Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Дөнья матур, яшәү ямьле Сабантуйлар булганда

Гасырлардан-гасырларга килүче, безне милләт буларак саклап калган, дөньяга таныткан милли бәйрәмебез Сабантуйны кем генә сагынып көтеп алмый икән?! Ул - көнне-төнгә ялгап, тир түгеп, басу-кырларда, фермаларда эшләүче авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, данлау да, туганнар, дуслар, сыйныфташлар белән очрашу, яшь парларны кавыштыру урыны да, бәйгеләрдә иң-иңнәрне барлый торган иң күңелле, мавыктыргыч бәйрәмебез!...

Гасырлардан-гасырларга килүче, безне милләт буларак саклап калган, дөньяга таныткан милли бәйрәмебез Сабантуйны кем генә сагынып көтеп алмый икән?! Ул - көнне-төнгә ялгап, тир түгеп, басу-кырларда, фермаларда эшләүче авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, данлау да, туганнар, дуслар, сыйныфташлар белән очрашу, яшь парларны кавыштыру урыны да, бәйгеләрдә иң-иңнәрне барлый торган иң күңелле, мавыктыргыч бәйрәмебез! Бары Сабантуй гына җанны кинәндерә, күңелләргә шатлык-сөенеч бирә, милли традицияләрне буыннан-буынга тапшыра. Узган Сабантуйлар хатирәсе, яңа Сабан туен көтеп алу хисләре күңелләребездә гомер буе тылсымлы бер көч булып яши.
Узган ел Әгерҗе Сабан туенда көне буе яңгыр явып, бәйрәм ямен җибәргәнлектән, быел халык аны аеруча сагынып көтеп алды. 10-11 июньдә авылларда милли бәйрәмнәребез гөрләп узды. Ә 12 июнь - Россия көнендә Әгерҗедә район Сабан туе иртәдән кичкә кадәр олысын-кечесен мәйданга дәште. Кояш та быел нурларын мул сипте, күк йөзе иртәдән чалт аяз, һава эссе иде.

Сабантуй бизәкләре
Бәйрәмчә бик матур бизәлгән мәйданга керүчеләрне иң беренче бөек шагыйребез Г.Тукайның Шүрәлесе, Су анасы һәм башка әкият геройлары каршы алды. Аннан бер-бер артлы мари, удмурт, татар, рус йортлары теләгән һәркемне үзенә чәйгә дәште. Әнә, Исәнбай, Девәтернә, Кадыбаш авыл җирлекләре ничек матур итеп татар авылын сурәтләгәннәр! Шүрәлесе, дә, балыклы күле дә, элеккечә бизәлгән матур өе дә, чәй табыны да бар иде биредә. Килгән кунакларны милли ризык - чәк-чәк белән елмаеп каршы алдылар, беркемне дә чәй эчерми җибәрмәделәр. Һәр өйдә кунакчыллык хөкем сөрә, милли ризыклар әзерләнгән, уен-көлке, җыр-бию тынып тормый. "Үзебезнең авылда Сабан туен истә калырлык итеп уздырдык. Ә минем өчен бүген икеләтә бәйрәм. Сабан туе белән бергә дуслар янәшәсендә туган көнемне дә билгеләп үтәм", - диде Девәтернә Мәдәният йорты директоры Фәнис Арсланов. Ул кунакларны дәртле җырлары белән дә сөендерде. Мари, удмурт, руслар да өстәл тулы мул ризыклар белән райондашларны сыйладылар, рәхәтләнеп кунак иттеләр.

Мәйданның иң түрендә -
Җилдән җитез юртаклар

Борынгыдан килгән йола буенча Сабантуй быел да атлар чабышыннан башланды. Башка еллардагы кебек бик тә дулкынландыргыч, дәртләндергеч мизгелләргә бай булды бу ярыш. Иртәнге сәгатьләрдә үк халыкның махсус әлеге ярышны карарга килүе - үзе зур сөенеч. Әнә, 82 яшьлек Госман абый Муллануров Яңа Бәзәкәдән үк елның-елында ат чабышын күзәтергә килә икән. Быел да ул - биредә. "Сабантуйны түземсезлек белән көтеп алам. Әмма иң яраткан бәйге - ат чабышы. Карагыз инде, баскан урыннарында биеп кенә торалар бит чабышкылар. Мин бигрәк тә ат спорты мәктәбе тренеры Фәнил Латыйпов чабышкыларына көч бирәм. Яңавылдан Мөсәвир Гыйззәтуллинның да аты бүген чабачак. Әлбәттә, үзебезнең атның беренче килүен телим", - диде ул. Яшь вакытта Госман абыйга йөгерүдә тиңнәр булмаган. "Әгерҗе, Кырынды, Көчек, Яңавыл, Салагыш сабан туйларында алган бүләкләрне әле дә кадерле истәлек итеп саклыйм. Гомумән, милли бәйрәмебезне олы кунак көткән кебек көтеп алам. Рәхәтләнеп яшьлекне искә төшереп, ял итеп, күңел ачып кайтам", - ди ул.
Һәр елдагыча, ат чабышы 3 төркемдә - токымсыз, ярымтокымлы, чиста токымлылар арасында булды. Иң беренче токымсыз атлар 2,5 километрга узыштылар. Беренчелекне Яңавылдан Абрек кушаматлы аты белән Марсель Садыйков яулады. IIдә - Мукшур егете Айдар Гыйззәтуллин (Русалка), IIIдә - Күләгәштән Владимир Субаев (Золушка). Атларның барысы да "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасыныкы иде. Шунысы куандыра, атлар чабыш юлына чыгуга халык дәррәү кул чапты, сызгыру, көч бирүләр башланды. Ә атлар бик сизгер, диләр. Теләктәшлек белдергәнне аңлап, һәрберсе финиш сызыгына беренче булып килергә омтылды.
Ярымтокымлылар арасында эшмәкәр Җ.Гөлданаевның Бумерангы беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Җайдагы - Константин Хохряков, II дә Рапира кушаматлы аты белән Руслан Камалетдинов. 1,5 яшьлек Барс та бу көнне сынатмады. Ул - III урында. Җайдагы - Сабина Глазырина ("Тепловые сети"). 28 яшьлек Сюрприз, кызганычка каршы, бер әйләнеш ясаганнан соң, дистанциядән чыкты. Һәм ул иң соңгы урынны алды.
Чиста токымлы атлар узышканны карау аеруча күңелле булды. Җилдән җитез җилдереп чапканда очкын чәчрәттеләр алар. Узган ел беренчелекне яулаган Виктор Вотяков, быел да Лоугрины (район башлыгы) белән көндәшләрен артта калдырып, финиш сызыгына беренче булып килеп җитте. Святозарны иярләгән Раушан Нуриев ("Тепловые сети") - II, үзенең шәхси аты Ладиз белән Рамил Бикмөхәммәтов - III урында. Катнашучыларның һәрберсенә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә беренче урынны яулаган Виктор Вотяков чиста токымлы айгыр белән бүләкләнде.

Бәйрәм яме - кунак белән
"Башкарган эш-гамәлләребезнең уңышларына сөенеп Сабантуйны бәйрәм итәбез. Ә элек-электән милли бәйрәмебезне уздырганда мәйдан түрендә игенче хөрмәтләнгән. Бу матур традиция бүгенгәчә саклана. Без авыл хезмәтчәннәре алдында баш иеп, аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәбез. Соңгы елларда районыбызның үсүендә аларның хезмәте әйтеп бетергесез зур. "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы карамагындагы бүлекчәләрнең, гаилә фермаларының, "Наҗар" һәм "Сарсак-Омга" ширкәте хезмәтчәннәренең уңышлары, чынлап та, сөенерлек. Бәйрәмебез котлы булсын, Сабантуйның матур йолалары буыннардан-буыннарга тапшырылсын, сәламәт булып, киләсе елда да милли бәйрәмебезне бергәләп каршы алырга язсын!" - дип сәламләде халыкны район башлыгы Фәрит Габбасов.
Елның-елында шәһәребез Сабан туе башкалабыз Казаннан, ут күршеләребез Удмуртиядән олы кунаклар кабул итә. Быел да Әгерҗебезне яратып, хөрмәт итеп килгән дәрәҗәле кунаклар шактый иде. ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Ак Барс" Холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры урынбасары Илгизәр Гыйльфанов, Кече Пурга районы башлыгы Александр Ерохин, якташыбыз - ТРның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Удмуртиянең татар автономиясе рәисе урынбасары Марат Хәмидуллин һәм милли сәясәт министрлыгының әйдәп баручы белгече Айрат Гайнетдинов сәхнә түрендә әгерҗелеләрне бәйрәм белән котладылар. Ә Рафил Габтрәфыйкович Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде.

Икмәк булса, җыр да була
Сабантуйның "игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә" дигән җыр белән башлануы юкка гына түгел. Менә алар - авыл, шәһәр халкын икмәк белән тәэмин итүче тырыш авыл хезмәтчәннәре. Табыннарыбызның мул, күңелләребезнең күтәренке булуында аларның хезмәте әйтеп бетергесез зур. Язгы кыр эшләрендә көнне-төнгә ялгап эшләгән механизатор-шоферлар, белгечләр, җитәкчеләр белән бергә бу көнне сәхнә түрендә сыер савучылар да хөрмәтләнде. Матур итеп бизәлгән атларга утыртып, гармун моңы астында мәйданга алып керделәр аларны. "Сез - бүгенге тантананың сәбәпчеләре, хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре. "Икмәк булса, җыр да була", ди халык. Ә без быел да икмәксез калмабыз, Аллаһы боерса. Сезнең тырышлык өстенә Ходай яңгырын да, кояшын да мулдан бирә", - диде район башлыгы Фәрит Габбасов һәм бер төркем хезмәтчәннәргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, "Ак Барс" Холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры урынбасары Илгизәр Гыйльфанов, "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы генераль директоры Илгиз Салихов та тырыш авыл хезмәтчәннәренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
"Озак еллар тракторда эшләдем. "Хезмәт төбе - хөрмәт" дигәндәй, хезмәтем лаеклы бәяләнә. Елның-елында район Сабан туенда бер төркем авыл хезмәтчәннәре арасында бүләкләнүем шул хезмәтнең әҗередер дип уйлыйм. Рәхмәт җитәкчеләребезгә, безне зурлаганнары өчен. Яшем 60тан узса да, әле яшьләргә бирешергә исәп юк. Ходай ныклы сәламәтлек бирсен, уңышларыбыз мул булсын", - диде "Исәнбай" бүлекчәсе механизаторы Рәис абый Әхмәдишин.

Сабантуйда - уеннар,
Җыр-бию, гармун моңы

Районыбыз үзешчән сәнгать осталарының җыр-биюләре һәркем күңеленә хуш килде, бәйрәм кәефе бүләк итте. "Берсеннән-берсе матур җырларга, дәртле биюләргә, гармун моңнарына кушылып биисе-җырлыйсы килә. Бигрәк сагындырган Сабан туе!" - диделәр бәйрәмне тамаша кылучылар. Ижауның "Вертикаль" бию театры коллективы чыгышлары да һәркем күңеленә хуш килде.
Бәйрәм яме - спорт уеннарына да старт бирелде. Иң беренче мәйдан тирәли балалар йөгерде. Бүрәнә өстендә капчык белән сугышучылар да күп булды. Гер ыргыту, гер күтәрү, таяк тартышу, армспорт, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм башка уеннар да кызганнан-кыза барды. Ә Сабантуйның күрке булган милли көрәштә кечкенәләрдән алып зурларга кадәр бил алышты. Бу бәйгедә җиңүчеләр, төп приз - тәкә һәм суыткыч белән бүләкләнүче турында газетабызның алдагы санын укыгач белерсез, хөрмәтле укучыларыбыз.
Бәйрәм, әнә шулай, иртәдән кичкә кадәр күтәренке рухта дәвам итте. Беркем дә күңелле Сабан туен ташлап кайтып китәргә ашыкмады. Ә кич белән Мәдәният сарае каршында кичке Сабантуй гөрләде.
Киләсе елда милли бәйрәмебездә тагын очраштырга насыйп булсын дип таралышты халык.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев