Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Сездән Удмуртия пенсионерлары көнләшә”

Мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече Валентина Федорова компьютер курсын узган өлкәннәргә әнә шулай диде. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасова, аның урынбасары Раушания Яппарова, мәшгульлек үзәге директоры Әхсән Кәлимуллин катнашында 1нче гимназиядә һәм Кадыбаш мәктәбендә "Интернет-Озак яшәү" республика программасы нигезендә компьютер курсларында укыган пенсионерларга сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Бу өлкәннәр...

Мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече Валентина Федорова компьютер курсын узган өлкәннәргә әнә шулай диде.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасова, аның урынбасары Раушания Яппарова, мәшгульлек үзәге директоры Әхсән Кәлимуллин катнашында 1нче гимназиядә һәм Кадыбаш мәктәбендә "Интернет-Озак яшәү" республика программасы нигезендә компьютер курсларында укыган пенсионерларга сертификатлар тапшыру тантанасы булды.
Бу өлкәннәр хәзер яшьтәшләреннән күпкә белемлерәк. Чөнки алар компьютер "телен" аңлыйлар, монитор, система блогы, "тычкан"ның нәрсә икәнен беләләр. Интернетта дөнья яңалыклары белән танышалар, читтә яшәүче балалары белән электрон почта аша "хат" алышалар. "Беренче көннәрдә компьютерның "тычкан"ына тотынырга, клавиатурадагы хәрефләргә басарга да курыктык. Укытучыбыз Альбина Гыйззәтуллина бик җентекләп аңлатты, 24 көн безне компьютер серләренә өйрәтте. Хәзер Балтач районыныда яшәүче кызым Алсу белән компьютер аша гына хәбәрләшәбез", - диде газетабыз хәбәрчебесе Фаягөл апа Әхмәтшина.
Ә Фәридә апа Бәхтиеваның пенсиягә чыккач компьютерга өйрәнүе күбрәк оныгы Марат өчен булган. "Үземнең дә кызыксынуым көчле иде. Аннан Марат белән өй эшләрен хәзерләргә бик җайлы. Кайвакыт русча сүзләрнең язылышында шикләнсәк тизрәк компьютердан карыйбыз", - ди ул. Авыл җирлеге Советында бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыккан Әлфия Кәрипова әлеге "укучылар" арасында компьютерны иң күп белүче булып саналгандыр. "Эшләгәндә соңгы елларда бөтен отчетларны электрон вариантта таләп иттеләр. Мин белмим дип утыра торган заманмыни?! Шул вакытта өйрәнергә туры килде. Пенсиягә чыккач, компьютерны тагын да күбрәк беләсем килде, бигрәк тә Интернет белән эшләргә курсларга йөргәндә тагын да ныграк төшендем. 2 сыйныфта укучы оныгым Ралина белән шөгыльләнү өчен дә бик уңайлы. Белем алу бишектән ләхеткә кадәр, диләр бит", - диде Әлфия апа.
"Сезгә Удмуртия пенсионерлары ак көнләшү белән карыйлар. Аларда мондый программа әле хәзергә кадәр юк. Ә бездә инде бер меңгә якын өлкән яшьтәге апа-абыйлар әлеге курсларны узды", - диде Валентина Валерьевна.
Ул шулай ук авыл башлыгы Илфат Рамазановка да рәхмәтен белдерде. "Пенсионерлар өчен шундый курслар оештыруны сорап барлык авыл җирлекләре Советларына мөрәҗәгать иткән идек. Иң беренчеләрдән булып, Илфат Галиевич безнең мөрәҗәгатькә колак салды. Красный бор авыл җирлеге дә актив булды. Анда ике төркемдә пенсионерлар укыды", - диде ул. Зөлфия Шамил кызы әлеге курсларда укучылар саны тагын да артсын иде дигән теләген җиткерде.
Илфат Рамазанов бу көнне 10 пенсионерга компьютер курсы узу турында сертификатлар тапшырды. "Әлеге программаны районда җәелдергән Пенсия фонды, мәшгульлек үзәге, җитәкчебез Илфат Гали улына, бигрәк тә укытучыбыз Альбинага зур рәхмәт", - диделәр өлкәннәр.
Аннан Кадыбаш мәктәбе укучылары кунакларга сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Балалар биеп-җырлаганда өлкәннәр тик торамы соң? Фаягөл Әхмәтшинаның үзенең шигырьләрен укуы, 73 яшьлек Мөкатдисә Батыршинаның биюе ямь өстенә ямь булды.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев