Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Дуңгыз асраучылар аптырашта

Татарстанда дуңгызларның африка чумасы таралуга юл куймау максатыннан 2014-2016 елларны үз эченә алган махсус программа эшләнде. Анда чагылыш тапкан чаралар арасында безнең районга кагылышлылары да бар. Бу хакта тулырак сөйләвен үтенеп, Әгерҗе район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илгизәр ХАЛИКОВка мөрәҗәгать иттек. - Илгизәр Ринатович, Татарстанда мондый масштаблы программа кабул ителүнең сәбәбе...


Татарстанда дуңгызларның африка чумасы таралуга юл куймау максатыннан 2014-2016 елларны үз эченә алган махсус программа эшләнде. Анда чагылыш тапкан чаралар арасында безнең районга кагылышлылары да бар. Бу хакта тулырак сөйләвен үтенеп, Әгерҗе район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илгизәр ХАЛИКОВка мөрәҗәгать иттек.
- Илгизәр Ринатович, Татарстанда мондый масштаблы программа кабул ителүнең сәбәбе нидә?

- Беренчедән, әлеге йогышлы авыру бик куркыныч һәм аны йоктырган дуңгызларның барысы да үлә. Дуңгыз исән калган очракта да андагы вирусны бетерү мөмкин түгел. Чөнки әлеге авырудан дәвалау чаралары әлегә уйлап табылмаган. Вакцина да юк. Икенчедән, 2013 елда гына да Россиянең 14 субъектында африка чумасы белән авыруның 131 очрагы булды. Соңгы вакытларда Тверь, Ростов, Воронеж, Смоленск, Волгоград, Тамбов, Псков, Мәскәү, Ярославль, Саратов, Белгород өлкәләрендә, Краснодар краенда, Беларусь һәм Төньяк Осетия республикаларында яңа чыганаклар ачыкланды. Әлеге программа африка чумасының безнең республикага үтеп керүенә юл куймау максатыннан эшләнде дә инде.
- Безнең районда иң күп дуңгызлар үрчетә торган урын - Варкләд- Бодьядагы комплекс. Әлеге программа нигезендә анда нинди саклану чаралары уздырылачак?
- 7 мең башка якын дуңгыз асралучы әлеге комплекста ветеринар нормаларны үтәүгә моңа кадәр дә зур игътибар бирелеп килде. Комплекс "ябык тип" режимында эшләде. Аның территориясенә башка хайваннар үтеп кермәсен өчен тирә-ягы тоташ койма белән әйләндереп алынган. Хәзер исә комплекс эшчеләренә өйләрендә дуңгыз тотарга рөхсәт ителмәү; эш урыннарына санпропускник аша гына үтү, ягъни эшкә киеп килгән киемнәрен бер шкафта калдырып душта коену һәм махсус форма кию; эш көне дәвамында урамга чыкмау; комплекска керүче теләсә нинди техниканы "дизбарьер" аша уздыру кебек чараларның үтәлеше аеруча ныклы контрольдә тотылачак.
- Әлеге программа нигезендә дуңгызчылык комплексы тирәсендәге авыллардагы шәхси хуҗалыкларда да дуңгыз тоту тыела, диләр...
- Әйе, комплекстагы дуңгызлар саны 5 меңнән артык булган очракта комплекс тирәли 5 километр радиустагы торак пунктлар санитар-саклану зонасы дип игълан ителә. Бу очракта мондый зонага Варкләд-Бодья авылы эләгә. Узган җомгада "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы генераль директоры Илгиз Салихов, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, "Россельхознадзор" федераль хезмәтенең Чаллы территориаль бүлеге вәкилләре Александр Литвинов, Локман Шабаев, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов катнашында Варкләд-Бодьяда халык белән очрашу уздырдык һәм аңтату эшләре алып бардык. Ә аның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: йогышлы авыру безнең территориягә үтеп кергән очракта 20 километр радиуста бөтен дуңгызларны үтерергә һәм яндырырга кирәк булачак. Алай гына да түгел, башка терлек һәм кош-кортларны да юкка чыгарырга туры киләчәк. Чөнки аларның да вирус йоктырган булуы ихтимал. Шуңа күрә программадагы таләпләрне үтәү бик тә мөһим.
- Бу Варкләд-Бодья халкы үз абзарында дуңгыз асраудан баш тартырга тиеш дигән сүзме инде?
- Варкләд-Бодья халкына дуңгыз асраудан баш тартып, сарык, куян, мөгезле эре терлек асрауга күчәргә туры киләчәк. Бу авылда яшәүчеләрнең күпчелеген удмуртлар тәшкил итә. Аларның гомер-гомергә дуңгызчылык белән шөгыльләнгәнен яхшы беләбез. Шулай булса да, җыелышта катнашкан халыктан ризасызлык сүзләре ишетмәдек. Бу аларның программада күрсәтелгән чараларны үтәүнең никадәр мөһим булуын аңлавын күрсәтә.
- Нинди чаралар турында сүз бара соң?
- Авыл Советы мәгълүматлары буенча, әлеге авылда бүгенге көнгә 62 дуңгыз исәпләнә. Аларның хуҗаларына 1 сентябрьгә кадәр дуңгызларын суярга йә сатарга кирәк булачак. Аннан соң хуҗалар белән өч ел дәвамында дуңгыз асраудан баш тарту турында килешү төзеләчәк. Аларга, дуңгызның уртача авырлыгы 70 кило булган очракта, бер кило тере авырлык өчен 50 сум исәбеннән субсидия дә биреләчәк.
- Ә башка авылларда дуңгыз асраучыларга нинди киңәшләрегез бар?
- Дуңгызларга бары тик термик эшкәртү уздырылган азык кына ашатырга кирәк. Җәмәгать туклануы урыннарыннан алып кайтылган азык калдыкларын ашатмау хәерле. Дуңгызларны саф һавага чыгарудан да әлегә тыелып тору мөһим. Дуңгыз итен һәм маен исә рөхсәт ителгән урыннардан гына сатып алырга кинәш итәбез. "Сакланганны гына Ходай саклый" дигән мәкальне бервакытта да исегездән чыгармагыз.


.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев