Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Депутат Иж-Бубый мәктәбендә Парламент дәресендә катнашты

    Татарстанда традицион Парламент дәресләре старт алды. Безнең районда ул Иж-Бубый мәктәбендә ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашында үтте. - Бүгенге Парламент дәресе аеруча үзенчәлекле. Ул унынчы тапкыр уза һәм Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышлана, - дип таныштырды укучыларны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлназ Гыйнатуллина. "Без нинди дәүләттә яшибез?...

    Татарстанда традицион Парламент дәресләре старт алды. Безнең районда ул Иж-Бубый мәктәбендә ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашында үтте.

    - Бүгенге Парламент дәресе аеруча үзенчәлекле. Ул унынчы тапкыр уза һәм Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышлана, - дип таныштырды укучыларны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлназ Гыйнатуллина.

    "Без нинди дәүләттә яшибез? Федерация сүзе нәрсәне аңлата? Аңа нинди билгеләр хас? Ә Конституция ул нәрсә?" Җанлы әңгәмә барышында укучылар шушы сорауларга җаваплар бирделәр. ТР Конституциясен кабул итү, аның үзенчәлекләре хакындагы видеоролик та күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итте.

    - Без барыбыз да Россия, шул ук вакытта Татарстан Республикасы гражданнары булып саналабыз. Татарстан ул - Россия субъекты. Россиянең дә, Татарстанның да үз Конституцияләре бар, - дип дәвам итте мөгаллимә.

    - Конституция - ул безнең төп документ. Анда хокукларыбыз, бурычларыбыз, ирегебез чагылыш тапкан. Үзеңне борчыган күп кенә сорауларга җавапны нәкъ менә Конституциядән табарга була. Үзен хөрмәт иткән, шушы бөек илнең гражданы дип исәпләгән һәркем әлеге мөһим документ белән таныш булырга тиеш, - диде Альберт Хәбибуллин. - Беренче Конституция 1926 елда эшләнә. 1937, 1978 елларда үзгәртелә. 1990 елда Дәүләт Суверенитеты турында декларация, 1992 елның 6 ноябрендә яңа Конституция кабул ителде. Әлеге Конституцияне кабул иткәнче, халык фикерен ачыклауга тәгаенләнгән референдум уздырылды, - дип таныштырды халык илчесе.

    - Альберт Галимҗанович Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетын җитәкли. Җирле үзидарәгә кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертүдә әлеге комитетның роле бик зур, - дип дәвам итте район башлыгы Валерий Макаров. - Бик тиздән, 19 ноябрьдә, үзара салым җыюга кагылышлы референдум узачак. Аны уздыруның максаты ачык: җыелган үзара салым акчаларына дәүләт акчаларын да өстәп, халыкның көнкүреш шартларын тагын да яхшырту. Мин ышанам: әлеге комитет ярдәме белән киләчәктә үзара салым җыю системасы тагын да камилләшер әле.

    Соңыннан укучылар депутатка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Дәүләт Советы утырышларында нинди проектлар карала? Сез үзегез нинди закон проектын гамәлгә кертер идегез? Шушы һәм башка сорауларга укучылар төгәл һәм нигезле җаваплар алдылар.

    - Белем алуга хокук та Конституция тарафыннан ныгытылган. Бу гамәлдә төп ярдәмчеләрегез - мәктәп һәм укытучылар. Без сезнең лаеклы белем алып, туган илебез өчен файдалы гражданнар булып үсеп җитүегезне телибез, - дигән теләкләрен җиткерделәр укучыларга Альберт Хәбибуллин һәм Валерий Макаров.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Автор фотосы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: