Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бушлай фатир бүтән булмаячак

Әгерҗе районында 2015 елның ахырына кадәр авария хәлендәге 23 йорттагы 160 фатирдан 439 кешене яңа торакларга күчереп бетерергә кирәк. Барыбызның да күз алдында, соңгы ун елда шәһәребездә торак төзелеше моңа кадәр күрелмәгәнчә киң колач белән алып барылды. Торак төзелешендә, чын мәгънәсендә, революция булды. Нинди генә торак программалары эшләмәде?! Тузган торактан...

Әгерҗе районында 2015 елның ахырына кадәр авария хәлендәге 23 йорттагы 160 фатирдан 439 кешене яңа торакларга күчереп бетерергә кирәк.

Барыбызның да күз алдында, соңгы ун елда шәһәребездә торак төзелеше моңа кадәр күрелмәгәнчә киң колач белән алып барылды. Торак төзелешендә, чын мәгънәсендә, революция булды. Нинди генә торак программалары эшләмәде?! Тузган торактан күпме гаиләләр бушлай фатирлы булдылар. Ипотека, яшь гаилә программалары буенча фатир алучылар дисеңме... 30 август - Татарстан Республикасы көнендә берьюлы 13 йорттан фатир ачкычлары тапшырылу үзе зур вакыйга булачак.
Әмма Әгерҗедә авария хәлендәге баракларда яшәүчеләр әле шактый. Федераль программа нигезендә Татарстан 2012 елның 1 январена кадәр авария хәлендә дип билгеләнгән торакта яшәүчеләрне 2015 ел ахырына күчереп бетерергә дигән бурыч куйды.
- Әмма авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә тузган торак программасындагы кебек фатир тулысынча бушлай бирелми. Гомумән, киләчәктә бушлай фатир бүтән беркайчан да булмаячак. Шуңа күрә "аварийка"да яшәүчеләр өлешчә түләү белән бирелә торган фатир алу мөмкинлегеннән файдаланып калырга тиеш. Менә шушы көннәрдә Ометов урамында алар өчен ике йорт төзи башлыйбыз һәм анда тугыз барактан халыкны күчерү планлаштырыла. Ә киләсе елга 14 "аварийка"да яшәүчеләр өчен йортлар төзеләчәк. Яңа йортлар өч катлы, һәр фатирга шәхси газ казаннары куела, - ди район башлыгы Валерий Макаров.
Авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә фатир нинди шартларда бирелә соң? Шул сорау белән без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат ШӘМСЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек.
- Хәзерге көндә Татарстанда гражданнар милкендә булган авария хәлендәге торакның бер квадрат метры - 11022 сум. Бу соңгы бәя һәм ул артмаячак. Мәсәлән, хәзер яши торган фатирыгызның мәйданы 30 квадрат метр икән, шуны 11022 сумга тапкырлыйбыз. Хөкүмәт сезгә бу "аварийка" өчен 330660 сум акча бирә. Ә яңа йортта бер квадрат метр мәйдан 26-27 мең сум тора. Шул бәядән чыгып, сез яңа фатир сайлый аласыз. Хөкүмәт биргән 330660 сумны беренчел взнос итеп түлисез. Ә калган мәйдан сезгә 18-20 елга еллык 7 процент белән социаль ипотека шартларында бирелә.
- Авария хәлендәге йортларда пенсионерлар да яши бит әле...
- Пенсионерларга яңа фатирлар найм шартларында бирелә. Ягъни ул торак-коммуналь хезмәтләр өчен генә түләп тора. Әмма аның вафатыннан соң пенсионерның варислары, бу фатирны үз милекләренә оформить итеп, шулай ук соципотека шартларында сатып алырга мөмкин.
- Әгәр "аварийка"да яшәүчеләрнең ипотека түләргә бер мөмкинлеге дә булмаса һәм алар киләчәктә дә шул торакта калырга теләк белдерсәләр...
- Бу очракта әлеге йортта яшәүче барлык гаиләләр, бер карарга килеп, аварийкага үз хисапларыннан ремонт ясарга теләүләрен хәбәр итәргә тиеш. Ремонт эшләрен башкарып чыксалар, бу программадан төшеп калалар. Ләкин мин Әгерҗедәге авария хәлендәге торакка ремонт ясауга акча сарыф итәргә киңәш итмәс идем. Әлеге программага кергән 23 йорт та, чын мәгънәсендә, авария хәлендә, бик нык тузган. Ремонт башласагыз, сез исәпләгән суммадан да күбрәк акчагыз чыгып китәчәк. Хөкүмәттән киләчәктә бушлай торак өмет итү файдасыз, мондый мөмкинлек бүтән булмаячак. Шуңа күрә авария хәлендәге торактан күчерү программасыннан бу юлы баш тартсагыз, соңыннан үкенәчәксез.

Белешмә:
Әгерҗедә түбәндәге йортлар авария хәлендә:
Азиатская урамы, 41; К.Маркс, 19,21,27; Чайковский, 8,9,13,15; Ленин, 103; Гагарин, 68; Ометов, 18;Лесопильная, 11,13,15,17; Энгельс, 3, 3а, 5, 7, 7а,11а, 13, 17.

Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев