Халык сезгә ышана
Бу һөнәр ияләренең бәйрәмнәрдә беркайчан да хатыннары, балалары, якыннары, дуслары белән булганнары юк. Чөнки алар һәрвакыт көчәйтелгән режимда безнең тынычлыгыбызны, җәмәгать иминлеген саклыйлар. Әле ярый, елга бер тапкыр һөнәри бәйрәмнәре көнендә хатыннары, сөйгәннәре, хезмәттәшләре белән бергә бәйрәм итү мөмкинлеге бар. Сүзнең нинди һөнәр ияләре турында барганлыгын аңлагансыздыр инде. Күпләр күңеленә...
Бу һөнәр ияләренең бәйрәмнәрдә беркайчан да хатыннары, балалары, якыннары, дуслары белән булганнары юк. Чөнки алар һәрвакыт көчәйтелгән режимда безнең тынычлыгыбызны, җәмәгать иминлеген саклыйлар. Әле ярый, елга бер тапкыр һөнәри бәйрәмнәре көнендә хатыннары, сөйгәннәре, хезмәттәшләре белән бергә бәйрәм итү мөмкинлеге бар.
Сүзнең нинди һөнәр ияләре турында барганлыгын аңлагансыздыр инде. Күпләр күңеленә ул Милиция көне дип кереп калган. Ә хәзер 10 ноябрь Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне дип атала. Быел полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен 91нче тапкыр билгеләп үттеләр.
Бу еллар дәвамында илдә нинди генә үзгәртеп корулар булса да, милициянең исемнәре алышынса да, эчке эшләр хезмәткәрләренең бурычы берүк калды: гражданнарның тынычлыгы сагында уяу тору, халыкның ышанычын аклау.
Полиция подполковнигы Азат Мусин җитәкләгән Әгерҗе эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та котлады. "Эчке эшләр хезмәткәрләренә беркайчан да җиңел булмады. Хәзер дә хезмәтегез бик җаваплы, тынгысыз, хәтта кайчак куркыныч та. Әмма ышанам: Әгерҗе полициясе хезмәткәрләре халык ышанычын югалтмаслар. Райондашларыбыз тыныч йокласын өчен хокук сагында һәрчак уяу торырлар. Ә район җитәкчелеге сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер. Һөнәри осталыгыгызны үстереп, погоннарыгызда йолдызларыгызның тагын да артуын телим", - дип бәйрәм хуҗаларына матур теләкләрен җиткерде.
Яшь хезмәттәшләрен котларга эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе, отставкадагы милиция полковнигы Фәрит Ваһапов та килгән иде. "Полициядә эшләү - бик зур җаваплылык, сабырлык, рух ныклыгы, физик әзерлек, вакыт белән исәпләшмәүне сорый торган хезмәт ул. Кеше сезгә иң авыр чакларда ярдәм өмет итеп мөрәҗәгать итә икән, аның ышанычын аклау, җинаятьчелекне киметү өчен үзеңне аямый эшләргә кирәк. Полициядә уңыш җиңел генә килми, аның өчен сездән һөнәри осталык һәм зур көрәш таләп ителә. Без, милиция ветераннары, сезгә киңәшләребез, бай тәҗрибәбез белән ярдәм итәргә әзер", - диде Фәрит Гобәевич.
Полиция хезмәткәрләрен тәбрикләргә "Форпост" берләшмәсе активистлары да килгән иде. Полициянең ярдәмчеләре арасында бу һөнәрне сайларга теләк белдерүчеләр дә бар. Валерий Макаров аларга юридик югары уку йортларына керергә юллама бирәчәкләрен әйтеп сөендерде.
Бәйрәмдә тынгысыз хезмәтләре белән бүләкләргә лаек булучыларга зур хөрмәт күрсәтелде. Әнә, майор Илфат Нигъмәтуллин һәм өлкән прапорщик Сергей Зуев Россия Эчке эшләр министрлыгының "Хезмәттә аеруча хезмәт күрсәткән өчен" I дәрәҗә медале белән бүләкләнделәр. Шундый ук медальнең III дәрәҗәдәгесенә Финарис Гәрәев, Валентина Долженкова, Ольга Костылева, Руслан Галиәскәров, Илназ Гатин, Юлия Мурина лаек булдылар. Бәйрәмдә тагын күп кенә лаеклыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчелегенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Полиция хезмәткәрләре хезмәт вазифасын үтәгәндә һәлак булган һәм мәрхүм ветеран хезмәттәшләрен дә бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
-
16 февраль 2019 - 13:33Әгерҗе районы белән Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәр округы туганлашты Килешүне муниципаль берәмлек башлыклары имзалады.5200
-
16 февраль 2019 - 13:21Красный борда яшәүче Асия Хәсәнова картиналар иҗат итә “Матурлык күргәч, күңел шатлана. Шул гүзәллекне тизрәк тукымага төшерәсем, башкалар белән дә уртаклашасым килә башлый һәм кулыма кылкаләм алам“. Әнә шулай ди Красный Борда яшәүче, гомере буе балаларга сынлы сәнгать фәнен укыткан һәм хәзер дә картиналар ясаучы Асия ХӘСӘНОВА.6400
-
16 февраль 2019 - 13:12Иң биек Кар бабай – Кичкетаңда Кичкетаңда яшәүче әтиле-уллы Алмаз, Айрат һәм Айнур Зиннәтовлар ишегалдына 7 (!) метрлы Кар бабай ясап куйганнар.12400
-
16 февраль 2019 - 10:09Хуҗабикәләргә “Аучы“ салаты рецептын тәкъдим итәбез Әлеге салатны ясау өчен 250 г тавык ите, 2 бәрәңге, 3 йомырка, 1 кишер, 2 тозлы кыяр, 150 г маринадланган гөмбә, 200 г сыр, майонез кирәк.7200
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.26200
-
15 февраль 2019 - 13:472нче мәктәпнең яшь армиячеләре – “Җиңү“ хәрби-спорт уеннарында 2нче мәктәп укытучысы Ринат Шакиров җитәкчелегендәге яшь армиячеләр Казанда “Җиңү“ хәрби-спорт уеннарының республика этабында район данын яклый.9001
-
15 февраль 2019 - 12:47“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы журналисты чигү эше белән шөгыльләнә “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасының баш мөхәррир урынбасары Екатерина Самсонова буш вакытларында чигү эше белән шөгыльләнә.13400
-
15 февраль 2019 - 12:28Әгерҗенең педагогика ветеранына - 90 яшь Әгерҗенең педагогика ветераны – “РСФСР мәгариф отличнигы”, “СССР мәгариф отличнигы” билгеләре, төрле дәрәҗәдәге башка бик күп бүләкләр иясе Роза Госман кызы Исхаковага 15 февральдә 90 яшь тулды.11601
-
15 февраль 2019 - 11:45Шагыйрә Әлфирә Низамованың әфганчыларга багышланган шигыре Исәнбайда яшәүче шигырь язу остасы Әлфирә Низамова бүгенге истәлекле көн – совет солдатларының Әфганстаннан чыгарылуына утыз ел тулу уңаеннан шигырь иҗат итте.12600
-
15 февраль 2019 - 10:57Әфган бәрелешләрендә катнашкан якташыбызның шигырьләрен тәкъдим итәбез Рамил Мөхәммәдиев 1963 елның 29 маеда Салагыш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, республика фәнни-методик үзәгенең халык иҗаты һәм мәдәни-агарту бүлеге карамагындагы курсларда рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштерә.14900
-
15 февраль 2019 - 09:43Район үзәк китапханәсе укучылар арасында “Җәлил укулары“ бәйгесе уздырды 15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.15500
-
15 февраль 2019 - 08:15Бүген – совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына – 30 ел Хөрмәтле локаль сугышларда һәм хәрби бәрелешләрдә катнашучылар!17700
-
5 декабрь 2018 - 16:00Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рузилә Хаҗиева туган мәктәбенең юбилее уңаеннан шигырь укый
-
22 июнь 2018 - 19:12Соңгы хат
-
15 февраль 2019 - 08:26Дан һәм хөрмәт сезгә, әфганчыларХөрмәтле интернационалист сугышчылар, кадерле якташлар!11600
-
3 июнь 2018 - 12:31Июль аена намаз вакытлары Укыган намазларыгыз кабул булсын!
-
17 февраль 2019 - 07:47Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.32400
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.26200
-
14 февраль 2019 - 13:18Училищега яңа җитәкче билгеләнде ГАЙНЕТДИНОВ Илшат Салих улы Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалы директоры итеп билгеләнде.21200
-
14 февраль 2019 - 14:49“Созвездие–Йолдызлык-2019” фестивале старт алды Район Мәдәният сараенда яшьләрнең XIX ачык республика телевизион “Созвездие–Йолдызлык-2019” эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы уздырылды.21100
-
15 февраль 2019 - 08:15Бүген – совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына – 30 ел Хөрмәтле локаль сугышларда һәм хәрби бәрелешләрдә катнашучылар!17700
-
14 февраль 2019 - 09:38Үзәк китапханәдә әфганчылар хатирәләр яңарттылар Район үзәк китапханәсенә укучылар белән очрашуга әфганчылар Рафис Муллахмәтов һәм Тәфкил Закиров килгән иде.16501
-
15 февраль 2019 - 09:43Район үзәк китапханәсе укучылар арасында “Җәлил укулары“ бәйгесе уздырды 15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.15500
-
15 февраль 2019 - 10:57Әфган бәрелешләрендә катнашкан якташыбызның шигырьләрен тәкъдим итәбез Рамил Мөхәммәдиев 1963 елның 29 маеда Салагыш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, республика фәнни-методик үзәгенең халык иҗаты һәм мәдәни-агарту бүлеге карамагындагы курсларда рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштерә.14900
-
14 февраль 2019 - 11:45Китапханәчеләр оешма-предприятие хезмәткәрләренә китаплар бүләк иттеләр 14 февраль – Халыкара китап бүләк итү көнендә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Әгерҗедә “Китап бүләк ит“ акциясе уздырдылар.14400
-
15 февраль 2019 - 12:47“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы журналисты чигү эше белән шөгыльләнә “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасының баш мөхәррир урынбасары Екатерина Самсонова буш вакытларында чигү эше белән шөгыльләнә.13400
-
15 февраль 2019 - 11:45Шагыйрә Әлфирә Низамованың әфганчыларга багышланган шигыре Исәнбайда яшәүче шигырь язу остасы Әлфирә Низамова бүгенге истәлекле көн – совет солдатларының Әфганстаннан чыгарылуына утыз ел тулу уңаеннан шигырь иҗат итте.12600
-
16 февраль 2019 - 13:12Иң биек Кар бабай – Кичкетаңда Кичкетаңда яшәүче әтиле-уллы Алмаз, Айрат һәм Айнур Зиннәтовлар ишегалдына 7 (!) метрлы Кар бабай ясап куйганнар.12400
-
15 февраль 2019 - 08:26Дан һәм хөрмәт сезгә, әфганчылар Хөрмәтле интернационалист сугышчылар, кадерле якташлар!11600
-
15 февраль 2019 - 12:28Әгерҗенең педагогика ветеранына - 90 яшь Әгерҗенең педагогика ветераны – “РСФСР мәгариф отличнигы”, “СССР мәгариф отличнигы” билгеләре, төрле дәрәҗәдәге башка бик күп бүләкләр иясе Роза Госман кызы Исхаковага 15 февральдә 90 яшь тулды.11601
-
14 февраль 2019 - 08:02Бүген – Гашыйклар көне Бүген бар дөнья Гашыйклар көнен билгеләп үтә.11200
-
15 февраль 2019 - 13:472нче мәктәпнең яшь армиячеләре – “Җиңү“ хәрби-спорт уеннарында 2нче мәктәп укытучысы Ринат Шакиров җитәкчелегендәге яшь армиячеләр Казанда “Җиңү“ хәрби-спорт уеннарының республика этабында район данын яклый.9001
-
16 февраль 2019 - 10:09Хуҗабикәләргә “Аучы“ салаты рецептын тәкъдим итәбез Әлеге салатны ясау өчен 250 г тавык ите, 2 бәрәңге, 3 йомырка, 1 кишер, 2 тозлы кыяр, 150 г маринадланган гөмбә, 200 г сыр, майонез кирәк.7200
-
16 февраль 2019 - 13:21Красный борда яшәүче Асия Хәсәнова картиналар иҗат итә “Матурлык күргәч, күңел шатлана. Шул гүзәллекне тизрәк тукымага төшерәсем, башкалар белән дә уртаклашасым килә башлый һәм кулыма кылкаләм алам“. Әнә шулай ди Красный Борда яшәүче, гомере буе балаларга сынлы сәнгать фәнен укыткан һәм хәзер дә картиналар ясаучы Асия ХӘСӘНОВА.6400
-
16 февраль 2019 - 13:33Әгерҗе районы белән Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәр округы туганлашты Килешүне муниципаль берәмлек башлыклары имзалады.5200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре (Агрызские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика