Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Чаңгычылар Әгерҗе районы оешуга 95 ел тулуга багышланган ярышта сыналдылар

150ләп спортчы чаңгыроллерларда 1,1 чакрым дистанцияне узды

Бүген Әгерҗедә район оешуга 95 ел тулуга, Тимерьюлчылар көне һәм тиздән булачак Физкультурачылар көне уңаеннан чаңгыроллерларда узышу буенча ярыш үтте. Ул безнең районда беренче тапкыр оештырылды. Анда Әгерҗе, Чаллы, Можга, Глазов, Ижау шәһәрләреннән, Кече Пурга районы авылларыннан - барлыгы 9 командадан 150ләп спортчы узышты. 

Ярышта катнашучыларны район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева, баш хөкемдар Сергей Чечегов сәламләделәр. 

Аннан спортчылар спринт төрендә сыналдылар. Бер-берсеннән 15 секунд ара калдырып дистанциягә чыктылар. Иң беренче старт өлкәннәргә бирелде. 65 яшьлек ветеран әгерҗеле Дмитрий Петровтан соң башкалар да стартка бастылар. 

Һава температурасының нык эссе булуы да спортчыларга комачау итмәде, алар әлеге араны җилдән җитез уздылар. Иң яхшы күрсәткечкә ирешкәннәр ярымфиналга уздылар. Җиңүчеләр Грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев