Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Дөнья иңли Сабантуйлар

Мең еллык бай тарихы булган, татарлар гына түгел, башка милләт халкы да сагынып көтеп алып бәйрәм итә торган Сабан туе безнең якларга да килеп җитте. Бу шимбәдә - авылларда, ә якшәмбе көн, 9 июньдә, Әгерҗедә район Сабан туе гөрләячәк. Күңел кая ашкына? Әлбәттә, Сабан туена! Гасырлардан гасырларга күчеп килгән Сабан...

Мең еллык бай тарихы булган, татарлар гына түгел, башка милләт халкы да сагынып көтеп алып бәйрәм итә торган Сабан туе безнең якларга да килеп җитте. Бу шимбәдә - авылларда, ә якшәмбе көн, 9 июньдә, Әгерҗедә район Сабан туе гөрләячәк.

Күңел кая ашкына?
Әлбәттә, Сабан туена! Гасырлардан гасырларга күчеп килгән Сабан туе нәкъ менә халыкчан бәйрәм булуы белән якын безгә. Июнь ае җитте исә, кемнең генә күңеле туган авылындагы, туган шәһәрендәге Сабан туена ашкынмый икән?! Яшел аландагы мәйданда туганнар, ничә еллар күрешмәгән дуслар, сабакташлар белән очрашып, дөнья мәшәкатьләрен онытып күңел ачуларга ни җитә?! Әнә, җыр-биюдә, төрле ярышларда малайларның да, бабайларның да рәхәтләнеп катнашуы гына да ни тора! Телисең икән, бүрәнә өстендә капчык белән бәргәләш, капчык киеп йөгер, авызга кабылган кашыкка йомырка салып узыш, таяк тартыш, күзеңне бәйләп чүлмәк ват, багана башына үрмәләп менеп кара. Сабан туенда бернинди гаеп итеш тә юк. Иң мөһиме, эчеп-исереп тәртип бозма да, башкаларның тынычлыгын алма.

Район Сабан туена рәхим итегез!
Бу якшәмбедә барлык райондашларыбызны, кайткан кунакларны әнә шулай бергәләп күңел ачарга район Сабан туена - Әгерҗе ипподромына чакырабыз.
Һәр елдагыча Сабан туе сәгать 10да ат чабышы белән башлана. Быелгы чабышта чита токымлы, токымсыз һәм "Ак Барс" холдингы компаниясенең гарәп чабышкылары да катнашачак. Ат чабышын карарга яратучылар өчен бик кызык булыр быелгы чабышлар, килми калмагыз!
Сабан туен ачу тантанасы сәгать 11дә башлана. Мәйдан уртасында кыр батырларын хөрмәтләү районыбыз үзешчәннәре һәм Чаллыдан танылган җырчы Виталий Агаповның җыр театры чыгышлары белән үрелеп барылачак. Шул ук вакытта төрле уеннар, спорт ярышлары да башланып китә. Сабан туеның йөзек кашы булган татарча көрәш малайларның бил алышуы белән старт алачак. Җиңел атлетика, волейбол ярышлары шәһәр предприятиеләре арасында Спартакиада кысаларында үткәреләчәк. Быел багана башына менеп җитеп, иң җитез берничә ир-егеткә бүләк алу мөмкинлеге бирелә. Ә бүләкләр мулдан булачак.
Балалар өчен аерым сәхнә оештырыла. Биредә һәр бала үзенең җыр-биюдә, шигырь сөйләүдә осталыгын, ярышларда җитезлеген күрсәтә ала. Нәниләр өчен төрле аттракционнар да эшләячәк.
Мәйданда күпсанлы сәүдә нокталары сезгә иң тәмле ризыкларын тәкъдим итәчәк.
Сабан туена район Мәдәният сарае яныннан иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр маршрут автобусы йөри. Теләсәгез, такси хезмәтенә дә мөрәҗәгать итә аласыз.
Көндез әнә шулай бергәләшеп күңел ачып кайтуга сезне өйләрегездә әни-әбиләрегез, хатыннарыгыз пешергән хуш исле Сабан туе бәлеше һәм башка тәм-томнар көтә. Түгәрәк табын артында сыйланып, бераз ял итеп алгач, сезне кичке сәгать 9га район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга бәйрәм дискотекасына чакырабыз.
Сабан туйлары белән сезне, хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Бәйрәмнәребез күңелле һәм хәвеф-хәтәрсез узсын!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев