Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Дума депутаты – Әгерҗедә

    Узган җомгада РФ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов Әгерҗегә килде. Иң элек ул шәһәр белән танышты. Укытучылар көненә багышланган тантанада мәгариф мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аннан район хакимиятендә халыкны кабул итте. Кыскача белешмә: Тимур АКУЛОВ 1953 елда Үзбәкстанда туган. Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган. Йемен Республикасында...

    Узган җомгада РФ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов Әгерҗегә килде. Иң элек ул шәһәр белән танышты. Укытучылар көненә багышланган тантанада мәгариф мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аннан район хакимиятендә халыкны кабул итте.
    Кыскача белешмә
    : Тимур АКУЛОВ 1953 елда Үзбәкстанда туган. Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган. Йемен Республикасында хәрби тәрҗемәче, шунда ук социаль фәннәр институтында укытучы булып эшләгән. 1991 елдан ул - Татарстанда. Башта ТР Президентының Халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, ә 2011 елдан ТР Президенты киңәшчесе булып эшли. 2012 елның июнендә Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Россия Президенты хакимиятенә Эчке сәясәт идарәсе башлыгы итеп билгеләнгәч, Тимур Акулов Дәүләт Думасында бушаган кәнәфине ала.
    Халыкны нәрсә борчый?
    80 елдан артык Әгерҗе тимерьюлчылары һәм аларның гаиләләре сәламәтлеге сагында торган тимер юл узелы хастаханәсе оптимальләштерү чоры башлангач Ижау тимер юл хастаханәсенең структур подразделениесе итеп калдырылды. Башта хирургия бүлеге ябылды. Хәзер биредә поликлиника, тимерьюлчы пенсионерлар өчен - 20, эшче-хезмәткәрләр өчен 10 койка гына калдырылды. "Бу хастаханәнең перспективасы күренми. Һичьюгы, шушы хәлдә саклап калырга иде", - дип мөрәҗәгать иттеләр Тимур Акуловка тимерьюлчы пенсионерлар советы рәисе Любовь Максимова һәм поликлиника мөдире Фәрит Габбасов. Дәүләт Думасы депутаты тимер юл хастаханәсен әлеге хәлендә саклап калуны үтенеп "РЖД" җәмгыяте җитәкчелегенә хат белән мөрәҗәгать итәчәген әйттте.
    Ә Чайковский урамындагы авария хәлендәге 13нче йортта яшәүчеләр Тимур Юрьевичка бер төркем булып җыелышып килгәннәр иде. Иң элек тумыштан I группа инвалид Светлана Макарова үзенең моң-зарын сөйләде. 2009 елдан бу йорт авария хәлендәге дип саналса да, ни сәбәпледер быел ул гнраҗданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасыннан төшереп калдырылган. Ә биредәге шартлар - чәчләр үрә торырлык. Светлана һәм аннан соң шул ук проблема белән депутатка мөрәҗәгать иткән Баян-Альбина Бәшировлар сөйләвенчә, стеналар кышын бозланып ката, түшәм ишелергә тора, дымлылык көчле, черки, кандала, кумаклар дисеңме.... Сабыйлары бронхит, астма, аллергия белән авырый. Аларны тыңлап торган депутат та: "Мин бу шартларда яши алмас идем", - дип уфтанып куйды. 1936 елда төзелгән бу баракта 76 ел (!) буена бер тапкыр да капиталь ремонт булмавы да - йортның нинди хәлдә булуын раслап тора, әлбәттә. Тимур Акулов әлеге катлаулы проблеманы өйрәнеп, аны хәл итүне урыныннан кузгату өчен бер ай вакыт кирәк миңа, сезгә язмача җавап бирермен дип бераз тынычландырды әлеге йортта яшәүчеләрне.
    Тыл ветераны Нина Мерзлякова әтиләре сугышта һәлак булып, әтисез үскән сугыш чоры балаларына нинди дә булса ташламалар турында депутатлар нигә Закон кабул итмиләр, дип мөрәҗәгать итте Дума депутатына. Әйе, әтисез үскән сугыш чоры балалары, бүген инде 60-70 яшькә җиткән өлкәннәр, гомерләре буе кимсенеп яшәделәр. Тимур Акуловның үзен дә бу проблема күптән борчый икән. Нина Мерзлякованың хатындагы бу мәсьәләне ул Думада тагын бер тапкыр күтәреп чыгарга вәгъдә бирде.
    Дәүләт Думасы депутатларының Әгерҗедә күптән булганнары юк иде. Тимур Акуловның Думада эшли башлавына өч ай гына булса да, безнең районга килеп, сайлаучыларны кабул итүе, бәлки, алар күтәргән проблемларны хәл итүдә ярдәм итәр дигән өметтә калабыз.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: