Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сиңа тагын килербез, лагерь!

Әгерҗедәге "Спутник" Боз сарае менә инде бишенче ел рәттән спорт сөюче балаларны җәйге каникул көннәрендә спорт-сәламәтләндерү лагерена җыя. Быел да "Сәламәтлек шәһәре" лагеренда 6-11 яшьлек 50 малай һәм кыз рәхәтләнеп ял итте, сәламәтлеген ныгытты. Бу атна - биредә ял итүчеләр өчен инде соңгысы. "Вакытның узганын сизмәдек тә. Һич кенә дә...

Әгерҗедәге "Спутник" Боз сарае менә инде бишенче ел рәттән спорт сөюче балаларны җәйге каникул көннәрендә спорт-сәламәтләндерү лагерена җыя. Быел да "Сәламәтлек шәһәре" лагеренда 6-11 яшьлек 50 малай һәм кыз рәхәтләнеп ял итте, сәламәтлеген ныгытты.
Бу атна - биредә ял итүчеләр өчен инде соңгысы. "Вакытның узганын сизмәдек тә. Һич кенә дә өйгә кайтасыбыз килми. Каникул беткәнче монда гына ял итәр идек", - диләр малайлар-кызлар. Чынлап та, биредә бик күңелле бит, алар - көнозыны дуслар янәшәсендә. Иртәнге сәгать 8дә киләләр һәм кич белән генә кайтып китәләр. Начальник Наталья Мөхәммәтҗанова, тәрбиячеләр Кристина Овчинникова һәм Гөлназ Җиһангәрәева лагерь тормышының һәр сәгатен файдалы һәм кызыклы итү өчен тырышалар. "Лагерь программасын ел саен үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый торган итеп төзибез. Аны төрледән-төрле кызыклы спорт уеннары, конкурслар белән баетабыз. Хәрәкәтле уеннар да, мускулларны ныгыта торганнарын да сайлыйбыз. Ярышларда һәр бала актив катнашсын өчен тырышабыз", - ди Наталья Викторовна. Без барган көнне дә балалар "Смак" кафесында бик тәмле иртәнге аш ашап кайтканнан соң, "Күңелле стартлар" ярышына җыелганнар иде. Һәрберсе бәйгедә катнашу өчен җан атып тора, бар көче белән җиңү өчен тырыша. Әнә, Алексей Казанкин командада бер уенчы җиңгән саен кулларын күтәреп "Афәрин!" дип кычкыра. "Күңелле стартлар" уенын бик яратам. Үзем дә һәрвакыт катнашам. Көчек авылыннан килгән дустым Дәниф өчен дә көч бирәм. Мин бит 3 ел инде хоккей белән шөгыльләнәм. Ә хоккейчы физик яктан чыныккан булырга тиеш", - ди ул.
Лагерьда ял итүчеләрнең иң кечкенәсе - 6 яшьлек Артур Ясәвиев. "Кечкенә дә төш кенә", диләр аның турында тәрбиячеләре. "Лагерьга бик яратып йөрим. Миңа монда бик ошый. Бер ел хоккей белән шөгыльләнгәч, лагерьда танышларым да бар. Зуррак малайлар һәрнәрсәдә ярдәм итәләр. Паша Рябко абыем кебек якын дуска әйләнде", - ди ул. Артурга Ижау зоопаркына сәяхәт, район Мәдәният сараена мультфильмга бару да бик ошаган. "Зоопаркта бүре, соры аю, маймыллар күрдек", - дип хатирәләре белән дә уртаклашты ул. Ә аннан кайткач "Без хайваннар турында нәрсә беләбез?" дигән викторина һәм рәсем конкурсы уздырганнар.
Туган якны өйрәнү һәм локомотив депосы музейларына сәяхәт, футбол, шашка буенча турнирлар, "Хәрби туганлык" оешмасы вәкилләре белән "Зарница" уены, "Безнең шәһәрнең рекордлары" конкурсы, ЮХИДИ хезмәткәрләре уздырган юл хәрәкәте кагыйдәләре бәйгесе дә балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырган. "Ә иң кызыклысы нәрсә?" дип сорагач, балалар беравыздан "Ата-аналар көне"ндә узган "Әти, әни һәм мин" гаилә эстафетасын атадылар. Бу көнне бирегә 30га якын әти-әни килгән. Башта балалар аларга сәхнә осталыкларын күрсәткәннәр. Аннан бергәләп спорт уеннарында көч сынашканнар. Иң актив гаилә дип Эдуард-Шәхсәнәм, Гүзәл Хуҗахмәтовлар табылган.
Балалар өчен биредә көн саен тренировкалар да уздырыла. Чөнки алар - районыбызның өметле яшь спортчылары - хоккейчылар һәм фигуралы шуучылар. Әнә, фигуралы шуу буенча республикада Әгерҗе данын яклаган, призлы урыннары белән сөендергән кызлар бозда шөгыльләнә. Тренерлары Александр Карнизов киләсе уку елында да бу балалар яхшы күрсәткечләргә ирешсеннәр өчен тырыша. Марина Шаһиәхмәтова - бу спорт төрендә биш тапкыр медаль яулап өлгергән иң сәләтле кызларның берсе. "Бик теләп, яратып шөгыльләнәбез. Лагерьда йөргәндә дә тренировкалараның туктатылмавы безнең өчен бик яхшы. Тренерыбыз да менә дигән! Бездән фигуралы шуу осталары ясарга тели", - ди. Ә менә хоккейчылар арасында кызлар да булуы бигрәк гаҗәпләндерде. Лиана Луканина, Тирсә авылында яшәсә дә, бер генә тренировканы да калдырмый. Башта фигуралы шууга йөргән кыз быел кыш көне хоккейга күчкән. "Хоккей егетләр уены булса да миңа бик ошый. Тренерлар Алексей Яковлев һәм Әсхәт Гарифуллин уенның бар нечкәлекләренә өйрәтәләр. Бүгенгә кадәр бер генә тренировканы да калдырганым юк. Телевизордан да үзебезнең "Ак Барс" командасы уеннарын яратып карап барам һәм уенчыларга көч бирәм", - ди ул.
Әлбәттә, Боз сарае директоры Рамил Ясәвиев та балаларның яллары ничек узу белән һәрдаим кызыксынып тора, аларга ярышларда көч-куәт бирә. Уеннар барышында шәфкать туташы Рәзилә Хәмидуллина һәрчак ярдәмгә әзер. Лагерь җитәкчелеге дә, балалар да тәмле ашлар белән сыйлаучы "Смак" кафесы пешекчеләренә рәхмәтле. "Шундый тәмле ашаталар, телне йотарлык", диләр алар. Автобус йөртүчеләр Дамир Садыйков, Альберт Закиров та команда биргәнне көтеп кенә торалар. Балаларны юлларда хәвеф-хәтәрсез йөртү - алар җаваплылыгында.
Алда - Сабантуй һәм лагерьны ябу тантанасы. Балалар бер кочак бүләкләр белән өйгә таралачаклар. Ә соңгы көнне аларның һәрберсенә спорт инвентарьлары бүләк итәчәкләр. Димәк, алар өйдә дә рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнәнеп, киләсе елга бу лагерьга килү теләге белән янарлар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев