Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сез – шәһәребезне ямьләүчеләр

    Шәһәребезнең 75 еллык юбилее уңаеннан район хакимияте "Чәчәк атучы Әгерҗе" бәйгесе игълан иткән иде. Туган шәһәребезнең юбилее көннәрендә әлеге бәйгенең шәхси хуҗалыклар һәм күпкатлы йортлар арасындагы номинациясенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне район башлыгы Валерий Макаров җитәкчеләр катнашындагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсенә чакырып хөрмәтләде. Әлеге традицион бәйге оештырылганнан бирле ел саен аны көтеп...

    Шәһәребезнең 75 еллык юбилее уңаеннан район хакимияте "Чәчәк атучы Әгерҗе" бәйгесе игълан иткән иде. Туган шәһәребезнең юбилее көннәрендә әлеге бәйгенең шәхси хуҗалыклар һәм күпкатлы йортлар арасындагы номинациясенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне район башлыгы Валерий Макаров җитәкчеләр катнашындагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсенә чакырып хөрмәтләде.
    Әлеге традицион бәйге оештырылганнан бирле ел саен аны көтеп алучылар, чәчәк үсентеләрен кыш уртасыннан ук әзерли башлаучылар булуы сөендерә. Шәхси йортларының ишегалларын, капка төпләрен аллы-гөлле чәчәкләр белән генә түгел, алтын куллары белән иҗат иткән гаҗәеп матур эшләнмәләре белән бизәүчеләр дә елдан-ел арта. Урамнан узганда бу әкияти матурлыкка кемнәр генә сокланмый икән?! Шәһәребезнең Чехов урамында яшәүче Надежда һәм Александр Поносовларның йорт алларында тудырган гүзәллекне башка урамнардан махсус карарга килүчеләр дә байтак. Аларның бай фантазиясенә, кулларының осталыгына таң калмаган кеше юктыр. Анда истәлеккә фотога төшүчеләрне дә еш күрергә була. Әгәр бу матурлыкны күрмәгәнсез икән, вакыт табып Чехов урамындагы 72 йорт каршына килегез әле. ПОНОСОВлар гаиләсе быел да "Минем яшел усадьба" номинациясендә беренче урынга лаек булдылар.
    Восточная урамында яшәүче Екатерина һә Владислав ИБӘТУЛЛИНнар хуҗалыгы - икенче урында. Ә Молодежная урамындагы Дамира һәм Фирдинант ГАЛЛӘМОВлар өченче урынга лаек булдылар.
    "Иң яхшы архитектура формасы" номинациясендә Восточная урамында яшәүче Елена һәм Юрий ЯПАЕВлар - җиңүче. Шушы ук урамдагы Ангелина-Финүс САДРИЕВлар хуҗалыгы - икенче, Лиана-Юрий КРАСНОПЕРОВлар - өченче урында.
    Күпфатирлы йортлар арасында М.Горький урамындагы 7нче йортка тиңнәр юк. Һәр подъезд каршында чәчәкләр үстерүче бу йорт хуҗалары башкаларга үрнәк булып торалар. Алар, үз куллары белән балалар мәйданчыгы ясап та, сабыйларны сөендерделәр.
    К.Маркс урамындагы 212 йорт ишегалдында әкият дөньясы тудырган хуҗаларга да сокланмый мөмкин түгел. К.Маркс урамындагы 13нче йорт ишегалдындагы әкият дөньясын да килеп карагыз әле.
    Чайковский урамындагы 2а һәм 2б йортлар ишегалды да бик матур һәм хуҗалары аны кадерләп саклыйлар. Бу йортта яшәүче 92 яшьлек Катя түти дә, тәрәзә каршында чәчәкләр үстереп, тирә-юньгә ямъ өсти.. М.Горьіий урамындагы 2нче йорт каршында чәчәкләр үстерүчеләр дә байтак, калган подъездларда яшәүчеләр дә алардан үрнәк алсын иде. Киров урамындагы 8 йортта яшәүчеләр дә, берничә ел инде йорт каршында матур чәчәкләр үстереп, үтеп баручыларның күзләрен иркәлиләр. Гагарин урамы 1 йорт каршында үсүче чәчәкләргә дә сокланмыйча мөмкин түгел.
    Бәйгедә "Иң матур урам" номинациясе дә бар иде. Бу исемгә Восточная урамы лаек булды. биредә яшәүче һәр йорт хуҗасы тирә-юнен гөл-чәчәкләргә күмгән.
    Валерий Макаров "Чәчәк атучы Әгерҗе" бәйгесендә катнашкан һәр хуҗалыкка, күпкатлы йортларда яшәүчеләргә рәхмәт белдерде. "Шәһәребездәге һәр хуҗалык бу бәйгегә кушылып, матурлык тудырса, Әгерҗе, чыннан да, чәчәкләргә күмелер иде. Бу һәрберебез кулыннан килә торган эш бит, югыйсә, фәкать теләк кенә кирәк", - диде район башлыгы. Ул бәйгедә җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.
    Бәйгенең башка номинацияләренә бераз соңрак йомгак ясалачак.
    Рәмзия Зарипова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: