Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сыналыр чак

Узган җомгада басуларда комбайннар гөрелтесе ишетелә башлады. Быел районда урак, узган елга караганда, нәкъ бер атнага иртәрәк башланды. "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы филиалларында һәм "Наҗар", "Сарсак-Омга" ширкәтләрендә дә урып-җыю эшләре көннән-көн кызу темп ала. Әнә, III филиалның "Иске Эсләк", "Нарат", "Кадыбаш", "Касай" бүлекчәләрендә урак башланган көннән башлап 18 комбайн көзге арышны...

Узган җомгада басуларда комбайннар гөрелтесе ишетелә башлады. Быел районда урак, узган елга караганда, нәкъ бер атнага иртәрәк башланды.
"Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы филиалларында һәм "Наҗар", "Сарсак-Омга" ширкәтләрендә дә урып-җыю эшләре көннән-көн кызу темп ала. Әнә, III филиалның "Иске Эсләк", "Нарат", "Кадыбаш", "Касай" бүлекчәләрендә урак башланган көннән башлап 18 комбайн көзге арышны ура. Алар арасында агрофирмага быел кайтартылган яңа 15 "Нью-Холланд" комбайны да бар. Арыш җитешкән, башаклары сыгылып тора. Район буенча һәр гектардан 21 центнер уңыш чыга, диләр авыл хуҗалыгы белгечләре.
"Тирсә"дә эш кайный

IV филиалның "Тирсә" бүлекчәсендә дә һава торышы уңай булганда гәрәбәдәй алтын бөртекләрне җыеп калырга ашыгалар авыл хезмәтчәннәре. Әлеге филиалда барлыгы 4500 гектар мәйданга чәчелгән арпа, бодай белән бергә 1500 гектарда арыш җыеп аласы бар. Ә "Тирсә"дәге арыш басуы 200 гектар мәйданны тәшкил итә. Якшәмбе көн кичкә таба 6 "Нью-Холланд" комбайны Мордывый басуында әлеге культураны җыярга керешкәннәр. "Аллага шөкер, быел бездә җил дә вакытында исте, яңгыр да вакытында яуды. Телевизордан җәй буена бер бөртек яңгыр яумаган Саба, Кукмара, Балтач районнарындагы иген басуларын күргәч, тәннәр чемердәп китә. 2010 елдагы корылыкны күрергә язмасын", - ди филиалның баш агрономы Айнур Фәрхетдинов. Әле быел "Ак Барс Холдинг" компаниясе җитәкчелеге үз кулы астындагы агрофирмаларга өстәмә 5 мең тонна арыш хәзерләп, корылык булган районнарга сатарга дигән әмер дә биргән.
Дүшәмбе көнне төшкә тәҗрибәле комбайнчылар Фәнил Нуриев, Илнар Хәмидуллин, Владимир Красильников, Минрахман Гатауллин, Марсель Әхмәдишин, Нияз Хуҗин 170 гектар мәйдандагы арышны суктырганнар иде инде. Ә аның уңышы, чынлап та, сөенерлек. Гектарыннан якынча 21,6 центнер чыга, дымлылыгы - 15 процент. Комбайнчыларның күңелләре күтәренке. "Урып-җыю чорына инде әллә кайчан әзерләнә башладык. Комбайннарыбыз әлеге мөһим чорда сәгать кебек эшләсен өчен күпме тир түктек без! Берүк ватыла гына күрмәсеннәр! - диләр алар. Әнә, Фәнил Нуриев 32 ел инде кыр корабын иярли. "Нива", "Дон" комбайннарында эшләп хезмәт тәҗрибәсе туплаган Фәнилгә 2006 елда "Нью-Холланд" комбайнын ышанып тапшырганнар. "Ярдәмчем Илнар Садыйков белән икенче елын бик килешеп эшлибез. Быел да агрофирма җитәкчелегенең иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга бирелә торган кызыксындыру призын алу өчен тырышабыз. Ә моның өчен җиде кат тиреңне чыгарып, вакыт белән исәпләшми эшләргә кирәк", - ди тәҗрибәле комбайнчы Фәнил Нуриев.
Алексей Красильников та - әтисе Владимирның уң кулы. "Мин икенче ел инде урак өстендә әтием белән кырга чыгам. Узган ел да урып-җыю чорында 40 мең сум хезмәт хакы алдым. Ул акчага компьютер сатып алдык, ә калганына әтиемнекен дә кушып өйгә янкорма салдык. Быел исән-имин эшләргә язсын", - ди олыларча фикер йөртүче Алеша. Алар - иртәнге сәгать 6дан кичке 10га кадәр басуда. "Ярый әле, ашарга туктаган арада бераз ял итеп алырга мөмкинлек бар. Ә ашау ягына килгәндә пешекче кызларга күз тимәсен. Көнгә 3 тапкыр кайнар аш белән сыйлыйлар. Кичен кайтыр алдыннан тагын чәй эчеп алабыз", - диләр комбайнчылар.
Тәҗрибәле шоферлар Фердинанд Әхмәтшин, Алексей Ижболдин, Михаил Данилов, Рамил Ганиев Әгерҗедәге ашлык кабул итү предприятиесенә ашлык ташыйлар. Амбар да ашлыкны кабул итәргә әзер. Биредә әлеге кызу чорда эшләргә мәктәп укучылары да, авыл халкы да җәлеп ителгән. Әле шушы көннәрдә генә орлыкларны чистарту, калибрлау өчен файдалана торган КЗС агрегатын да ремонттан соң эшкә җиккәннәр.
Ягулык-майлау материалларына да кытлык юк. Леонид Ижболдин басу түрендә үк комбайннарны ягулык белән тәэмин итә. Ә чит ил комбайны көйсезләнеп китсә, аны төзәтергә техниканы биш бармагы кебек белүче оста Ирек Закиров бар. Аны юкка гына "ашыгыч ярдәм" димиләр. Бөтен районга берүзе ул, кая чакырсалар, шунда бик тиз арада килеп җитә.
Комбайннар артыннан ук берничә трактор саламны төргәкләп бара. Аны басуда ук эскерт итеп өю эше дә оештырылган.
Сәгать 2гә инде "Тирсә" бүлекчәсе кырларыннан 200 гектар мәйдандагы арыш культуралары җыеп алынып беткән иде. Комбайнчылар Тоба, Биектау, Кодаш басуларына чыгып киттеләр. Ә аннан соң алар язгы культураларны җыюга керешәчәкләр. Ә аларның уңышы тагын да югарырак булыр дип өметләнәләр. "Гектарыннан 30 центнер чыга торган басулар бар", - диләр белгечләр.
Урып-җыю эше белән бергә Тирсәдә терлек азыгы хәзерләү дә дәвам итә. Биредәге 3 мең тонна сыешлы сенаж чокырын 5 көн эчендә тутырырга исәплиләр. Печән хәзерләү планын үтәсәләр дә, бу эшкә нокта куймаганнар. Елга, әрәмә буйларында, чокыр-чакырлы җирләрдәге печәннәрне дә әрәм-шәрәм итми җыялар. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быел да аграрийлар алдына кышлату чорын ел ярымлык азык хәзерләп каршы алу бурычын куйды бит. "Кукуруз да мул уңыш бирер дип уйлыйбыз", - ди Айнур Фәрхетдинов. Тирсәлеләр тагын шуның белән мактана ала. Әлеге филиалда урып-җыю эшләрен 20 августка тәмамларга җыеналар. "Бер ай үтә дә китә ул. Һава торышы уңай булсын да, техникабыз гына сынатмасын", - диләр игенчеләр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев