Быел 40тан артык райондашыбыз контракт буенча хәрби хезмәткә китте
Килешү буенча хезмәткә җыюның барышы, контрактчыларга яңа түләүләр турында район хәрби комиссары Илгиз ГАЛИЕВ белән сөйләштек
Илебез иминлеген саклау бүгенге көндә дә актуаль булып кала. Шуңа күрә без контракт буенча хәрби хезмәт темасына кабат-кабат әйләнеп кайтабыз. Килешү буенча хезмәткә җыюның барышы, контрактчыларга яңа түләүләр турында район хәрби комиссары Илгиз ГАЛИЕВ белән сөйләштек.
– Илгиз Наилевич, хәрби хезмәткә контракт буенча сайлап алуның шартлары үзгәрмәдеме? Нинди яңалыклар бар?
– Шартлар элеккечә кала. Килешүне сәламәтлек ягыннан яраклы һәм юкка чыгарылмаган хөкем ителүе булмаган 18-64 яшьтәге гражданнар төзи ала. Террорчылык, шпионлык, наркотиклар белән бәйле һәм башка шундый авыр җинаятьләр өчен статьялар буенча хөкем ителгәннәрне контракт буенча хезмәткә алмыйлар. Гражданин беркайчан да хезмәт итмәгән, хәрби-табиблык комиссиясе тарафыннан чикләнгән рәвештә яраклы дип табылган булса да, теләге булган һәм медкомиссияне уңышлы узган очракта контракт төзи ала. Килешү 1-2 елга төзелә.
– Кандидатның ниндидер күнекмәләре булу, хәрби эшне белүе мәҗбүриме?
– Махсус хәрби операциядә катнашканчы хәрбиләр өйрәнүләр узалар. Чөнки телевизор аша да күреп беләбез: хәзер корал да, сугыш тактикасы да башка һәм шуңа җитди әзерләнергә кирәк. Тышкы яктан Калашников автоматына охшаш автомат та камилләштерелә. Замана солдатыннан күп белү дә, күнекмәләре булу да таләп ителә. Ул оптик приборлардан, асылмалы җиһазлардан файдалана белергә тиеш. Боларның барысына да кемнедер өйрәтәләр, кемдер армиядә хезмәт иткәндә алган күнекмәләрен исенә төшерә.
– Бүгенге көндә контракт төзүчеләрнең кайсы хәрби белгечлекләргә ия булуы аеруча мөһим?
– Белгечлекләрнең барысы да әһәмиятле. Шулай да пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) белән идарә итә белү аеруча мөһим. Аларның төрлеләре бар. Әлбәттә, яшьләргә бу яклап җиңелрәк. Олырак яшьтәгеләргә дә ихтыяҗ бар. Шоферлар, атучылар кирәк. Пушка үзеннән-үзе атмый бит. Снаряд, ягулык та алып килергә, шулай ук ботка да пешерергә кирәк.
– Хәрбиләргә тәгаенләнгән гарантия һәм ярдәм чаралары турында әйтеп үтегез әле.
– Алар күптөрле. Әйтик, кредит каникуллары, торак-коммуналь хезмәтләргә срогында түләмәгән өчен пенидан азат ителү, керемгә салымнан азат ителү, 1/3 иминият стажы. Тулаем алганда, контракт буенча хезмәт үтүче хәрбиләргә барлык федераль һәм республика ташламалары, ярдәм һәм тернәкләнү чаралары гарантияләнә. Бу хакта тулырак heroes-tatarstan.ru сайтыннан белергә була.
– Контракт буенча хезмәт итүчеләрнең хезмәт хаклары күпме һәм ул хезмәт итү урынына бәйле рәвештә аерыламы?
– Әйе, аерыла. Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен 210 мең сумнан башлап айлык акчалата түләү билгеләнә. Аның күләме вазифага, элек хәрби хәрәкәтләрдә катнашу-катнашмауга һәм башкаларга бәйле.
Хезмәтләрен Россия территориясендә узучы контрактчыларның уртача хезмәт хакы 50 мең сум тәшкил итә. Ерак Төньяк, таулы районнардагы частьларда хезмәт итүчеләрнеке югарырак.
– Агымдагы елның 31 июленә кадәр Татарстан территориясендә контракт төзегән очракта бер тапкыр бирелүче югары түләү алырга мөмкин булуы мәгълүм...
– Әйе, аның 1,5 миллион сумга кадәр җитү ихтималы бар. Әлеге суммага республикадан 1005000 сум, РФ Оборона министрлыгыннан 195 000 сум түләү керә.
– Райондашларыбыз контрактны ни дәрәҗәдә актив төзиләр?
– Теләк белдерүчеләр бар. Быел 40тан артык райондашыбыз контракт буенча хәрби хезмәткә китте. Безгә киләләр, кызыксыналар, уйлау, киңәшләшү өчен килүчеләр дә бар. Кемдер инде карарга килгән хәлдә килә.
– Сроклы хәрби хезмәтне контракт буенча хезмәткә алыштырып буламы?
– Әйе, була. 18 яшькә җиткән гражданин хәрби комиссариатка килеп сроклы хәрби хезмәт урынына контракт төзергә әзер булуы хакында гариза яза. Яшь кеше инде хезмәт иткән очракта әлеге сорау хәрби часть командованиесе аша хәл ителә.
– Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтелә?
– Һәр гаиләгә куратор билгеләнгән һәм проблема килеп чыккан очракта аңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук район башкарма комитетына, хәрби комиссариатка килергә мөмкин. Бәлки, барысы да килеп тә чыкмыйдыр, әмма без булышырга әзер! Кемгәдер утын кирәк, кемдәдер транспорт белән проблема бар һәм башкалар.
Махсус хәрби операция зонасына беренчеләрдән булып киткән ирекле хәрбиләрнең ярдәм итәргә әзер торулары сөендерә. Алар гаиләгә ярдәм итүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын башкалардан яхшырак аңлыйлар.
Җиңү хакына берләшкән һәм гуманитар йөк әзерләүдә катнашучы волонтерлар, битараф булмаган райондашлар күрсәткән ярдәмнең әһәмияте бик зур.
– Гаилә әгъзаларыннан кала, сез махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучылар белән беренчеләрдән булып очрашучылардандыр, мөгаен. Хәрбиләрнең сугышчан рухы турында нәрсә әйтә аласыз?
– Алар башта бертөрле күңел халәте белән кайталар, ял тәмамланганда икенче халәт күзәтелә. Теге яки бу очракта да кыюлык, тәвәккәлек тоемлана. Алар барысы да “Анда хәрби дуслар, егетләр калды”, диләр. Без аларга бары тик уңышлар телибез. Булганыгыз, батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз өчен рәхмәт! Җиңүнең безнең якта булачагына беркем дә шикләнми!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев