Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сәхнәдә – шаяннар һәм тапкырлар

Ул кичне район Мәдәният сараеның тамаша залында алма төшәр урын да юк иде. КВН ярымфинал уенында катнашучыларның сыйныфташлары, әти-әниләре, дуслары, танышлары - барысы да көч бирергә килгәннәр. Уенчылар да сыналганнар, КВНда берничә сезон уйнап шомарганнар инде алар. Быел Россия тимер юллары 175 еллык юбилеен билгеләп узды. КВНның темасы да "Минем...

Ул кичне район Мәдәният сараеның тамаша залында алма төшәр урын да юк иде. КВН ярымфинал уенында катнашучыларның сыйныфташлары, әти-әниләре, дуслары, танышлары - барысы да көч бирергә килгәннәр. Уенчылар да сыналганнар, КВНда берничә сезон уйнап шомарганнар инде алар.
Быел Россия тимер юллары 175 еллык юбилеен билгеләп узды. КВНның темасы да "Минем тимер юлым" дип аталган иде. Чөнки Әгерҗе - тимерьюлчылар шәһәре. Поездга "утырган" 1нче гимназиянең "Утомленные школой", 2нче мәктәпнең "Не женская сборная", 3нче мәктәпнең "Стиляги", 4нче мәктәпнең "Наташка", "Ровесник" яшүсмерләр клубының "Счастливы вместе", район Мәдәният сараеның "РДКлубники" командалары чыгышларын бәяләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, әлеге уенның иганәчеләре Артур Агапов, "Пятерка" сәүдә йорты җитәкчесе Елена Симанович, вокзал начальнигы ярдәмчесе Алинә Мәрданова һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева килгәннәр иде.
"Залга керүгә җанатарларның күплегенә хәйран калдым. Үзем дә КВН уеннарын яратып карыйм. Киләчәктә дә яшьләр чараларына килеп, аларга көч биреп торырга ышандырам. Чөнки сез - безнең киләчәк, сездә - көч, дәрт, энергия. Егет-кызларга карагач, яшьлеккә кайткандай буласың, күңелле чаклар искә төшә. КВНда сезгә матур уеннар телим!" - дип Валерий Владимирович командаларга изге теләкләр җиткерде.
Командалар үзләрен "Визитка", "Разминка", "Биатлон", "Җыр", "Өй эше" бәйгеләрендә сынадылар. Мәзәкләр тормыштан алынган һәм аларда шәһәребездәге җитешсезлекләр дә оста итеп күрсәтелде. Базарда, хастаханәдә, урамда, "кирпичка" микрорайонында, мәктәптә һәм, әлбәттә, перронда, вокзалда һәм башка күренешләр оста итеп уйланылган иде. Бердәм дәүләт имтиханнары тәмам үзәкләренә үткән укучыларның. "Нигә ул да күбәләк кебек бер көн генә "яшәми" икән?" дигән сорау шуңа ишарә иде. Ә менә "Разминка"да жюри әгъзаләре командаларга сораулар яудырдылар. Татьяна Сергееваның "Шәһәребездә КВН уеннарын күптән уздырабыз. Командалар яңарып тора. Ә элекке КВНчылар кая китә икән?" - дигән соравына нинди генә җаваплар яңгырамады. Хәтта "Аншлаг"ка дигән җавап та булды.
Әнә шулай, КВН уены бер мизгел кебек узды да китте. Бәйгеләр тәмамлангач, сәхнәгә гитара тотып чыккан Валерий Макаровны күрүгә зал алкышларга күмелде. "КВНны шулхәтле рәхәтләнеп карадым. Бөтен биремдә дә командаларга иң югары балл бирдем. Сезнең күзләрдәге очкынны күреп сөендем. Гитарада уйнап башкарган җырым бүләк булсын", - диде ул.
Ә урыннар түбәндәгечә билгеләнде. 1нче гимназия, 3нче мәктәп, "Ровесник" яшүсмерләр клубы актив катнашканнары өчен бүләкләнделәр.
Ә I-III урыннарга инде күп еллар уйнап, җиңүгә омтылган район Мәдәният сарае, 4нче һәм 2нче мәктәп командалары лаек булдылар. Аларга һәм КВНны оештыруда зур көч куючы Ольга Афанасьева җитәкчелегендәге "Ровесник" клубына Елена Симанович сертификатлар тапшырды.. Ә иң яхшы уенчылар 1нче гимназиядән Диана Хөрмәтова һәм яшүсмерләр клубыннан Карлен Туманянны Артур Агапов призлар белән сөендерде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев