Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Депутатлар җитәкче сайладылар

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев Казанга башка эшкә күчерелгәннән соң бу урын буш калган иде. Узган атнада район Советы XVIII сессиясендә депутатлар Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләделәр. 15 августта район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителгән иде. Конкурс комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук...

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев Казанга башка эшкә күчерелгәннән соң бу урын буш калган иде. Узган атнада район Советы XVIII сессиясендә депутатлар Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләделәр.
15 августта район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителгән иде. Конкурс комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук саклау комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногоманов әлеге конкурста катнашырга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Валерий Макаров һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Шәриповтан гаризалар керүен хәбәр итте.
Кандидатлар депутатларны үзләренең программалары белән таныштырдылар. Валерий Макаров халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, уңайлы шартлар тудыру, шәһәрне һәм авылларны төзекләндерү, торак-коммуналь системасындагы проблемаларны хәл итүне төп бурычы итеп куячагын әйтте. Икенче кандидат Рөстәм Шәрипов Әгерҗе районын социаль- икътисади яктан үстерү өчен аның соңгы 5 елдагы күрсәткечләрен башка алдынгы районнар күрсәткечләре белән чагыштырып, тирән анализ ясап, алдагы 5 елга районны үстерү программасын төзергә кирәклегенә басым ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кандидатларның чыгышларын тыңлаганнан соң депутатлар бертавыштан Валерий Макаровны башкарма комитет җитәкчесе итеп сайладылар. Сессиядә катнашучы ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, Валерий Владимировичны бу җаваплы вазифага билгеләнүе белән тәбрикләп, аңа депутатлар, җитәкчеләр белән берлектә халык ышанычын аклау өчен зур хезмәт куярга кирәклеген, моның өчен аның идарә итү һәм хуҗалык эшләре буенча бай тәҗрибәсе дә, белеме дә җитәрлек булуын белдерде. Валерий Макаров депутатларга ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтте. "Без бердәм булып бер максатка эшләгәндә генә районның социаль-икътисади үсешенә ирешә алырбыз", - диде ул.
Сессиянең икенче көн тәртибендәге Әгерҗе районында терроризмны һәм экстремизмны кисәтү буенча муниципаль программага үзгәрешләр кертү турында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов сөйләде. "Безнең районда 40 төрле милләт халкы дус яши. 26 мөселман оешмасы, православие чиркәве, башка диндәге "Дело веры" һәм Еванглия христианнары чиркәве эшли. Дини берләшмәләр барысы да теркәлгән һәм закон кысаларында эш итәләр", - диде Ришат Тимерович. Әмма соңгы вакытларда Татарстанда булган канлы вакыйгалар һәркемне сак булырга чакыра. Бигрәк тә мөселманнарның традицион һәм традицион булмаган ислам төркемнәренә бүленүе борчуга сала. Районда дини һәм җәмәгать оешмалары эшен даими контрольдә тоту һәм аларга ярдәм итү өчен район башлыгы каршында совет төзелде. "Мөселман дөньясында катлаулы хәлләр килеп чыккан заманда барлык дини оешмаларга халык арасында агарту эшләре алып барырга кирәк. Бигрәк тә яшьләр белән эшләүгә игътибарны арттырып, яшьләр оешмаларының эшен җанландыру буенча конкрет чаралар күрү күздә тотыла. Район территориясендә террорчылык һәм экстремизмны кисәтү буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән программада да җитди бурычлар куела. Дин дәүләттән аерылган, әмма ул җәмгыятьтән аерылмаганлыгын истә тотып эшләргә тиеш без", - диде Р. Нурисламов.
Аның чыгышы буенча фикер алышуларда район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Якупов, эчке эшләр бүлеге начальнигы Азат Мусин, мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Николаева катнаштылар.
Сессиядә Әгерҗе районы казнасы һәм Әгерҗе районы мөлкәтендә булган милекне бушлай файдалануга бирү турындагы Положение турында мөлкәт һәм җир мәсьәләләре буенча палата начальнигы Флүр Нәбиев чыгыш ясады. Коррупциягә каршы муниципаль программага үзгәрешләр кертү турында район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы комиссия рәисе урынбасары Заһир Абдуллин сөйләде.
Сессиядә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова "Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен оештыру турында"гы район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында чыгыш ясады.
Депутатлар сессиядә тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча карарлар кабул иттеләр. Сессияне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов алып барды.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев