Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Хәтер аллеясына нигез салынды

Узган шимбәдә 360 райондашыбыз, "Яшә, урман" Бөтенроссия акциясенә кушылып, агач утырттылар. Бу көнне Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре мәктәпләрдәге яшь урманчылар белән шәһәр-авылларыбызны яшелләндерергә чыктылар. Ә Әгерҗе вокзалы территориясендә шәһәребез хезмәт коллективлары сугыш һәм тыл ветераннары белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Хәтер аллеясына нигез салдылар. - Урман утырту өчен шундый...

Узган шимбәдә 360 райондашыбыз, "Яшә, урман" Бөтенроссия акциясенә кушылып, агач утырттылар.

Бу көнне Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре мәктәпләрдәге яшь урманчылар белән шәһәр-авылларыбызны яшелләндерергә чыктылар. Ә Әгерҗе вокзалы территориясендә шәһәребез хезмәт коллективлары сугыш һәм тыл ветераннары белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Хәтер аллеясына нигез салдылар.
- Урман утырту өчен шундый яхшы көн булды. Акциядә катнашучыларның да кәефләре күтәренке иде һәм алар 200 төп нарат, юкә, миләш, каен һәм чыршы агачлары утырттылар, - ди урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Владимир Ишмуратов.
Бу көнне Хәтер аллеясына нигез салырга иллегә якын кеше чыкты. Район хакимияте, элемтә узелы, Идарәче компания, янгын сүндерү часте, мәгариф идарәсе, үзәкләштерелгән бухгалтерия, социаль ярдәм күрсәтү үзәге, энергосбыт коллективы хезмәткәрләре сугыш һәм тыл ветераннары белән бергәләп Хәтер аллеясына нигез салучылар булуларына шатлана-шатлана агач үсентеләре утырттылар.
- Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан биредә Хәтер скверы ачарга ниятлибез. Биредә тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә мемориал урнаштырылачак. Бу бөек датага әле 1,5 ел вакыт бар. Бүген нигез салган аллеяга бу вакыт эчендә бик күпләр агач утырта алалар әле, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Бу матур башлангычны бик күпләр хуплар, әлбәттә. Ләкин урманчылар - бераз борчуда. Чөнки вокзал территорисендә алар моңа кадәр дә берничә тапкыр агач үсентеләре утыртканнар иде инде. Ни кызганыч, алар үсеп китә алмадылар. Чөнки яшь үсентеләрне тәрбияләүче, тамыр җәеп китсен өчен су сибүче юк.
- Бу эшне без үз җилкәбезгә алабыз. Хәтер аллеясына шефлык итүне төзелеш идарәсенең тирә-якны тәртиптә тоту өчен җаваплы бүлегенә йөклибез, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Раил Ваһапов.
Аллеяга нигез салучыларның берсе - тыл ветераны Энгельс ага Гайсин да әңгәмәбезгә кушылды:
- Җиңү хөрмәтенә утыртылган аллеяны карап, тәрбияләп тормасалар, үзе зур гөнаһ булачак. Бүген шулхәтле дәртләнеп агачлар утырттык. Бу бит - фронтта да, тылда да илгә Җиңү алып килүчеләр хөрмәтенә. Әнә, локомотив депосында бер чорларда эшләгән ветеран хезмәттәшләрем Николай Кузнецов, сугыш ветераны Нурихан Мифтахов та бик теләп бу изге эштә катнаштылар. Очрашкан саен мәрхүм хезмәттәш тимерьюлчыларны искә алабыз. Бу аллея алар хөрмәтенә дә булачак бит, - диде ул. Энгельс ага ветераннар өчен төрле чараларның ешрак уздырылуын да теләде. Чөнки картлыкларында ялгыз калган ветераннарга мондый аралашулар бигрәк тә кирәк. "Яшә, урман" акциясе кысаларында аллеяга нигез салырга чакыргач та ничек сөенделәр бит ветераннарыбыз.
Алар гына түгел, әтисе белән бергә агач утыртырга килгән өч яшьлек Кирилл Моисеев та, әнә, кечкенә көрәге белән чокыр казып ничек шатланып булышып йөри! Әлегә ул нинди изге эштә катнашуын аңлап та бетермидер. Ләкин беренче агачын утырткан бу сабыйга берничә елдан әтисе "улым, бу агачны без синең белән утырткан идек", дип күрсәтсә, Кириллның шатланачагына иманым камил.
Шулай итеп, дистәләгән шәһәрдәшебез Хәтер аллеясына нигез салдылар. Берничә елдан вокзал каршындагы мәйданда сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә утыртылган бу агачлар шаулап үсәрләр. Алар безгә Җиңү хакына башларын салган, тыныч көннәрдә вафат булган бабай-әтиләребезне, әби-әниләребезне, туганнарыбызны хәтерләтеп торырлар.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев