Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Шәһәрнекеләр авылларга үрнәк күрсәтә

Аларның шәхси хужалыгында ике тана, "Романовский" токымлы сарыклар, кәҗә, куяннар, бал кортлары, нәселле тавыклар, индоуткалар, тавык чебиләре бар. Алар янына шушы көннәрдә генә бытбылдыклар да өстәлгән. Шәһәрдә яшәүче яшь гаилә шулхәтле мал-туар, кош-корт асрыйдыр дип башка да килми иде. Әгерҗедә Молодежная урамында яшәүче Алсу һәм Ленар ФАЯЗОВлар гаиләсен авылда яшәп...

Аларның шәхси хужалыгында ике тана, "Романовский" токымлы сарыклар, кәҗә, куяннар, бал кортлары, нәселле тавыклар, индоуткалар, тавык чебиләре бар. Алар янына шушы көннәрдә генә бытбылдыклар да өстәлгән. Шәһәрдә яшәүче яшь гаилә шулхәтле мал-туар, кош-корт асрыйдыр дип башка да килми иде. Әгерҗедә Молодежная урамында яшәүче Алсу һәм Ленар ФАЯЗОВлар гаиләсен авылда яшәп тә терлек асраудан бизеп, итен, сөт-катыгын кибеттән сатып алырга күнегеп килүчеләргә күрсәтәсе иде...
Мин аларны кичен болыннан терлекләрен куып алып кайтканда очраттым. "Әгерҗедә көтү юк бит. Ә җәен малларны абзарда гына тотасы килми. Һәр иртәне гаиләбез белән аларны болынга илтеп, бәйләп куябыз. Көндез чиләк белән су ташып эчертәбез. Мин шушы терлек, кош-кортлардан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйм. Аларны карау-тәрбияләү миңа рәхәтлек кенә бирә", - дигәч, мин Ленарны кечкенәдән маллар арасында кайнашып үскән авыл малаедыр дип уйлаган идем. Ләкин ул гап-гади шәһәр фатирында үскән Әгерҗе егете булып чыкты. "Малай чагым җәен Тобадагы Шәрипҗамал әбиемдә узды. Ә ул чакта авылда мал асрамаган хуҗалык булмагандыр. Тоба малайлары белән көтү көтүләр, хайваннарга кышлык печән хәзерләүләр миңа бик ошый иде. Үскәч йорт төзеп, абзар тутырып терлек, кош-корт асрау хыялы белән яна идем. Менә әкренләп шул балачак хыялымны тормышка ашырып киләм. Кемгәдер күрсәтеп, мактаныр өчен түгел, мәшәкатьле һәм тынгысыз булса да, шундый тормыш алып бару үзебезгә бик ошый. Гаиләбезгә экологик чиста ризыкны үзебездә җитештерү өчен барыбыз да тырышабыз. Үзебездән артканын бераз сатабыз да", - ди Ленар.
Буп-буш җирдә яңа тормыш башлап җибәрү бу шәһәр егетенә җиңел булмагандыр. "Әти-әниемә бик зур рәхмәт. Алар ярдәме белән ике катлы кирпеч йорт күтәрдек. "Россельхозбанк"тан ташламалы кредит алып, абзар-кураны зурайттык. Әтиемнең генә гомере кыска булды. Менә шулай абзар тутырып терлек, кош-корт асрап яшәвебезгә бик шатланыр иде ул. Аннан соң, үзем кебек шәхси хуҗалык тоту хыялы белән яшәгән тиң яр табуыма да сөенәм", - ди гаилә башлыгы җәмәгате Алсуның иңнәреннән кочып.
Алсу да Әгерҗедә фатирда үскән шәһәр кызы икән. "Мин дә балачакта җәйге каникулларны Юськидагы әбиемдә үткәрдем. Авылда сыер-сарыклар белән мәш килү миңа бик тә ошый иде. Әбиемә: "Мин дә үскәч сыер тотачакмын, суыткычымда һәрвакыт свежий салкын сөт, каймак булачак", - дигәндә ул "Амин" дип куя иде. Хайваннар яратуы шулхәтле көчле булган, күрәсең, 74нче мәктәпне тәмамлагач та шәһәр кызы авыл хуҗалыгы институтының зооинженерлар әзерли торган факультетына укырга керә. Әгерҗедә хәзер бу белгечлек буенча эш булмаса да, абзар тутырып мал-туар асраганда алган белемнәре һәрчак ярдәм итәдер шәһәр хатынына. "Мин бигрәк тә балаларыбызның кечкенәдән эшкә өйрәнеп, маллар тирәсендә мәш килеп, безгә ярдәм итеп үсүенә сөенәм. Өлкән улыбыз Рәсил - иң зур ярдәмчебез, хуҗалыктагы бөтен эшне яратып, җиренә җиткереп башкара. Ике яшьлек Фаилебез дә тавык чебиләрен ипи белән сыйлый инде. Шулхәтле аларны ярата, ишегалдына чыкса, гел шулар тирәсендә кайнаша", - ди Алсу.
Менә шундый тырыш, уңган шәһәр гаиләсе терлекләр, кош-кортлар санын арттыру планы белән яши. "Таналарыбыз тиздән сыер булачак. Нәселле сарыклар да ишәячәк. Менә бытбылдыклар үрчетү белән дә шөгыльләнә башладык әле. "Кучинский" токымлы тавыкларыбызга кызыгучыларга быел чебиләр чыгарып саттык. Мактанып әйтүем түгел, гаиләбездә беребез дә эштән курыкмый, төшкә кадәр йоклап, диванга кырын ятып телевизор каршында кадерле вакытын әрәмгә уздырмый. Әбиләр әйтмешли, аягың лепелдәмәсә, авызың чәпелдәми икәнлеген улларыбыз да белеп үссеннәр дип тырышабыз", - ди Ленар.
Бу гаилә шәхси хуҗалыгы белән генә шөгыльләнә икән дип уйлый күрмәгез. Ленар - икмәк-азык комбинатында, Алсу Саклык банкы бүлекчәсендә эшлиләр. Фаязовлар гаиләсе - авылда хәтта тавык асрарга ялкауланып ятканнарга менә дигән үрнәк ул.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев