Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Самолетлар ашлама чәчә

Бу көннәрдә агрофирманың I һәм III филиаллары басулары өстендә АН самолетларын күреп, күпләр гаҗәпләнгәндер, бәлки. Гаҗәпләнерлек тә. Агачлар биеклегенә генә күтәрелгән самолетларның басулар өстендә әйләнгәләп, нәрсәдер эшләп йөрүләрен моңа кадәр күргән юк иде бит. "Бу самолетлар менә өченче көн инде кышкы арышны тукландыралар. Аларны Казаннан махсус чакырттык. Туфракта дым бар...

Бу көннәрдә агрофирманың I һәм III филиаллары басулары өстендә АН самолетларын күреп, күпләр гаҗәпләнгәндер, бәлки. Гаҗәпләнерлек тә. Агачлар биеклегенә генә күтәрелгән самолетларның басулар өстендә әйләнгәләп, нәрсәдер эшләп йөрүләрен моңа кадәр күргән юк иде бит.
"Бу самолетлар менә өченче көн инде кышкы арышны тукландыралар. Аларны Казаннан махсус чакырттык. Туфракта дым бар чагында тракторлар басуларга керә алмый. Ә алар басуга керә ала башлаганда туфракта дым кими һәм ашламаның тәэсире азая. Безнең район басуларында исә ашламыйча югары уңышка өмет итеп булмый", - ди агрофирманың баш агрономы Виктор Сергеев. Инде җир кибәргә өлгергән басуларда уҗымнарны тракторлар да тукландыра, ди баш агроном. Тик самолетлардан файдалану эшне берничә тапкырга тизләтергә ярдәм иткән. Шулай булмый ни?! Иң көчле егәрлекле трактор көненә 120 гектарда ашлама чәчсә, АН самолетлары 400 гектар мәйданда уҗымнарны тукландыралар. Әнә, без әңгәмә корган 20 минут вакыт эчендә самолет ягулык һәм ашлама салырга, аннан Пеләмеш басуларының 12 гектарында уҗымнарны тукландырып килергә өлгерде. Шулай булгач, басуларыбыздагы мондый алга китешкә гаҗәпләнәсе түгел, ә сөенәсе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев