне бушлай күрсәткәнбез, ягъни, бүләк иткәнбез дигән сүз", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
Әмма бушлай сырның тәбедә генә булуы һәркемгә мәгълүм. Кибеттә биш тиен акчаң җитмәсә дә, кирәкле товарыңны алалмыйсың. Югыйсә, коммуналь хезмәтләр - су, җылылык, чүп түгү һ.б.лар - шул ук товар. Коммуналь хезмәт күрсәтүче предприятиеләр күпме чыгымнар түгеп, бу хезмәтләрне безгә берничек тә бушлай күрсәтә алмыйлар бит. Ә күпләр 2-3 ай, хәтта яртышар ел бер тиен дә түләми генә рәхәтләнеп җылы фатирда яшәүне, суык һәм кайнар судан, башка хезмәтләрдән файдалануны гадәти хәлгә саныйлар. Кайберәүләр гаилә бюджетындагы акчаны иң элек коммуналь хезмәтләр өчен түләмичә, йортка җиһаз, кием-салым алырга мөмкин. Ә түләүләр - икенче планда. Әмма гаилә бюджетын планлаштырганда башта ай буе файдаланган хезмәтләргә түләү төп бурыч булырга тиеш. Аннан соң гына башка ихтыяҗларың турында уйларга мөмкин, минемчә. Бу уңайдан айга 8 мең сум хезмәт хакы алып эшләүче бер таныш хатынның 18 меңлек телефон алып, өч ай инде коммуналь хезмәтләргә түләмәдем дигәне искә төште Ә мондыйлар арабызда байтак. Шулай булмаса, 21 млн бурыч җыелыр идемени?! Шәһәрдә күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең бурычы - 17,8 млн, ә шәхси сектордагыларныкы 1,6 миллион сумга җиткән.
Әгерҗедә барлыгы 4337 фатир бар. Шуларның 2087сенең 3,6 млн бурычы җыелган. Дөрес, Идарәче компания бурычлылар белән эш алып бара. Ай саен 20-30 фатир хуҗасының эше җәмәгать суды аша уза. Кайберләренең электр энергиясен өзәләр. Аз тәэмин ителгән гаиләләргә субсидия түләүгә документлар тутыралар. Ләкин бу эшләрнең нәтиҗәсе генә әлегә әллә ни мактанырлык түгел.
Әгерҗедәге 297 шәхси хуҗалыкның да бурычы 1,4 млн сум. "Бурычлыларның түләү мөмкинлегенә анализ ясаганда шул ачык күренә: күбесе эшлиләр, димәк, түләү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, шәһәр предприятиеләрендә эшләүче .... кешенең бер миллион сумнан артык бурычы җыелган. Иң күп бурычлылар - үзәк хастаханә, райпо, агрофирма, почта элемтәсе бүлекчәсе, 27нче училище, 4нче, 3нче мәктәп, 5нче, 8нче, 9нчы балалар бакчасында эшләүчеләр", - ди Идарәче компания директоры Зөлфәт Әхмәтҗанов. Ә шактый югары хезмәт хакы алып эшләүче тимер юл предприятиеләрендәгеләрнең бурычлары 1 млн 300 мең сумга җыелуын берничек тә аклап булмый. Мәсәлән, ремонт локомотив депосында 43 хезмәткәрнең 500 мең сумга якын, станциядә 17 кешенең 488 мең сум, локомотив депосында 4 кешенең 150 мең сум бурычы бар.
Фәнис Нуриев киңәшмәдә хезмәт коллективлары җитәкчеләреннән хезмәткәрләренең коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын тиз арада каплауларын таләп итүне сорады. "Аеруча явыз бурычлыларга закон нигезендә иң каты чаралар кулланачакбыз. Күпме түзеп торырга була?!" - дип нәфрәтләнүен белдерде ул. Таныш бер рекламадагы кебек, без дә "бурычыңны түлә дә, тынычлап йокла", дибез.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев