Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Быел Әгерҗе районында булган янгында ике кешенең гомере өзелде

    Соңгы ике атна эчендә районда өч янгын булып, шуларда ике кешенең гомере өзелүе бик аяныч.

     

    Әлеге фаҗигаләрнең сәбәбе һәм янгын куркынычсызлыгы турында күзәтчелек идарәсе бүлекчәсе начальнигы Айрат ШӘЙДУЛЛИН белән әңгәмә кордык.

    • Айрат Разакович, сүзне саннардан башлыйк әле.
    • Чыннан да, районда хәл киеренке. Ел башыннан биш янгын чыкты. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк. Ә янгында гомере өзелүчеләр саны бер еллык күрсәткечкә җитте. 2017 елда да ут эчендә һәлак булучылар беренче кварталда теркәлгән иде.
    • Кеше гомере өзелгән янгыннарның сәбәбе нәрсәдә соң?
    • Ике очракта да сәбәп бер: тәмәке тартканда саклык чаралары күрмәү. Шуның өстенә, зыян күрүчеләр яки һәлак булучыларның бу вакытта салмыш хәлдә булулары. Хезмәт яшендәге райондашларның ут эчендә гомерләре өзелү бигрәк тә кызганыч.
    • Сез халык арасында һәрдаим аңлату эшләре дә алып барасыз бит...
    • Авылларда узган җыеннарда янгын куркынычсызлыгы турында тәфсилләп сөйлибез. Әмма шундый катлам кешеләр дә бар, аларга безнең аңлату “стенага борчак аткан кебек“ кенә тәэсир итә.

    Быел халык җыеннары вакытында без янгын хакында кисәтүче датчиклар турында сөйләдек. Аны арзан гына бәягә сатып алып һәр йортка урнаштырырга мөмкин. Әйтик, Әгерҗедә К.Маркс урамындагы йортта әлеге датчик урнаштырылган булса, 60 яшьлек хатынның гомере ут эчендә өзелмәгән дә булыр иде. Әлеге прибор төтен чыгуга ук көчле сигнал бирә һәм аның тавышына татлы йокыда булсаң да уянмый калу мөмкин түгел.

    • Мичтән дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә күптән түгел Сарсак-Омгада яшь гаилә йортсыз калды...
    • Кызганычка каршы, ягулык сезонында мич җылы бирүче җиһаз гына түгел, әнә шундый куркыныч фаҗиганең килеп чыгуына сәбәп тә була шул. Халыкка мөрәҗәгать итеп, тагын шуны әйтәсе килә: төтен чыгу юлларын һәрвакыт күзәтеп, чистартып торыгыз. Әгәр сөрем бер мең градуска кадәр кыза икән, бәладән котылып булмый.
    • Ә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча авыл җирлекләрендә нинди эшләр башкарыла?
    • Бу көннәрдә нәкъ менә шул юнәлештә планлы тикшерүләр уздырабыз. Документларны, янгын сүндерү машиналарының төзеклеген карыйбыз. Мәсәлән, Яңа Бәзәкә җирлегендә булган тикшерүдән без канәгать калдык. Гидрантлар төзек, хәтта кечкенә тыкрыкларга да үтәрлек итеп юллар чистартылган. Андый-мондый хәл килеп чыккан очракта янгын сүндерү машинасы – старт сызыгында, су тутырылган. Ирекле янгын сүндерү командасы да әзер. Бу – авыл башлыгы Миңнехәлил Ногоманов һәм “Яңавыл“ бүлекчәсе идарәчесес Ильяс Кәрәмиевның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Җитәкчеләр турында әйтә башлагач, Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтовның да эшен уңай яктан бәялисе килә.
    • Кыштан соң – яз, аннан җәй килә. Янгын чыгу куркынычы тагын да арта... 
    • Безнең алда торган төп бурыч – ягулык сезонын хәвеф-хәтәрсез тәмамлау. Ә җәйге сезонга әзерлек эшләренә килгәндә, иң беренче чиратта, авылларга якын урнашкан урман массивлары буйларын сөрергә кирәк. Чөнки көздән калган коры үләннәрнең дә тиз кабынып китү куркынычы зур. Быел янгынга каршы яңа нормативлар гамәлгә керде. Аларга яңадан әйләнеп кайтырбыз әле.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: