Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Девәтернә мәктәбе яңа уку елын яңарып каршы ала

- Мәктәбебез 1989 елда гына төзелгән булса да, язлы-көзле түбәдән су агуына эчебез бик поша иде. Спортзал, коридорлар, сыйныф бүлмәләрендә урамдагы кебек яңгыр ява иде, - дип сөйли Девәтернә мәктәбе директоры Айнур Габбасов. ТҮБӘДӘН БАШЛАНГАН ЭШ Хәзер инде алар өчен көчле яңгырлар да куркыныч түгел. Түбә алыштырылгач җиңел сулап куйган...

- Мәктәбебез 1989 елда гына төзелгән булса да, язлы-көзле түбәдән су агуына эчебез бик поша иде. Спортзал, коридорлар, сыйныф бүлмәләрендә урамдагы кебек яңгыр ява иде, - дип сөйли Девәтернә мәктәбе директоры Айнур Габбасов.

ТҮБӘДӘН БАШЛАНГАН ЭШ

Хәзер инде алар өчен көчле яңгырлар да куркыныч түгел. Түбә алыштырылгач җиңел сулап куйган булсалар, "мәктәпнең эчен һәм тышын төзекләндерәбез дигәч янә сөенечтән нишләргә белмәдек", диләр укытучылар.

Узган елның июлендә район башлыгы Валерий Макаров һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина Президентыбыз Рөстәм Миңнехановтан Девәтернә мәктәбенең түбәсен ябу өчен акча сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Президентыбыз үтенечне кире какмады, тиз көннәрдә төзекләндерү эшләренә дип 13 миллион 400 мең сум акча күчерелде.

- Али Ибраһимов җитәкчелегендә төзүчеләр түбәне тиз арада яптылар. Ул эшкә икенчеләре ялганып китте. Шулай итеп мәктәбебездә өр-яңадан ремонт эше башланды, - дип искә ала бер ел элек булган вакыйгаларны Айнур әфәнде.

МАЙ ЧҮЛМӘГЕ ТЫШЫННАН БИЛГЕЛЕ

Персик төсенә буялган мәктәп ерактан ук балкып тора хәзер. Тәрәзәләр пластик, ишекләр дә заманчага алыштырылган. Керү юлында кызу эш кайнаса да, тиз көннәрдә аны төгәлләп төзекләндерү эшенә нокта куярга җыеналар.

- Менә монда тәрәзәләрне алыштырасы гына калып бара, - дип күрсәтә Айнур Габбасов. - Аннан соң янәдән бөтен җирне энә күзеннән уздырып эшләнеп бетмәгән урыннарны төзәтәсе генә кала.

Мәктәпнең фойесыннан ук матурлыкка хәйран каласың. Ачык төсләргә буялган стеналар, агартылган түшәм барысы да искиткеч матур. Ике катта да стеналарны буяу эшен төгәлләгәннәр инде. Ашханәдә эшләүчеләр дә биредә төзекләндерү эшләре башкарылуына сөенүләрен яшермиләр. Идәнгә кафель җәйгәннәр, кулъюгычлар, канализация алыштырылган.

Әнә, узган ел кышкы каникул вакытында төзүчеләр җылылык системасын тулысы белән алыштырган булганнар. Аннан соң форточкалар ябылып тормады, бик җылы булды, диләр. 29 ел элек төзелгән мәктәпнең электр хуҗалыгы да тузган булган. Хәзер анысы да куркыныч түгел, барысы да яңага алыштырылган.

Волейбол, баскетбол, җиңел аэробика белән шөгыльләнергә яратучы Девәтернә мәктәбе укучылары бигрәк тә спортзалга ремонт ясалуга шат. Идәне алыштырылган, түшәме ясалган, стеналары буялган спортзалдан чыгасы да килми хәзер. Гомумән, мәктәпнең эчке, тышкы ягына сыйфатлы ремонт ясалган.

- Мәктәбебездә мондый зур төзекләндерү эшләре башкарылыр дип ышанмаган идек. Өметсез шайтан гына диләрме әле. Менә яңа уку елын коллективыбыз, укучылар, әти-әниләр белән бергә сөенеп каршы алачакбыз. Балаларга мондый бөтен шартлар тудырылган мәктәптә начар билгеләргә уку оят булачак, - ди директор урынбасары Гөлия Шәрипова.

БАР КЕШЕГӘ ДӘ ЭШ ҖИТӘРЛЕК

Ремонт вакытында әти-әниләрнең ярдәмен күп тойдык дип аларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерә мәктәп җитәкчелеге.

Чынлап та, күмәк көч тау күчерә, диләр бит. Әти-әниләргә кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә каршы килмичә бердәм булып килеп җиткәннәр. Әнә, Илһам Шакиров, Илһам Шәрипов, Айрат Рамазанов һәрвакыт тракторлар белән ярдәм иткәннәр.

- Чүп түгүме, әйбер ташырга кирәкме, әтиләр уң кулыбыз булды, - ди Айнур.

Ә әниләрне җыештыру эшләренә тартканнар.

- Әле бит төзекләндерү эшләре генә түгел, җәен өч гектар бакча да карыйсы бар. Быел ял итүләр бик эләкмәсә дә беркемнән дә зарлану сүзен ишетмәдек. Үзебез өчен дип тырышабыз, - ди Гөлия ханым.

КАБИНЕТЛАР ДА ҮГИ ТҮГЕЛ

Бу көннәрдә кабинетларда да кызу эш кайный. Бөтен җирдә матурлык тудырылгач ничек инде кабинетларны ремонтламыйсың ди?! Анысын укытучылар, әти-әниләр бергәләп башкаралар. Август ахырында "Җитәкче көне"ндә районыбызның барлык мәктәп директорларын Девәтернә мәктәбе җыячак. Аңа кадәр кабинетлар да төзекләндерелеп бетәчәк дип ышандыралар. Ә 1 сентябрьдә 42 бала белем алырга бирегә килә. Шуларның җидесе - тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр.

- Мәктәбебез бүген икенче яшьлеген кичерә икән, без моның өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, үзебезнең җитәкчебез Вәсилә Сафиуллина, авыл башлыгы Фәнис Йосыпов һәм төзүчеләргә рәхмәтле, - ди Айнур Габбасов.

Белешмә:

Капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә кергәннән бирле районда 17 мәктәптә, Бима мәктәбе спорт залында ремонт эшләре башкарылды.

Районда 30 ел элек һәм аннан алдарак төзелгән мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү төгәлләнде.

Республика программасы буенча Красный бор балалар бакчасында капиталь ремонт бара.

Быел Девәтернә, Бима, Иж-Бубый мәктәпләре төзекләндерелә. Республика программасы буенча Көчек мәктәбе спорт залында ремонт уза.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев