Депутатка кандидатлардан документлар кабул ителә
Бермандатлы сайлау округлары саны үзгәрде
2020 елның 13 сентябрендә Әгерҗе муниципаль районының дүртенче чакырылыш вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау уза.
Депутатлыкка кандидатлар күрсәтү вакыты – 22 июльнән 23 июль0гә кадәр. Сайлау комиссиясенә тапшырыла торган документлар исемлеге һәм формалары Әгерҗе районының http://agryz.tatarstan.ru рәсми сайтында урнаштырылган. Шунда ук бермандатлы сайлау округлары чикләре белән дә танышырга мөмкин.
Белешмә өчен: “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге һәм Кичкетаң авыл җирлеге Уставларына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бермандатлы сайлау округлары саны үзгәрде: шәһәрдә 15 урынына – 16, Кичкетаң авыл җирлегендә 10 урынына – 7.
Документлар территориаль сайлау комиссиясендә эш көннәрендә – 8-17 (төшке аш – 12-13 сәгатьләрдә), шимбә төшке ашсыз 8-13 сәгатьләрдә кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 22955, 21561.
Территориаль сайлау комиссиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев