Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сыерның сөте – телендә

"Тирсә" бүлекчәсе сыер савучылары бу көннәрдә һәр сыердан уртача 14 кг сөт савалар. "Шушы күрсәткечтән төшмәскә!" дигән максат куеп эшлибез", - ди ферма мөдире Гөлзада Хәлилова. Февраль-апрель айларында уртача һәр сыердан 12 кг сөт савып алган булсалар, җәйләүгә чыккач, 14 кг.га җиткергәннәр. Уртача күрсәткечтән күбрәк сөт савучылар да бар. Әйтик,...

"Тирсә" бүлекчәсе сыер савучылары бу көннәрдә һәр сыердан уртача 14 кг сөт савалар. "Шушы күрсәткечтән төшмәскә!" дигән максат куеп эшлибез", - ди ферма мөдире Гөлзада Хәлилова.
Февраль-апрель айларында уртача һәр сыердан 12 кг сөт савып алган булсалар, җәйләүгә чыккач, 14 кг.га җиткергәннәр. Уртача күрсәткечтән күбрәк сөт савучылар да бар. Әйтик, әниле-кызлы Нурия Кәримова һәм Гүзәлия Әхмәтшинаныкы 16 кг.нан артык, Диләфрүзә Ходайбиргәнова, Эльмира Җәлилова да аларның "үкчәсенә басып киләләр". "Апрель аенда 20 танам бозаулады. Шул ай өчен 34 мең сумнан артык хезмәт хакы алдым. Ничек сөенмисең инде моңа?! Хәзер дә мул сөт биреп сөендерәләр яшь сөтлебикәләрем", - ди Гүзәлия. Берникадәр вакыт фермадан аерылып торган яшь ханым, хезмәт хакларын арттыргач, яраткан эшенә кире кайткан. Аның кебек Эльмира Җәлилова, Сиринә Вәлиева да кабат фермага килгәннәр. "Лаеклы хезмәт хакы түләсәләр, нигә эшләмәскә?! Без, авыл хатыннары, авыр эштән курка торганнардан түгел", - диләр сыер савучылар.
Көтүчеләр дә эленке-салыкны йөрергә ярамаганлыгын яхшы беләләр. Алар - иртә таңнан караңгы төшкәнче - болында, кырда. Сыерларны утарга кичке савым вакытына гына алып кайталар. "Алмаш-тилмәш 5 көтүчебез эшли. Шулар арасыннан Марс Николаевны без шаяртып "көтүчеләр начальнигы" дип йөртәбез. Елның-елында сыерлар көтә ул, үз эшенә зур җаваплылык белән карый", - ди ферма мөдире. Тирсә фермасында 10 елдан артык осеменатор булып эшләүче Дания Габдрахманованың эшеннән дә бик канәгать мөдир. Быел ел башыннан 340 сыердан 270 бозау алынган икән, монда осеменаторның хезмәте зур булуы бәхәссез.
Бу көннәрдә сыерларга өстәмә азык та бирә башлаганнар. "Сыерның сөте телендә бит аның. Өстәмә тукландыргач, сөтне тагын да күбрәк саварбыз дип өметләнәбез", - ди Гөлзада Хәлилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев