Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чуан да бер тулып тишелә

    Красный бор халкының бу проблемалары еллар буе җыелып килгән инде. Чуан да бер тулып тишелә бит. Ничәмә-ничә еллар хәл ителмәгән әлеге мәсьәләләр бу көнне бомба кебек шартлады. Халыкның сабырлыгы соңгы чиккә җиткән, күрәсең. Район башлыгы Валерий Макаров катнашында узган граҗданнар җыенына Красный бор халкы зал тутырып килгән иде. Авыл җирлеге...

    Красный бор халкының бу проблемалары еллар буе җыелып килгән инде. Чуан да бер тулып тишелә бит. Ничәмә-ничә еллар хәл ителмәгән әлеге мәсьәләләр бу көнне бомба кебек шартлады. Халыкның сабырлыгы соңгы чиккә җиткән, күрәсең.

    Район башлыгы Валерий Макаров катнашында узган граҗданнар җыенына Красный бор халкы зал тутырып килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Анатолий Лазаревның отчетын халык тын гына тыңлады. Ә аннан соң халык өстенә керосин сиптеләрмени... Озак еллар Саклык банкының Красный бор бүлекчәсен җитәкләгән Надежда Хуҗинаның "Красный бор коммуналь челтәрләр" предприятиесе күрсәтә торган коммуналь хезмәтләргә тарифларның бик югары булуы турында саннар белән дәлилләп сөйләвен зал алкышлап каршылады. Әмма "урамнардагы су колонкаларын нигә алалар?" дигән сорауга авыл башлыгы:
    - Бу урамнарда һәркемнең йортында су бар. Фатирда тотылган суны счетчик исәпли һәм аның өчен түләргә кирәк бит. Ә урамдагы колонка халыкка машина юарга, кер чайкарга, бакчага сибәргә кирәк. Суны бушлай куллана торган заманнар узды. Нәтиҗәдә без су колонкаларын алырга булдык, - дип авызларын каплады.
    Халыкның Красный бор участок хастаханәсе җитәкчелеге адресына да ризасызлыгы шактый җыелган. Бигрәк тә авыруларга бик күп даруларны, хәтта физрастворны да сатып алырга мәҗбүр итүләре борчый халыкны. Хастаханәдә бушлай бирелергә тиешле медицина препаратлары исемлеге эленеп торса, мондый ризасызлык та тумас иде, мөгаен. Район хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин бу проблемаларны тикшереп, чара күрәчәген белдерде.
    1500гә якын халкы булган шундый зур авылда мунча эшләмәвеннән дә зарланды халык. Урындагы җитәкчеләр мунчага кеше аз йөри, ул зыянга гына эшләячәк диделәр. Әмма бу җавап кышкы салкын көннәрдә парланып мунча керергә яратучы әбиләрне ничек канәгатьләндерсен инде. Адәм көлкесе бит, авылда мунча керергә тилмереп ят инде...
    22 пенсионер яшәүче Зуево районыбызда элек-электән онытылган авыл булды. Аларның "без түрәләргә кирәкми торган халык" диюләрендә хаклык ярылып ята. Юл юк, кышын атналар буе кардан чистартмыйлар. Интернет, кмпьютерлаштыру дип мактанган заманда дөнья белән бернинди элемтә булмасын инде. Авырып китсәң, йә янгын чыкса, бернинди транспорт керердәй түгел Зуевога.
    Пенсионер әбиләр Красный бор мәдәният йортында өлкәннәр өчен бернинди түгәрәкләр эшләмәвеннән зарланып алдылар. Күп кенә авылларда кышкы озын кичләрдә өлкәннәр клубка җыелып, күңел ачалар, кул эшләренә өйрәнәләр, авылдашларына күңелле концертлар бүләк итәләр. Красный бор пенсионерларын да, әнә шулай, берләштереп, аралашу мөмкинлеге тудырырга, файдалы шөгыльгә өйрәтергә була ич.
    Өч сәгать дәвам иткән җыелышта күпләр, әнә шулай, район җитәкчелегенә моң-зарын җиткерде, рәхәтләнеп эчен бушатты. Валерий Макаров, барлык проблемаларны тирәнтен өйрәнеп, 1,5-2 айдан яңадан халык белән очрашырга вәгъдә бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: