Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Депутатның Әгерҗегә тәүге сәфәре

1 декабрьдә "Бердәм Россия" партиясенең туган көне иде. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советы депутатлары шәһәр-районнарга чыгып, халыкны кабул иттеләр, төрле чараларда катнаштылар. Бу көнне Әгерҗегә "Бердәм Россия" исемлеге буенча сайланган депутат, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт ХӘБИБУЛЛИН килде. Дәүләт Советы депутаты итеп сайланганнан соң бу аның Әгерҗегә...

1 декабрьдә "Бердәм Россия" партиясенең туган көне иде. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советы депутатлары шәһәр-районнарга чыгып, халыкны кабул иттеләр, төрле чараларда катнаштылар.

Бу көнне Әгерҗегә "Бердәм Россия" исемлеге буенча сайланган депутат, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт ХӘБИБУЛЛИН килде.

Дәүләт Советы депутаты итеп сайланганнан соң бу аның Әгерҗегә беренче эшлекле сәфәре иде. Ул башта 3нче шәһәр мәктәбендә парламент дәресе уздырды. Ә төштән соң Альберт Галимҗанович "Бердәм Россия" партиясенең Әгерҗе җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре Валерий Макаров белән берлектә гражданнарны кабул итте. Депутат иң элек 92 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Фоат ага Шәриповны игьтибар белән тыңлады. Тугыз дистәсен тутырган ветеранның әле дә хәрәкәттә, актив булуына соклануын белдерде. Фоат ага дәвалану өчен Казанга госпитальгә җибәрүләрен үтенде.
- Әгерҗе районында яшәүче сугыш ветераннарына Чаллыдагы госпиталь хезмәт күрсәтә. Без Фоат аганы әлеге госпитальгә дәвалануга җибәрүне тиз арада хәл итәрбез, - диде поликлиника буенча баш табиб урынбасары Людмила Дереева.
Дәүләт Советы депутатының ярдәменә өмет итеп Иж-Бубыйдан музей җитәкчесе Раиф Гәрәев белән 100 елдан артык бай тарихы булган борынгы мәчет бинасын торгызу артыннан йөрүче авыл аксакалы Җәүдәт ага Хәлиуллин килгәннәр иде. Альберт Хәбибуллин тарихи музейны һәм мәчетне төзекләндерү эшенең барышы белән кызыксынды, бу мөһим эшләрне төгәлләү өчен матди ярдәм сорап Татарстан Президентына хат юлларга кирәклегенә басым ясады, үзенең дә Мәдәният министрлыгы белән бу турыда сөйләшү алып барачагын белдерде. Бубыйлылар депутатка тарихи авылларына, Иҗ-Бубый мәдрәсәсенә багышланган китап бүләк иттеләр.
Шәһәребезнең Маяковский урамындагы 6нчы йортта яшәүчеләр депутатка йортларында вентиляция системасы булмау сәбәпле дымлылыкның көчле, начар ис булуыннан зарландылар. Район җитәкчесе 2015 елда бу йорттагы фатирларга ике контурлы казаннар урнаштырылачагын, шул чагында вентиляция системасы да ясалачагына ышандырды.
Депутатларга, гадәттә, торак шартларын яхшыртуда ярдәм сорап киләләр. Бу көнне дә Түбән Камада хезмәт вазифасын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәренең Әгерҗедә яшәүче әтисе ун елдан артык инде фатир алу өчен чиратта торуыннан, М.Җәлил урамыннан ялгыз ханым Пугачеводагы шартлаулар вакытында йорты зур зыян күрүгә карамастан дәүләттән бернинди ярдәм булмавыннан зарланып килделәр. Депутатның бу катлаулы мәсьәләләрне шунда ук хәл итәргә тылсымлы таягы юк, әлбәттә. Альберт Хәбибуллин бу проблемаларны район җитәкчелеге белән берлектә хәл итү юлларын эзләячәкләре турында әйтте.
Газета укучыбызга шунысы да мәгълүм булсын: биш ел буе районга килеп әгерҗелеләрне Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов ай саен диярлек кабул иткән иде. Алдагы елларда Альберт Хәбибуллин да Әгерҗе районы халкы белән ешрак очрашып, аларның проблемаларын хәл итүдә ярдәм кулы сузарга тырышачагын белдерде.

БЕЛЕШМӘ:
Альберт Галимҗан улы ХӘБИБУЛЛИН 1958 елда Баулыда туган. Казан инженер-төзелеш институтын, соңыннан Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Моңа кадәр Баулы районы башлыгы булып эшләгән. Озак елларга сузылган намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" исеменә лаек булган, "Намуслы хезмәт өчен", "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев