Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Син дә безнең язмышыбыз, Әгерҗе!

    Туган Әгерҗебезнең 75 еллык юбилее һәм Тимерьюлчылар көне елның иң матур бәйрәме булып тарихка кереп калды. Гөрләде урам Атна буе яуган яңгырдан соң узган шимбәдә иртәдән үк балкып кояш чыгуы кәефләрне күтәреп җибәрде. Ә К. Маркс урамында тезелеп киткән күргәзмәләрне карап йөргәндә дөнья мәшәкатьләре дә онытылды. Авыл һәм шәһәр мәгариф...

    Туган Әгерҗебезнең 75 еллык юбилее һәм Тимерьюлчылар көне елның иң матур бәйрәме булып тарихка кереп калды.

    Гөрләде урам
    Атна буе яуган яңгырдан соң узган шимбәдә иртәдән үк балкып кояш чыгуы кәефләрне күтәреп җибәрде. Ә К. Маркс урамында тезелеп киткән күргәзмәләрне карап йөргәндә дөнья мәшәкатьләре дә онытылды. Авыл һәм шәһәр мәгариф учреждениеләренең, авыл җирлекләренең бай фантазиясенә, осталыгына таң калып йөрдек. Биредә сугыш елларындагы Әгерҗедәге госпитальне дә, элекке замандагы гөрләп торучы Әгерҗе базарын да, төрле әкият персонажларын да, балалар хыялындагы ял паркын да, сугыштан соңгы еллардагы трактор һәм йөк машиналары макетын да күрергә була иде. Район хакимияте каршындагы зур мәйданда аеруча җанлылык. Тимерьюлчылар һәм бу тармак ветераннары тимер юл узелы предприятиеләре әзерләгән зур һәм бай күргәзмәне, алдынгы технологияне кызыксынып карыйлар. Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин һәрберсе турында тәфсилләп аңлатма бирә. Ә бу почмакта марилар кичке уенда гармун уйнап, тыпырдап бииләр, күңел ачалар. Монда исә алтын куллы пенсионерлар һәм мәктәптән тыш эшләр бүлеге каршындагы түгәрәккә йөрүчеләр кул эшләре белән таң калдыралар. Шунда ук теләгән һәркемне теге яки бу эшләнмәне башкару серләренә өйрәтәләр. Нәниләр төрле аттракционнар тирәсендә мәш киләләр.Сәүдә гөрли, тирә-якка тәмле исләр таралган, гаиләләр, дуслар, хезмәттәшләр бергә җыелып сөйләшеп, сыйланып утыралар. Һәркайда бәйрәм рухы, шат йөзләр, үзара котлаулар... Пушкин урамына борылгач, бик күпләрне үзенә тартып тора торган нинди күргәзмә дисәк, район тарихы музее урамга күчкән икән бүген. Күпләр тарихи экспонатларны кызыксынып карыйлар, музей җитәкчеләренә сораулар бирәләр. Район башлыгы Валерий Макаров һәм читтән килгән кунаклар да күргәзмәләрне зур кызыксыну белән карап йөрделәр, бу матурлыкка соклануларын белдерделәр.

    Кояшлы бәйрәм

    Бу көнне шәһәрдәшләр совет чорындагы тагын бер күңелле вакыйганы искә төшерделәр. Бу - хезмәт коллективлары парады. Шәһәребездәге һәр коллективның шарлар, плакатлар тотып шәһәр урамы буйлап үтүе һәм стадионга керүе ничек күңелле!
    Бәйрәм котлаулардан башланды. Әгерҗелеләрне тәбрикләргә ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов, урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин, "Татнефть"нең "Прикамнефть" идарәсе начальнигы Геннадий Шариков, Кече Пурга, Менделеев районнары башлыклары Александр Ерохин, Игорь Привалов һәм башкалар килгәннәр иде. "Татнефть" җитәкчелеге исеменнән котлау җиткергәндә Геннадий Шариков узган ел Әгерҗе районында 275 мең тонна кара алтын табылуы, быел исә бу күрсәткечне тагын бер мең тоннага арттырачаклары турында горурланып сөйләде. Нефтьчеләрнең бүләкләре дә саллы иде. Спорт киемнәре алу өчен 500 мең сум акча һәм районга "Шевроле-Нива" машинасы бүләк итүләрен хәбәр иткәч, стадион көчле алкышларга күмелде.Шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга да, хезмәт алдынгыларына да хөрмәт зурдан булды бәйрәмдә. Матур традиция буенча шәһәребез туган көнендә иң лаеклыларга "Әгерҗенең мактаулы гражданины" исеме бирелә. Быел бу мактаулы исемгә гомере буе җаваплы урыннарда эшләгән хөрмәтле Рәвия Лутошкина һәм 20 елдан артык 184нче СМПны җитәкләгән Роберт Ахунов лаек булдылар. Тантанада җитәкчеләр кулыннан бүләкләр алган алдынгылар исемлеге белән газетаның 2нче битендә таныша аласыз.
    Беренче мизгелләрдән үк кояшлы бәйрәмгә әйләнгән тамашада 300дән артык бала һәм сәхнә осталарының гаҗәеп матур чыгышлары күңелләрне тагын да яктыртты. Туй күлмәге кигән кәләш белән ыспай кияүләрнең туган Әгерҗебезгә тынычлык теләп күккә күгәрченнәр, барлык гаиләләргә мәхәббәт теләп йөрәк формасындагы шарлар очырулары һәркемнең күңел кылларын тибрәткәндер. Туган шәһәребездә татар, рус, удмурт, мари һәм башка милләт халыкларының дус булып яшәвен тасвирлап башкарылган чыгышларны тамаша кылганда да бу бердәмлегебез гомерлек булсын дип теләдек. Стадионда "Әгерҗе, без сине яратабыз! Әгерҗе, син безнең язмышыбыз!" дигән сүзләр яңгыраганда туган шәһәребезгә булган мәхәббәтне сүзләр белән генә аңлатып булмый иде. Яраткан Әгерҗебезгә алдагы юбилейларын тагын да матураеп, чәчәк атып, яшәреп каршы алырга язсын! Ә аның матурлыгы, төзеклеге үзебезнең кулларда, хөрмәтле әгерҗелеләр!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: