Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Хыялны чынга ашырырга булышалар

"РИТЭК" нефть компаниясе һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды, өченче ел инде социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесе оештырып, җиңүчеләргә күп кенә изге эшләрен, планнарын тормышка ашыруда матди ярдәм итә. Узган елгы бәйгедә безнең районнан 6 оешма әлеге бәйгедә грант отканнар иде. Быел да бездән өч учреждение проектлары, төрле номинацияләрдә җиңеп, нефть компаниясенең...

"РИТЭК" нефть компаниясе һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды, өченче ел инде социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесе оештырып, җиңүчеләргә күп кенә изге эшләрен, планнарын тормышка ашыруда матди ярдәм итә. Узган елгы бәйгедә безнең районнан 6 оешма әлеге бәйгедә грант отканнар иде. Быел да бездән өч учреждение проектлары, төрле номинацияләрдә җиңеп, нефть компаниясенең матди ярдәменә лаек булды.

Быелгы конкурска барлыгы 750 заявка кергән булган. Ә бәйгенең грант фонды - 26 миллион сум. Бәйгедә 133 проект җиңү яулаган. Ләйсирә Нәфыйкова җитәкчелегендәге Тирсә авыл җирлеге башкарма комитетының абсолют җиңүче исеменә лаек булуы аеруча сөенечле.
Бу атнада бәйгедә җиңүчеләрне Казанга "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексына җыеп бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Дәүләт киңәшчесес Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков, "ЛУКОЙЛ" нефть компаниясенең президенты Вагит Алекперов катнаштылар. "Чишмә авылындагы чишмәне төзекләндерү буенча проект төзеп конкурска җибәргәндә абсолют җиңүче булырбыз дип һич тә уйламаган идек. Әлеге планыбызны тормышка ашыру өчен "ЛУКОЙЛ"ның безгә 300 мең сум матди ярдәм күрсәтүе күктән төшкән бәхет булды. Сөенечебезнең иге-чиге юк", - ди Ләйсирә Гомәровна. "Бу акчаны нинди эшләргә тотачаксыз?"дигән соравыбызга авыл башлыгы болай диде: "Чишмә авылындагы чишмәнең ташландык хәлгә төшеп баруына бик эч поша иде. Ләкин төзекләндерү эшләре шактый чыгымнар таләп итә. Менә хәзер грант откач планнарыбызны тормышка ашыру өчен юллар ачылды. Иң әүвәл, чишмә тирәсен чистартып, аңа бара торган юлны төзекләндерәчәкбез. Чөнки юлы начар булса да халык әлегәчә бу чишмәдән файдалана. Хәтта каладан кайтучылар да биредән шифалы, тәмле су алып китә. Чишмәгә төшү өчен баскыч һәм аңа өй ясаячакбыз, улакларын яңартырбыз, тирә-юнен яктырту өчен электр фонарьлары куярбыз. Якын киләчәктә бу чишмә һәркемне үзенә җәлеп итеп торучы урын булыр дип уйлыйм. Табигать байлыгы булган мондый чишмәләрне киләчәк буыннарга саклау - безнең изге бурыч бит."
Әлеге бәйгедә Әнисә Зәйнуллина җитәкләгән "Өмет" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Картлыкны шатлыкка әйләндерик" проекты да 200 мең сум грант отты. Ә алар нинди чараларны тормышка ашырырга ниятлиләр икән бу акчага? "Районыбыз өлкәннәре бик яратып ял итәргә һәм сәламәтлеген ныгытырга йөри тоган Красный бордагы тернәкләндерү бүлекчәсе территориясендә ачык һавада ял итү мәйданчыгы ясаячакбыз. Анда беседкалар, эскәмияләр, бию мәйданчыгы булачак. Бию кичәләре оештыру өчен музыкаль аппаратура алачакбыз", - диде әлеге проектның җитәкчесе социаль педагог Ирина Хамандритова.
Ольга Афанасьева җитәкләгән яшүсмерләр клубы да, конкурсның "Мәдәният һәм спорт" номинацияседә катнашып, җиңү яулады һәм 150 мең сум отты. "Без бу грантка КВН уеннары, волонтерлар белән Татарстаннның тарихи урыннарына сәяхәтләр, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты буенча "Мәрхәмәтле күршеләр" дигән этник фестиваль уздырырга җыенабыз. Музыкаль аппаратура алу нияте дә бар", - диде Ольга Юрьевна.
Җитәкчеләрнең иҗади хыяллары матур, халык өчен бик тә кирәкле һәм алар якын киләчәктә тормышка ашар дип өметләнәбез. Ә аларны чынбарлыкка әверелдерү өчен матди ярдәм итүче, күп еллар инде хәйриячелек белән шөгыльләнүче "ЛУКОЙЛ" компаниясе җитәкчелегенә мең рәхмәт.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев