Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сингапур белгече – Әгерҗедә

Узган атнада Сингапурның Educare компаниясе баш фәнни хезмәткәре Ган Чин Хуат 1нче гимназиядә мәгълүмати-методик үзәк белгечләре өчен имтихан уздырды. Татарстанда белем бирү системасын тагын да камилләштерү максатыннан Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән яңа проект старт алды. Хәзер безнең район укытучылары да әлеге проектта катнашучылар булып торалар. Проект кысаларында мәгълүмати-методик үзәктән...

Узган атнада Сингапурның Educare компаниясе баш фәнни хезмәткәре Ган Чин Хуат 1нче гимназиядә мәгълүмати-методик үзәк белгечләре өчен имтихан уздырды.
Татарстанда белем бирү системасын тагын да камилләштерү максатыннан Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән яңа проект старт алды. Хәзер безнең район укытучылары да әлеге проектта катнашучылар булып торалар.
Проект кысаларында мәгълүмати-методик үзәктән дүрт белгеч "21 гасыр өчен белем бирүне үзгәртеп кору" дигән темага курслар узды. Аларны дөньяның иң яхшы методикаларын үз эченә алган сингапур методикасы нигезендә укытканнар.
Яңа методика укучыларның дәресләрдә төркемнәргә бүленеп эшләвенә тәгаенләнгән. Төркемдә укучыларның барысы да тигез: артта калучылар да, әйдәп баручылар да юк. Болай эшләү баланың сәләтен ачарга ярдәм итә, укучыны уйларга, үз фикерен әйтергә, башкаларны тыңларга өйрәтә.
Укучылар әлеге алымнар арасыннан бездәге укыту системасы өчен яраклыларын сайлап алып, үз дәресләрендә файдалана башлаячаклар. Ә ноябрьдә Ган Чин Хуат каршында педагоглар имтихан тотачак. Ул дәресләрдә булып, укытучыларның яңа алымнарны үз эшләрендә ничек файдалануларына бәя бирәчәк.
- Әлеге методика бик кызыклы, безнең мәктәпләр өчен кулай. Ул дәресләрне оештыруның берничә формасын үз эченә ала. Тик әлеге методиканың белем бирү сыйфатына нинди йогынты ясаячагы турында сөйләргә әле иртәрәк, - ди мәгълүмати-методик үзәк белгече, сингапур методикасы буенча тренер Миләүшә Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев