Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Сыерлар карусельдә әйләнә

    Карусель диюгә, ял паркларында балалар утырып әйләнә торган җайланма күз алдыгызга киләдер. Ә менә Яңавыл янында урнашкан мегафермада карусель ярдәмендә чит ил сыерларын савалар бүген. Сыерларны карусельдә сауганнарын үз күзебез белән күрер өчен мегафермага без дә бардык. Сыер сава торган җайланманың карусель дип аталуы һич тә гаҗәп түгел. Чөнки карап...

    Карусель диюгә, ял паркларында балалар утырып әйләнә торган җайланма күз алдыгызга киләдер. Ә менә Яңавыл янында урнашкан мегафермада карусель ярдәмендә чит ил сыерларын савалар бүген.
    Сыерларны карусельдә сауганнарын үз күзебез белән күрер өчен мегафермага без дә бардык. Сыер сава торган җайланманың карусель дип аталуы һич тә гаҗәп түгел. Чөнки карап торуга чыннан да карусельгә бик охшаган ул. Акрын гына әйләнеп тора. Тулы бер әйләнеш ясаганчы, (ә бу - 10-12 минут) сыер савучылар сөтлебикәнең имчәген сөртеп, саву аппараты кидерергә дә, савылып беткәннән соң җилеменә массаж ясарга, тиешле процедуралар уздырырга да өлгерергә тиеш. Сыер савылып беткәч, аппарат имчәкләрдән автомат рәвештә ычкына һәм эленеп кала. Карусельдә берьюлы 72 сыер савыла, шуңа күрә ул 72 "бүлмәчек"кә бүленгән. Аларның һәрберсенә сыерның күпме сөт бирүен күрсәтүче электрон җайланма куелган. Сыер савыла башлагач, андагы саннар "бии" башлый һәм савылып беткәннән соң "экран"да күпме сөт биргәне пәйда була. Һәр электрон җайланма аерым бүлмәдә урнаштырылган компьютер белән тоташтырылган. Әлеге компьютер җайланмалардагы мәгълүматны җыеп бара да, савым беткәннән соң савылган гомуми сөт күләмен "исәпләп чыгара". Менә шулай, ручка белән кәгазьнең дә кирәге юк биредә, барысын техника үзе башкара. Бары тик саву буенча менеджердан савым башланыр алдыннан тиешле төймәләргә басып компьютер экранын ачып кую гына таләп ителә. Ә киләчәктә компьютерда һәр сыерның үз "бите" булачак һәм анда һәркайсы турында тулы мәгълүмат урын алачак, диләр.
    Сөт шунда ук торбалар аша унтугызар тонна сыйдырышлы ике суыткычка китә. Аннан машина белән тиешле урынга озаталар.
    Тагын бер кызыклы мәгълүмат: карусельдән чыкканда сыер автоматлаштырылган бүлгеч (алар телендә "распределитель") аша уза. Әлеге бүлгеч сыерга кая чыгарга кирәклеген үзе билгели: әгәр сыерның имчәкләрен дәвалау кирәк икән, шул бүлмәгә "юл ачыла". Сыерны орлыкландырырга кирәк булса, икенче бүлмәгә "юл күрсәтә". Тоягын эшкәртергә кирәк икән, өченчесенә "кертеп җибәрә". Сыерның кайсы бүлмәгә керүенә карап мал табиблары тиз арада чарасын күрергә ашыгалар.
    Бу язманы укыганнан соң, "карусель белән сыер саву уйнау кебек кенә икән бит, сыер савучыларга бик җиңелдер инде анда", дигән фикер тууы бар сездә. Вакыт узгач, бәлки бу шулай булыр да. Тик әлегә ун сыер савучы бишәрләп көнаралаш эшлиләр. Эш көннәре иртәнге 4тән кичке 10нарга кадәр дәвам итә. Сыер савучыларны Кадрәктән һәм Шаршадыдан мегафермага яңа автобуста йөртәләр. Әлегә сыер савучыларның эше күп ягы белән дрессировщикларныкын хәтерләтә. Тана бозаулауга, сыер савучылар аларны биш көн дәвамында "параллель" дип аталган җайланмада саварга өйрәтәләр. Аннан - карусельдә. "Беренче көннәрне карусельгә бер сыерны унар кеше этеп-төртеп кертә идек. Икенче-өченче көннәрне бераз ияләштеләр", диләр алар. Без барганда бу җайланма ярдәмендә бишенче көннәрен савалар иде инде. Күз генә тимәсен, савым вакыты җитүгә, карусельгә керер өчен сыерлар үзләре үк "чиратка бастылар". "Әйләнеп йөрү шулай ошый аларга", дип көлештеләр сыер савучылар. Тик имчәкләренә аппарат кидергәнне генә кайберләре бик яратып бетермәде: йә тибеп төшерделәр, йә чабаландылар. Савым вакытына махсус килгән агрофирма директоры Илгиз Салихов та җилемнәреннән сыйпаштырып тынычландырырга тырышты сөтлебикәләрне. Чит ил малкайлары да сизә шул "кешечә карашны" - күбесе аппарат савып бетергәнне көтеп, күндәм генә әйләнүләрен дәвам иттеләр. Җитәкченең: "Менә шулай сабырлык белән эшләгәндә, малкайлар тиз арада ияләшәчәк карусельгә", - дигән сүзләрен хезмәткәрләр теләк тә, таләп тә буларак кабул иттеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: