Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Дәүләт Советы Рәисе Әгерҗегә килде

25 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән килде. Иң элек ул Пугачеводагы шартлаулар нәтиҗәсендә авария хәленә килгән баракларда яшәүчеләр өчен дәүләт сертификатлары буенча төзелә торган өч катлы 13 йорт төзелеш объектларын карады. Фәрит Мөхәммәтшин төзелеш эшләренең барышыннан канәгать калуын белдерде. Аннан соң ул шәһәребезнең...


25 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән килде.

Иң элек ул Пугачеводагы шартлаулар нәтиҗәсендә авария хәленә килгән баракларда яшәүчеләр өчен дәүләт сертификатлары буенча төзелә торган өч катлы 13 йорт төзелеш объектларын карады. Фәрит Мөхәммәтшин төзелеш эшләренең барышыннан канәгать калуын белдерде.
Аннан соң ул шәһәребезнең Гагарин урамындагы элекке "Авангард" кинотеатрын үзгәртеп корганнан соң "Авангард" Яшьләр үзәген ачу тантанасында катнашты.
- Ничә еллар буш торганнан соң ачылган бу бина Әгерҗе яшүсмерләренең, яшьләренең иң яратып йөри торган урынына әйләнсен. "Авангард" иртәдән кичкә кадәр гөрләп торсын, - дигән теләкләрен җиткерде Парламент Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин бу көнне Әгерҗе муниципаль районы Советының 31нче сессиясе эшендә катнашты. Сессиядә район башлыгы Валерий Макаров районның 2013 елдагы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады. 2014 елга бурычлар билгеләде.
Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗедә соңгы елларда булган уңай үзәгрешләргә, бигрәк тә баракларда яшәүчеләр өчен күп йортлар төзелүенә сөенүен белдерде.
- Тимерьюлчылар яши торган Әгерҗедә тузган баракларны җир йөзеннән себереп түгәргә күптән вакыт инде. Берничә ел эчендә бу бараклар урынында матур йортлар калкып чыгачагына ышанам, - диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе авыл башлыкларын халыкны Дәүләт программаларында актив катнашырга чакырырга өндәде.
- Сыерсыз авыл беткән авыл инде ул. Хөкүмәт сыер асраучыларга ел саен бераз гына булса да ярдәм итеп торганда авыл кешесе сыерын бетермәсен өчен авыл башлыгы зур эш алып барырга тиеш. Дәүләт программаларын актив халыкка җентекләп аңлатканда зур эшләргә тотынырдай кешеләрне һәр авылда табарга була, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Соңыннан Дәүләт советы Рәисе бер төркем хезмәт алдынгыларына Дәүләт бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев