Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сабанда сайрашыр чак җитә

    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелгы язгы кыр эшләрен кыска срокта югары сыйфатлы итеп уздыруны көн таләбе итеп куйды. Районыбыз хуҗалыклары чәчү кампаниясен мондый шартларда уздырырга әзерме? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс ГАТАУЛЛИН белән әңгәмәбез - шул хакта. - Дилүс Гаскәрович, сүзебезне уҗымнарның сакланышыннан башлыйк әле....

    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелгы язгы кыр эшләрен кыска срокта югары сыйфатлы итеп уздыруны көн таләбе итеп куйды. Районыбыз хуҗалыклары чәчү кампаниясен мондый шартларда уздырырга әзерме? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс ГАТАУЛЛИН белән әңгәмәбез - шул хакта.
    - Дилүс Гаскәрович, сүзебезне уҗымнарның сакланышыннан башлыйк әле.
    - Узган көздә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы көзге чәчү эшләрен чиста пар җирләрендә башкаруны катгый таләп итеп куйды. Шуны күз уңында тотып, бөртеклеләр 11500 гектар мәйданда чиста пар җирләренә чәчелде. Көзге һәм кышкы һава шартлары орлыкларның тишелеп чыгуына да, уҗымнарның сакланышына да бары тик уңай йогынты гына ясады. Март аенда салкын һава торышы саклану да - уҗымнар өчен бик кулай.
    - Ә тулаем алганда, районда чәчүлек җирләр күпме мәйданны били?
    - Чәчүлек мәйданнар 49200 гектар тәшкил итә. Шуның 27900 гектары - бөртекле ашлык культураларын чәчү мәйданнары. Быел әлеге мәйданнар, узган ел белән чагыштырганда, 5 мең гектарга киметелде. Чөнки 5 мең гектарда җиргә терлек азыгы культуралары чәчү планлаштырыла. Бу чит ил таналары хисабына агрофирмада терлек санының күпкә артуы белән бәйле. Әлеге маллар җәй көне дә көтүлекләргә чыкмаячак, бары әзер азык белән генә тукланачак.
    - Туфракны ашлаган, тукландырган вакытта гына мул уңышка өмет итәргә була. Кыр эшләре башланыр алдыннан әлеге проблема ничек хәл ителә?
    - Хуҗалыклар туфракны ашлау мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Шуның нәтиҗәсендә җирдә азмы-күпме минераль ашлама запасы барлыкка килде инде. Быел ашламаны 1 гектар мәйданга 50 кило тәэсирле матдә хисабыннан кертергә уйлыйбыз. Шуның 12,2 килосы хәстәрләнгән инде. Тагын 14 килосын алуга Татарстан Хөкүмәте ярдәм күрсәтә. Алга таба хуҗалыклар әлеге санны тиешле күрсәткеченә җиткерү юлларын эзләячәкләр.
    - Башка елларда Хөкүмәт фермерларга да ашлама алуда ярдәм күрсәтә иде. Быел ничек?
    - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы куйган таләпләрне үтәгән, статистика бүлегенә отчетларын вакытында биреп барган җир хуҗалары быел да әлеге ярдәмнән файдалана. Бүгенге көндә районыбызда мондый фермерлар саны - 14. Чынлыкта, фермерлар саны күпкә артык булса да, вакытында отчет биреп бармаганнары әлеге мөмкинлектән мәхрүм. Сүз уңаеннан: бу 14 фермерга ягулык-майлау материалларын алуда да ташламалар каралган.
    - Бу башка хуҗалыкларга да кагыладыр бит...
    - Башка еллардагы кебек үк, быел да ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанның нефть эшкәртүче компанияләре белән ягулык-майлау материалларын арзанрак бәягә сату буенча сөйләшүләр алып бара.
    - Ә чәчүлек орлык белән тәэмин ителеш ничек?
    - Узган ел амбарларга 7 мең тонна чәчүлек орлык салынды. Бу - кирәкле күләмнән 13 процентка артык. Шуның 33 проценты оригиналь элиталы орлык, 58е - югары репродуктив, 9 проценты гына киң таралган орлык. Элиталы орлык сатып алуда Хөкүмәтнең ярдәме зур булды.
    - Авыл хуҗалыгы министрлыгы бер кило орлык та җир куенына агуланмыйча салынырга тиеш түгел дигән таләпне дә куя бит әле...
    - Әйе, быел да бу таләп үз көчендә кала. Тик орлыкларны агулау эшен башлар өчен температураның төнлә дә "+" булуы шарт. Агрофирма орлыкларны саклау эшен "үзәкләштерде": хәзер аны саклау өчен барлык шартлары булган амбарларга гына салалар. Орлыкларны агулау өчен җитәрлек күләмдә химик препаратлар алынган, белгечләр дә җитәрлек.
    - Техниканың язгы кыр эшләренә хәзерлеге ни дәрәҗәдә?
    - Бүгенге көндә техниканы язгы кыр эшләренә хәзерләү кызу темплар белән алып барыла. Иң беренче чиратта, аз чыгымнар таләп ителүче техника ремонтлана, аннан - күбрәк чыгымнар кирәк булганнары. Мартның икенче яртысында техник дәүләт күзәтүе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирма белгечләре техниканың, амбарларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерәчәк. Аның барышында ачыкланган кимчелекләр бетерелгәннән соң район күләмендәге техник күзәтү уздырылачак. Әлеге чарада күрше район белгечләре дә катнашыр дип көтелә.
    - Шундый җаваплы чор алдында торучы авыл хезмәтчәннәренә нинди теләкләрегез бар?
    - Соңгы еллардагы корылык әлеге җаваплы кампанияне башкаруда үзен сиздерми калмас. Тик Россия, Татарстан хөкүмәтләре ярдәм күрсәткәндә, бу авырлыкларны җиңеп чыгып булыр дип уйлыйм. Иң мөһиме, һәр хезмәтчән үзен җирнең хуҗасы итеп тоеп, "бу - безнең җирләр" дип эшләсен иде. Гомер-гомердән безне Җир-Ана туйдырды. Әгәр мул уңыш җыя алсак, шәхси хуҗалыклардагы терлек тә тук булачак бит. Әнә, хәзерге вакытта ашлыкның тоннасы 10-11 мең сумга кадәр җитте. Ә яңа уңышныкы 8 сум тирәсе булыр дип көтелә. Өметләребезне аклардай ел булып, уртак тырышлык белән мул уңыш алуга ирешә алсак иде.

    Редакциядән: ТР Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: "Чәчүлек мәйданнар бер гектарга да кимергә тиеш түгел. Быел авыл хезмәтчәннәре алдында республиканы тиешле күләмдә ашлык һәм терлек азыгы белән тәэмин итү бурычы тора. Бу - 4 миллион 500 мең тонна ашлык җыеп алырга кирәк дигән сүз. Бүген һәр авыл хезмәтчәне шушы бурычны күз алдында тотып эшләргә тиеш", - диде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: