Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сингапурча укытуга күчү көтә

Мәктәп тәмамлаучылар алган белемнәрен тормышта, көтелмәгән катлаулы хәлләрдә калганда куллана, заманга яраклашып дөрес карарлар кабул итә белмиләр, тәнкыйди фикер йөртә алмыйлар. Шуңа күрә укытучының үзенә дә үзгәрергә, укыту системасын тамырдан үзгәртергә кирәк. Узган атнада Арчада узган республика педсоветында да, кичә районда үткән август киңәшмәсендә дә сүз нигездә әнә шул турыда...

Мәктәп тәмамлаучылар алган белемнәрен тормышта, көтелмәгән катлаулы хәлләрдә калганда куллана, заманга яраклашып дөрес карарлар кабул итә белмиләр, тәнкыйди фикер йөртә алмыйлар. Шуңа күрә укытучының үзенә дә үзгәрергә, укыту системасын тамырдан үзгәртергә кирәк.

Узган атнада Арчада узган республика педсоветында да, кичә районда үткән август киңәшмәсендә дә сүз нигездә әнә шул турыда барды. Бүген Татарстан җитәкчелеге алган белемнәрен тормышта куллана белүче укучылар тәрбияли торган Сингапур белем системасын республикабыз мәктәпләренә кертү буенча эш башлады инде. Өч ел эчендә 30 мең укытучы сингапурча укыту алымнарын үзләштереп, дәресләрен шул юнәлештә үткәрергә тиеш булачак. Бу турыда эшлекле сөйләшүгә керешкәнче мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина узган уку елына тирән анализ ясады, сыйфатлы белем бирүдәге җитди проблемаларга тукталды, районның мәгариф системасын артка сөйрәүче мәктәпләрне тәнкыйть утына да алды. Ә андыйларга үрнәк булырдай, бай тәҗрибәләрен өйрәнердәй мәгариф учреждениеләре байтак бездә. Андый белем йортлары җитәкчеләре киңәшмәдә алдынгы эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Татарстанда елның иң яхшы 100 мәктәбе рәтенә кертелгән, иң яхшы мәгариф учреждениесе район конкурсында җиңү яулаган Кадыбаш мәктәбе директоры Фәния Рәшитова белем бирүнең сыйфатын күтәрү юлында башкарылган эшләре белән җентекләп таныштырды. "Сыйфатлы белем бирүдә укытучының бай иҗат лабораториясе зур роль уйный. Без аны көн саен баетып тору өстендә даими эшлибез. Безнең девиз: "Укучы - мәктәп өчен түгел, мәктәп - укучы өчен". Ирешелгәннәр безнең өчен чик түгел. Без һәр укучыбызны мәктәптән лидерлыкка сәләтле, тормышта югалып калмый торган итеп тәрбияләү юнәлешендә эшләячәкбез", - диде елның иң яхшы директоры исеменә лаек булган Фәния Рәшитова.
"Иң яхшы 100 мәктәп" исемлегенә кергән Исәнбай мәктәбе директоры Ринат Борһаниев та алдынгы эш алымнары белән уртаклашты. Республика бәйгесендә җиңү яулаган 1нче балалар бакчасы мөдире Гөлнара Шурманова Арчада узган педсоветта Президент һәм ТР мәгариф һәм фән министрының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә кирәк дигән сүзләренә сөенүен җиткерде. "Рөстәм Миңнехановның "Бакча сабый өчен әнисенең килгәнен көтеп тора торган урын гына булырга тиеш түгел. Бакча шул ук мәктәп булырга һәм сабый анда мәктәпкәчә белем алырга тиеш. Бакчаларның матди базасын баетачакбыз, алар өчен капиталь ремонт программасы булдырачакбыз", дигән сүзләрен сезгә дә җиткерәм, коллегаларым", - диде.
"Мәктәп дәрестән тыш" проектында катнашып, технология кабинетына җиһазлар алу өчен 500 мең сум грант откан Тирсә мәктәбе директоры Гөлфия Гобәйдуллина да район укучылары өчен судно, авто, авиамоделирование, радиотехника белән шөгыльләнү өчен үзләрендә база мәйданчыгы булачагы турында горурланып сөйләде.
Олы педсоветка Казаннан килгән Мәгарифне үстерү институты ректоры Фәнүзә Тарасова яңа "Мәгариф турында"гы Федераль закон нигезендә булачак үзгәрешләр белән таныштырды. "Яңа технологияләрне укыту процессына кертү буенча укытучыларга методик ярдәмне тагын да көчәйтәчәкбез. Идарәче кадрларны әзерләүгә аеруча җитди әһәмият биреләчәк. Педагоглар һәр өч ел саен квалификацияләрен күтәрәчәкләр. Өч ел дәвамында 30 мең укытучы сингапурча укыту алымнарына өйрәтелеп, алар дәресләрен шул юнәлештә алып барачаклар. Укучыларга техник белемнәрне тагын да тирәтенрәк бирү максатында Татарстанда 2014 ел математика елы дип игълан ителде". Казан кунагы педагогларга әнә шундый яңалыклар җикерде.
Район башлыгы Валерий Макаров яңа уку елы алдыннан укытучыларга иң изге теләкләрен җиткерде. "Сез балаларыбызга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирсен өчен без кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз. Район бюджетының 70 процентка якыны ел саен мәгариф системасына китә. Укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрә торган бәйгеләрне, грантларны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез", - дип ышандырды район җитәкчесе.
Август киңәшмәсе һәрвакыттагыча иң лаеклыларны сәхнә түрендә хөрмәтләү белән төгәлләнә. Бу көнне дә дистәләгән педагоглар җитәкчеләр кулыннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алдылар, талантлы балаларның чыгышларын карап хозурландылар.
... Менә тагын уку елына старт бирүче август киңәшмәсе тарихка кереп калды. Алда сезне мәгариф системасындагы үзгәрешләре белән яңа уку елы көтә. Хәерле сәгатьтә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев