Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Халык контроле кире кайта

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча барлыкка килгән "Халык контроле" проекты республика халкына үзләре яшәгән төбәктәге проблемаларны түрәләргә ишеттереп, аны хәл итүне тизләтергә ярдәм итәчәк. Россиядә дәүләт органнары эше, әнә шулай, беренче булып Татарстанда җәмәгать контроленә куелды. Хәзерге буынга "Халык контроле" дигән сүз, бәлки, аңлашылып та бетмидер. Бераз тарихка күз...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча барлыкка килгән "Халык контроле" проекты республика халкына үзләре яшәгән төбәктәге проблемаларны түрәләргә ишеттереп, аны хәл итүне тизләтергә ярдәм итәчәк. Россиядә дәүләт органнары эше, әнә шулай, беренче булып Татарстанда җәмәгать контроленә куелды.
Хәзерге буынга "Халык контроле" дигән сүз, бәлки, аңлашылып та бетмидер. Бераз тарихка күз салыйк. СССР заманында бу төшенчә тәүге тапкыр 1965 елда барлыкка килә. Өлкән буын кешеләре безнең райондагы халык контролен дә яхшы хәтерлидер әле. Халыктан аларга кергән шикаятьләр буенча бергәләп рейдка чыккан чаклар да - хәтердә. Халык контроленең хезмәт урынында урлашучыларга, халык хуҗалыгы мөлкәтен әрәм-шәрәм итүчеләргә, күз буяучыларга каршы кискен көрәш алып барган көчле чаклары бар иде. Алар тикшергәннән соң заманында эшеннән азат ителгән түрәләр дә булды. Халык контроле органын 1990 елда Борис Ельцин бетерде. Әмма көндәлек тормышта аңа ихтыяж бетмәде. Чөнки хуҗасызлыкка да, ришвәтчелеккә дә, кайбер җитәкчеләрнең халык сорауларына бармак аша каравына да киртә куелганы юк.
Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов халык контролен тормышка кире кайтарырга кирәк дигән карарга килде һәм 1 июньнән "Татарстан Республикасында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы турында"гы Указга кул куйды.
Кем халык контролеры була ала соң? Халык контроле порталына һәркем үз проблемасын язып җибәрә ала. Моның өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтына кәрәзле телефон номерын язып, активлаштыру кодын аласың һәм үзегезне борчыган проблемага кагылышлы фотога аңлатма, адрес язып җибәрәсең. Хатта мыскыл итү яки зыян сала торган сүзләр булмаса, хәбәрегез бер эш көне дәвамында сайтта пәйда була. Шуннан соң бу мәсьәләне хәл итү өчен җаваплы оешма билгеләнә. Порталда хәбәрегезне татарча да, русча да язарга була. Сез язган җитешсезлекне бетерү өчен җаваплы оешма 10 көн эчендә нинди чара күреләсен билгеләргә тиеш. Аерым очракларда бу вакыт 30 көнгә сузылырга мөмкин. Мәсьәлә хәл ителгәннән соң порталга эшнең нәтиҗәсен чагылдырган фотосурәт урнаштырыла.
Үзегене борчыган проблеманы кайсы бүлеккә кагыла, шунда урнаштырырга кирәк. Хәзер порталда 20дән артык бүлек бар: мәктәпләр, хастаханәләр, чисталык, инвалидларга уңайлыклар тудыру һ.б.лар. Халык мөрәҗәгате белән бүлекләр саны артыр дип көтелә. Сайтка үзе хәбәр җибәрмәгән кеше дә башкалар тәкъдимен хуплап яза ала.
"Әлегә безнең районнан Халык контроле порталына хатлар кергәне юк. Чөнки атна саен билгеле көннәрдә район җитәкчеләре халыкны кабул итеп, аларның проблемаларын хәл итү юлларын эзлиләр. Халык күбрәк үзебезнең җитәкчеләргә мөрәҗәгать итүне хуп күрә. Халык контроленә мөрәҗәгатьләр булса да, без аларны тиз арада хәл итү юлларын эзләячәкбез. Мондый дәүләт хезмәте халык белән властьны тагын да якынайтырга ярдәм итәчәк", - диде район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова. Ә без, үз чиратыбызда, Халык контроленә райондашлардан кергән хатларга җавапларны, проблемаларның хәл ителешен газетада даими яктыртып барачакбыз.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев