Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сәхнә ветераннары сөенде

Район җитәкчеләре катнашында уза торган авыл җыелышларына халык үз проблемаларына чишелеш табу өмете белән килә. Сарсак-Омгада җыелыш башланганчы ук "Зарни сизьыл" фольклор ансамбле җитәкчесе Галина Заитова үзара сөйләшкәндә "Өлкәннәребез ансамбльгә бик яратып йөриләр. Районнан читкә дә чыгыш ясарга чакыралар. Әле менә Казанга җыенабыз. Әмма сәхнә костюмнарыбыз искерде, яңа гармун да...

Район җитәкчеләре катнашында уза торган авыл җыелышларына халык үз проблемаларына чишелеш табу өмете белән килә.
Сарсак-Омгада җыелыш башланганчы ук "Зарни сизьыл" фольклор ансамбле җитәкчесе Галина Заитова үзара сөйләшкәндә "Өлкәннәребез ансамбльгә бик яратып йөриләр. Районнан читкә дә чыгыш ясарга чакыралар. Әле менә Казанга җыенабыз. Әмма сәхнә костюмнарыбыз искерде, яңа гармун да кирәк инде", дигән иде. Ә җыелыштан чыкканда ансамбльдәге апа-әбиләрнең шатлыгы чиктән ашты: район башлыгы Фәрит Габбасов аларга гармун алып бирергә, костюмнар тектерергә вәгъдә биреп сөендерде бит. Моннан тыш, авыл мәдәният йортына компьютер бирәчәкләрен дә әйтте ул.
Район җитәкчелегенең Сарсак-Омга җирлеге проблемаларына соңгы елларда җитди игътибар бирүе нәтиҗәсендә халыкның сораулары да әллә ни булмады җыелышта. Ничә еллар авылны аеруча борчыган тузган клуб, үзәк урамдагы юлсызлык проблемаларының хәл ителде бит монда. Мәдәният учагы хәзер җылы, якты, тормыш гөрләп тора анда. Җәен Үзәк урамга таш түшәделәр. Болар өчен Сарсак-Омга халкы район җитәкчелегенә җыелышта кул чабып, рәхмәтен җиткерде. "Тик менә Тансар халкы гына юлсызлыктан интегә. Әле ярый юл өзеклегендә бу авылда ашыгыч ярдәм ролен башкаручы элекке бригадир, пенсионер Фәнил абый Әхмәтҗанов бар. Авылдашлары нинди генә мәсьәлә туса да, ярдәм сорап аңа килә. Лаеклы ялда булса да, авыл бригадиры вазифасын башкара ул. Юлсыз чакта үзенең УАЗында һәркемнең йомышын үти. Без аңа бик рәхмәтлебез", диде авыл башлыгы Анатолий Касьянов. Ә юл мәсьәләсенә килгәндә, район башлыгы "Тансарга юл 2013 елда булыр", диде. Халыкны бу җавап әллә ни канәгатьләндермәде, әлбәттә. Тик аңлагыз, район җитәкчесенең дә бөтенесен берьюлы эшләргә тылсымлы таягы юк бит. Кече авылларның байтагына асфальт юллар төзелгәндә, Тансарның да юллы булачагына ышаныч зур. "Өч елда районда барлык авылларга да яхшы юллар илтәчәк", диде Фәрит Габбасов.
Сарсак-Омга җирлегендә халыкны эш белән тәэмин итү дә зарланырлык түгел. Чөнки биредә мөстәкыйль хуҗалыкны саклап калуга Рәзиф Харисов зур көч куйды. Эшчеләренең сорауларына игътибарлы, аларның тормыш-көнкүреше турында кайгыртучан җитәкчегә халык бик рәхмәтле. Моннан тыш, 11 эшмәкәр дә авылдашларын эшле иткән.
Шулай да авылда 22 кеше эшсез икән. Район башлыгы аларның исемлеге белән танышып, эш табуда нинди дә булса ярдәм кулы сузарга ышандырды.
Фәрит Габбасов халыкка тагын бер сөенечле хәбәр җиткерде. Киләсе елга "Киләчәк" программасы нигезендә Сарсак-Омга лицеена капиталь ремонт ясалачак, 2012-2013 уку елын балаларыгыз яңартылган мәктәптә каршы алачак", диде ул
Менә шундый күңелле нотада төгәлләнгән җыелыш район һәм Сарсак-Омганың өлкәннәр һәм яшьләр фольклор ансамбльләре концерты белән дәвам итте.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев