Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Чеби, каз, үрдәк бәбкәсе һәм яшелчә.... үстерүче әгерҗелеләргә субсидия бирәчәкләр

Татарстан җитәкчелеге авыл кешесе шәхси хуҗалыгын үстерсен, аннан үзенә керем алсын өчен нинди генә программалар уйлап тапмый?! Әнә, Президент Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында"гы Законга кул куйды. Авыл кешесенә шәхси хуҗалыгын үстерсен өчен тагын нинди ярдәм күрсәтеләчәк ? 2016 елда Татарстан казнасына шәхси...

Татарстан җитәкчелеге авыл кешесе шәхси хуҗалыгын үстерсен, аннан үзенә керем алсын өчен нинди генә программалар уйлап тапмый?! Әнә, Президент Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында"гы Законга кул куйды. Авыл кешесенә шәхси хуҗалыгын үстерсен өчен тагын нинди ярдәм күрсәтеләчәк ?
2016 елда Татарстан казнасына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен 200 миллион сум акча салынды. Быелдан башлап ишегалдыңда 50 баштан күбрәк чеби, каз һәм үрдәк бәбкәләре үстерергә теләүчеләргә субсидия биреләчәк. Тагын бер гомер булмаган яңалык: авылда шәхси хуҗалыгындагы бакчасында яшелчә үстерергә теләүчеләргә бушлай орлык өләшәчәкләр.
КҮПЛӘП АЛСАҢ, СУБСИДИЯ БИРӘЛӘР
- Бу эшләр районнардагы кулланучылар җәмгыятьләре аша башкарылачак. Хәзер авыл җирлекләре башлыклары авыл халкыннан тавык чебиләренә, каз һәм үрдәк бәбкәләренә заявкалар җыялар. Йорт кошлары Мөслимдәге кошчылык хуҗалыгыннан кайтартылачак. Әгәр хуҗа 50 һәм аннан күбрәк башка заявка бирә икән, һәр баш өчен Хөкүмәт 15 сум субсидия кайтара. Ягъни әлеге кошның бәясе 15 сумга арзанрак була. Авыл кешесе, Хөкүмәтнең бу ярдәмен хуплап, йорт кошларын күпләп алыр дип ышанам, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Җәен ишегалдың сап-сары йомшак чеби, бәбкә белән тулы булса, көзгә эре мал суйганчы менә дигән ит бит алар. Үзеңнән артыгын сатып та гаилә казнасын тулыландырырга була. Бу очракта мин Тобадан Гөлнара ... башкаларга үрнәк итеп күрсәтер идем. Ул ничә еллар инде күпләп каз, үрдәк, бройлер чебиләр үстерә. Гөлнара ханымның даими сатып алучылары Әгерҗедә генә түгел, Ижауда да ул үстергән казларга сорау зур. Моның өчен, әлбәттә, зур тырышлык кирәк. "Аягың лепелдәмәсә, авызың чәпелдәми" диюләре хак шул.
Кыскасы, февраль ае төгәлләнгәнче, үзегезнең авыл җирлеге Советына барып, йорт кошларына заявка бирергә ашыгыгыз.
ОРЛЫКНЫ БУШЛАЙ ӨЛӘШӘЛӘР
Авыл кешесе бераз ялкауланды дисәм, абзар тутырып мал, кош-корт асраучылар, бакчасында дистәләгән төр яшелчә үстерүче уңганнар, зинһар, гафу итсеннәр. Болай дияргә җирлек тә бар, җәмәгать. Авылда 15-20 сутый җире булып та Ижауга, Чаллыга оптовый складка барып, помидор, кыяр, суган, сарымсак сатып алып кайтучыларны беләм. "Иртә яздан көзгә кадәр газап чигеп үстереп ятканчы, саттым алдым", диючеләргә аптырыйм. Бакчада казыну, балаларың, оныкларың белән бергә тәрбияләп үстергән яшелчәдән мул уңыш алу үзе бер җан рәхәте бит ул. Ә инде помидор-кыярны сабагыннан өзеп алып кереп ашауга ни җитә! Экологик яктан чиста, тәмле бит ул үз бакчаң җимеше.
Ә хәзер Хөкүмәт авылда бакча үстерүчеләргә, мәктәп, балалар бакчаларына хәтта яшелчә орлыгын бушлай өләшергә булган.
- Кишер, чөгендер, суган, кыяр орлыгын райпо кибетләрендә бушлай бирәчәкләр. Ялкауланмыйча үстер генә, ә артыгын шәһәр базарларында, көзге ярминкәләрдә сатарга мөмкин. Авылда эш юк дип зарланып, Хөкүмәтне сүгеп ятканчы, бәбкә, чеби ал, яшелчә үстер, - дип мөрәҗәгать итә авыл халкына Дилүс Гатауллин.
Р. S. Әлеге мәкаләне язганда Мордывыйдан аксакал язучыбыз Чынгыз абый Мусин шалтыратты. Хәл-әхвәл белешкәч:
- Менә түземсезлек белән язны көтәм. Без бит ел саен күпләп каз бәбкәсе алабыз. Шуларны елга буенда саклау - минем өстә. Иллә дә ошый инде шул сап-сары бәбкәләрнең яшел үлән чемченеп йөрүләрен күзәтү. Шул чагында шигырь язарга илһам да килә. Көзен казларны сатканда сөенеп туялмыйм. Шушы яшемдә дә балаларга бераз гына булса да ярдәмем тиюгә шатланам, - диде ул.
Сиксәннән узган аксакалның әнә шулай дәртләнеп бәбкәләр үстерүенә сокланырга һәм үрнәк алырга гына кирәк.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев