Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сыйфатлы да, арзанрак та

Әгерҗедә эшмәкәрләр арасында сату-алу белән генә түгел, товар җитештерү белән шөгыльләнүчеләр дә елдан-ел арта. Район хакимиятендә бер төркем эшмәкәрләр, үз товарларыннан күргәзмә оештырып, төзү һәм ремонт эшләре белән шөгыльләнүче предприятие җитәкчеләрен таныштырдылар. 80 елдан артык районны кирпеч белән тәэмин иткән Әгерҗе төзү материаллары заводының шушы көннәрдә яңадан эшли башлавы зур...

Әгерҗедә эшмәкәрләр арасында сату-алу белән генә түгел, товар җитештерү белән шөгыльләнүчеләр дә елдан-ел арта. Район хакимиятендә бер төркем эшмәкәрләр, үз товарларыннан күргәзмә оештырып, төзү һәм ремонт эшләре белән шөгыльләнүче предприятие җитәкчеләрен таныштырдылар.
80 елдан артык районны кирпеч белән тәэмин иткән Әгерҗе төзү материаллары заводының шушы көннәрдә яңадан эшли башлавы зур сөенеч булды. Заводның җитәкчесе Рамил Ясәвиев биредә җитештерелгән беренче кирпечләрне тәкъдим итте. "Тирә-якта иң арзан кирпеч буларак, завод үз сатып алучыларын тиз табар дигән өмет зур. Сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел", - диделәр төзүчеләр.
Эшмәкәр Илнур Мифтахиев күргәзмәгә соңгы елларда халык күп сорый торган брусчатка һәм тротуар бордюрлары алып килгән иде. Аның предприятиесе дә бу төр продукцияне шушы көннәрдә генә җитештерә башлаган. "Язын-җәен бу товарларыгызга сорау зур булыр, мөгаен", - диде район башкарма комитеты Фәнис Нуриев.
"Жилсервис" предприятиесе тротуар плитәләре, стена ташлары, чукып ясалган (кованый) койма ясауга керешкән. Күргәзмәгә куелган бу товарлар күпләрдә кызыксыну уятты.
Пластик тәрәзәләрне дә хәзер үзебездә җитештерә башлаганнар. "Мир-строй" предприятиесе, төрле үлчәмдәге тәрәзәләрдән тыш, ишекләр дә тәкъдим итә.
Тасимов шәхси предприятиесе халыкка, предприятиеләргә заказ буенча агач материаллары, носилкалар, швабралар җитештереп сата.
Ринат Нәҗипов җитәкләгән "МТМ" предприятиесе йорт һәм мунча буралары, беседка, агач материаллары җитештерә. Күргәзмәгә бу товарларның фотолары куелган иде һәм аларның халык кызыксынырдай икәнлекләре күренеп тора.
Ямурзадан эшмәкәр Сәхиповлар, Азеводан Исмәгыйлевлар сыйфатлы агач материаллары җитештерүләре белән халык арасында танылып өлгерделәр инде. Аларның хәзер даими сатып алучылары да байтак.
Әгерҗедән эшмәкәр Рафаэль Хәйретдинов тәрәзә кысалары, төрле ишекләр, өстәлләр ясап танылып өлгерде. Күргәзмәгә куйган товарлары белән дә кызыксынучылар шактый булды.
Әгерҗе эшмәкәрләренең шәхси предприятиеләрендә җитештерелә торган бу товарлар сыйфатлы һәм чагыштырмача арзанрак булулары белән район халкы арасында да кызыксыну уятыр, үзебездә җитештерелгән продукциягә сорау зур булыр дигән өметтә калабыз. Аларның рекламалары белән "Әгерҗе хәбәрләре"ндә таныша аласыз. Үзебезнекен сатып алыгыз, хөрмәтле әгерҗелеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев