Әбиләр дә, бәбиләр дә чират көтә
Район хакимиятенә шәһәребездәге банкларда бик еш зур чиратлар тезелүе, эштәге кешегә төрле түләүләрне түләп чыгыйм дисә, еш кына бер сәгатькә якын вакыт кирәк дип зарланып килүчеләр яки телефоннан хәбәр итүчеләр еш була. Район җитәкчелеге банкларлардагы хәлләр белән танышу өчен Әгерҗедәге өстәмә офисларның операция заллары буйлап йөреп кайтты һәм аларның җитәкчеләрен...
Район хакимиятенә шәһәребездәге банкларда бик еш зур чиратлар тезелүе, эштәге кешегә төрле түләүләрне түләп чыгыйм дисә, еш кына бер сәгатькә якын вакыт кирәк дип зарланып килүчеләр яки телефоннан хәбәр итүчеләр еш була. Район җитәкчелеге банкларлардагы хәлләр белән танышу өчен Әгерҗедәге өстәмә офисларның операция заллары буйлап йөреп кайтты һәм аларның җитәкчеләрен эшлекле сөйләшүгә җыйды.
Аеруча "Ак Барс" һәм "Татфондбанк"ның өстәмә офисларында чиратлар булуыннан зарлана халык. Монда дөреслек бар, әлбәттә. Бигрәк тә коммуналь түләүләргә счет-фактуралар килгәч, айның 10-20 числоларында халык банкларга агыла, нәтиҗәдә, чиратлар барлыкка килә. Ә ай башында һәм ай ахырында бер генә банкта да чиратлар юклыгына үзебез дә ышанып кайттык. Шул ук вакытта бу түләүләрне бернинди чират тормыйча шәһәребездәге "Лукошко", "Әгерҗе", "Магнит", "Эссен" сәүдә үзәкләренә куелган терминаллар аша түләргә мөмкин. Ә кем хезмәт хакын банк карталары аша ала, аларга өйдән чыкмыйча Интернет аша түләү мөмкинлеге дә зур бит хәзер. Ә эшләгән кешегә түләү өчен төшке аш вакытында да "Ак Барс" һәм "Татфондбанк" офисларында кассалар эшли. Саклык банкында исә бөтен төр түләүләрне терминал аша бернинди чират тормыйча түләп чыгарга була. Кайберәүләр ЮХИДИ штрафларын фәкать "Ак Барс"та гына кабул итәләр дип беләләр. Юк, бу штрафларны һәм балалар бакчалары өчен түләүләрне "Татфондбанк"та да түләргә була. Биредә тиздән терминал куелачагын да хәбәр итте өстәмә офис җитәкчесе Ирина Поносова.
Бигрәк тә кулында хезмәт хакы яки пенсиясе күчерелгән пластик картасы булган кешегә чиратларда торып вакытын әрәм итәсе юк бит хәзер, җәмәгать. Теләсә кайсы терминалда рәхәтләнеп түлә, озын чиратларда нервың да бетми.
Ишетмәгәннәр өчен тагын бер шатлыклы хәбәр: узган ел ахырында шәһәребезнең Пушкин урамында "Мособлбанк"ның операция залы ачылды. Терминал һәм Интернет аша түли белмибез диючеләр өчен бу банкның эш режимы аеруча уңайлы. Иртәнге сәгать 9дан кичке 8гә кадәр эшлиләр һәм түләүләр өчен бернинди комиссия взносы алынмый.
Район җитәкчелеге банклар буйлап йөргәндә "Татфондбанк" бинасына урнашкан Теркәү һәм кадастр палаталары бүлекләре урнашкан залга да керде һәм ... зал тулы халыкны күреп, "телсез" калды. Озын чиратлар, залда тынчу, клиентларга утырырырга урындыклар җитми. Чираттагыларның күбесе - авыл кешеләре. Аеруча ерактан Бима, Кадрәктән килгән халыкның ачуы аеруча яман. Барысы да җир пайларын теркәү мәсьәләсе буенча килгәннәр. Бүген чират җитәрме икән дип борчылалар. Әнә, Яңа Аккуҗадан Касыймовлар - гаиләләре белән биредә. Иртәнге 8дән бирле әти-әнисе һәм әбисе белән чиратта торган 1,3 яшьлек сабый шунда тамагын туйдырып, урындыкта йокыга киткән, мескенкәем (рәсемдә). Әле төшкә кадәр чиратлары җитәрме, билгесез. Һәр клиентка хезмәт күрсәтү өчен кимендә 40-45 минут вакыт кирәк, диләр. Бу нәнигә тынчу залда тагын күпме газап чигәргә туры килгәндер бу көнне?
Теркәү палатасы бүлеге җитәкчесе Юлия Шәрипова: "Әнә Исәнбай, Красный бор, Яңавыл җирлекләре башлыклары, барлык авылдашларының җир пайлары буенча кирәкле документларын җыеп алып килеп, бу катлаулы эшне үзләре ерып чыктылар. Әлеге авыл кешеләре Әгерҗегә килеп, мондый озын чиратларда газап чикмәделәр. Башка авыл башлыклары да шулай эшләсәләр, халык өчен ничек уңайлы булыр иде бит", - ди. Январь-февраль айларында авылларда узган отчет җыелышларында район җитәкчелеге халык алдында авыл башлыкларына нәкъ шундый бурыч куйган иде бит. Һәр авылда халыкны кат-кат Әгерҗегә йөртмичә, җир пайларын теркәү мәшәкатен авыл башлыклары үз өстенә алырга тиеш дигән катгый бурычны оныткан башлыкларга район җитәкчелеге яңадан исләренә төшерергә мәҗбүр булды. Җир пайларын теркәргә теләүче һәркемнең бу мәсьәлә буенча фәкать авыл җирлеге Советына мөрәҗәгать итәргә тиешлеген сезнең дә исегезгә төшерәбез, хөрмәтле райондашлар.
Рәмзия Зарипова.
-
22 февраль 2019 - 10:34“Көмеш каләм“ фестивалендә мөгаллимнәр дә осталыкларын күрсәттеләр Кадыбашта узган “Көмеш каләм“ фестивалендә укытучылар өчен дә секция эшләде.8600
-
22 февраль 2019 - 10:28“Көмеш каләм“ фестивалендә һәр мәктәп концерт номерлары бүләк итте Кичә Кадыбаш мәктәбендә районыбызның яшь иҗатчылары өчен унҗиденче тапкыр “Көмеш каләм“ фестивале узды.7600
-
22 февраль 2019 - 10:23“Көмеш каләм“ фестиваленең “Нәфис сүз” секциясе җиңүчеләре “Нәфис сүз” секциясенә укучылар зур әзерлек белән килгәннәр. Алар Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, районыбыз шагыйре Чыңгыз Мусинның шигырьләрен сөйләделәр. Бу секцияне җитәкләгән мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина балаларның чыгышларын, бүгенге бәйрәмне “рухи бүләк” дип атады.7500
-
22 февраль 2019 - 10:17“Көмеш каләм“ фестиваленең “Яшь хикәяче” секциясе җиңүчеләре ...Ишектә звонок тавышына сискәнеп китте Тәзкирә карчык. Кулындагы чәйле чынаягын да куймыйча, ишекне ачарга йөгерде. – “Чё бабуля, долго открываешь? – “Долго булдымыни соң кызым?”. Оныгы Оля киемен салып, кухняга үтте. Ул арада карчыкның күзе оныгының муенындагы тәрене күреп алды. Кулындагы чынаягы төшеп китте, үзе хәле бетеп урындыкка утырды...6800
-
22 февраль 2019 - 10:01“Көмеш каләм“ фестиваленең “Яшь шагыйрь” секциясе җиңүчеләре “Яшь шагыйрь” секциясе Кулда каләм. Алда кагәзь Ак хыяллар күңелдә...7600
-
22 февраль 2019 - 09:46“Көмеш каләм“ фестиваленең “Яшь хәбәрче” секциясе җиңүчеләре Кичә Кадыбаш мәктәбендә район күләмендә “Көмеш каләм“ фестивале узды.7400
-
22 февраль 2019 - 09:24Тирсәдә узган җыенда әти-әниләрне хөрмәтләделәр Тирсәдә узган халык җыенында мәктәп директоры Лидия Кәримова бер төркем әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.8200
-
22 февраль 2019 - 09:13Тирсәдә узган авыл җыенында үзешчәннәр концерт куйды Әгерҗе районында иң соңгы халык җыены Тирсә авыл җирлегендә узды. Анда район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.5600
-
21 февраль 2019 - 16:44Бүген Әгерҗе районының яшь каләм осталары өчен “Көмеш каләм“ фестивале узды Яшь иҗатчыларны барлау максатыннан оештырыла торган әлеге фестиваль быел районда унҗиденче тапкыр үтте.27001
-
21 февраль 2019 - 16:33Авыл мәктәпләрендә эшләргә риза булган укытучыларга 100гә якын грант бүлеп биреләчәк Бүгенге көндә республика авыл мәктәпләрендә 19 меңгә якын мөгаллим хезмәт куя.13700
-
21 февраль 2019 - 16:19РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде ВӘЛИЕВ Айнур Зиннур улы РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы итеп билгеләнде.22000
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.48600
-
21 февраль 2019 - 11:48Туган тел көнендә Кадыбашта “Көмеш каләм“ фестивале уза Бүген – халыкара туган тел көнендә кадыбаш мәктәбендә яшь каләм тибрәтүчеләр арасында “Көмеш каләм“ район фестивале уза. Ул быел унҗиденче тапкыр үткәрелә.17300
-
5 декабрь 2018 - 16:00Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рузилә Хаҗиева туган мәктәбенең юбилее уңаеннан шигырь укый
-
22 июнь 2018 - 19:12Соңгы хат
-
19 февраль 2019 - 08:07Бу атна Әгерҗе районында Кар белән көрәш атналыгы дип игълан ителдеДүшәмбе көн район хакимиятендә узган киңәшмәдә агымдагы атна Кар белән көрәш атналыгы дип игълан ителде.12000
-
3 июнь 2018 - 12:31Июль аена намаз вакытлары Укыган намазларыгыз кабул булсын!
-
22 февраль 2019 - 14:38Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.48600
-
21 февраль 2019 - 16:44Бүген Әгерҗе районының яшь каләм осталары өчен “Көмеш каләм“ фестивале узды Яшь иҗатчыларны барлау максатыннан оештырыла торган әлеге фестиваль быел районда унҗиденче тапкыр үтте.27001
-
19 февраль 2019 - 16:11ТР Президенты программасы буенча беренче балалар лагерьларын 2019 ел җәенә ремонтлаячаклар Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программасы Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән тормышка ашырыла.24900
-
21 февраль 2019 - 16:19РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде ВӘЛИЕВ Айнур Зиннур улы РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы итеп билгеләнде.22000
-
21 февраль 2019 - 11:48Туган тел көнендә Кадыбашта “Көмеш каләм“ фестивале уза Бүген – халыкара туган тел көнендә кадыбаш мәктәбендә яшь каләм тибрәтүчеләр арасында “Көмеш каләм“ район фестивале уза. Ул быел унҗиденче тапкыр үткәрелә.17300
-
20 февраль 2019 - 15:05Әгерҗенең халыкны социаль яклау бүлеге узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады Бүген район хакимияте бинасында халыкны социаль яклау бүлегенең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.15800
-
20 февраль 2019 - 14:13Ямурзадан яшь әни – дини бәйге җиңүчесе Алабугада “Яшь вәгазьче» IV республикакүләм дини бәйгесенең финалы узды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге 30дан артык егет һәм кыз катнашты.15600
-
19 февраль 2019 - 15:39Март аенда татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк 2019 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9 һәм 10 март ял көннәре булып санала.14600
-
20 февраль 2019 - 09:38Әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы тапшыра 26 февральдә әти-әниләр тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне.13800
-
21 февраль 2019 - 16:33Авыл мәктәпләрендә эшләргә риза булган укытучыларга 100гә якын грант бүлеп биреләчәк Бүгенге көндә республика авыл мәктәпләрендә 19 меңгә якын мөгаллим хезмәт куя.13700
-
20 февраль 2019 - 10:58Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында катнаша Россия Президентының юлламасын Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә Мәскәүнең Кунаклар сарае бинасында игълан итәчәкләр.12600
-
19 февраль 2019 - 08:40Казанда WorldSkills-2019 илкүләм чемпионатында 1,6 мең кеше катнашачак Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.12400
-
20 февраль 2019 - 15:12Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә Бүген төнлә һәм иртәгә көндез республикада һава торышы начарланыр дип фаразлана.12400
-
19 февраль 2019 - 08:07Бу атна Әгерҗе районында Кар белән көрәш атналыгы дип игълан ителде Дүшәмбе көн район хакимиятендә узган киңәшмәдә агымдагы атна Кар белән көрәш атналыгы дип игълан ителде.12000
-
19 февраль 2019 - 14:31Яшь армиячеләр – “Җиңү“ хәрби-спорт уеннарында Ринат Шакиров җитәкчелегендәге 2нче мәктәпнең яшь армиячеләре Казанда хәрби-спорт уеннарының республика этабында район данын якладылар.11300
-
19 февраль 2019 - 09:38Татарстанда укучыларның ата-аналары рус теленнән БДИ тапшыра алалар Бөтен Россия буенча «Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне» акциясе уза. (Казан, 18 февраль, «Татар-информ»).11100
-
21 февраль 2019 - 08:432018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.11100
-
22 февраль 2019 - 10:34“Көмеш каләм“ фестивалендә мөгаллимнәр дә осталыкларын күрсәттеләр Кадыбашта узган “Көмеш каләм“ фестивалендә укытучылар өчен дә секция эшләде.8600
-
19 февраль 2019 - 08:10“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында 8 Мартка багышлап бәйге игълан ителә Хөрмәтле газета укучыларыбыз! “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында гүзәл затларга багышланган “Сезнең кулдан киләме?“ фотолар бәйгесе игълан ителә.8300
-
22 февраль 2019 - 09:24Тирсәдә узган җыенда әти-әниләрне хөрмәтләделәр Тирсәдә узган халык җыенында мәктәп директоры Лидия Кәримова бер төркем әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.8200
-
22 февраль 2019 - 10:01“Көмеш каләм“ фестиваленең “Яшь шагыйрь” секциясе җиңүчеләре “Яшь шагыйрь” секциясе Кулда каләм. Алда кагәзь Ак хыяллар күңелдә...7600
-
22 февраль 2019 - 10:28“Көмеш каләм“ фестивалендә һәр мәктәп концерт номерлары бүләк итте Кичә Кадыбаш мәктәбендә районыбызның яшь иҗатчылары өчен унҗиденче тапкыр “Көмеш каләм“ фестивале узды.7600
-
20 февраль 2019 - 10:29Бүген Владимир Путин Федераль җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итә Россия Президенты вазифасында Владимир Путин өчен быелгы юллама унбишенчесе булачак.7500
-
22 февраль 2019 - 10:23“Көмеш каләм“ фестиваленең “Нәфис сүз” секциясе җиңүчеләре “Нәфис сүз” секциясенә укучылар зур әзерлек белән килгәннәр. Алар Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, районыбыз шагыйре Чыңгыз Мусинның шигырьләрен сөйләделәр. Бу секцияне җитәкләгән мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина балаларның чыгышларын, бүгенге бәйрәмне “рухи бүләк” дип атады.7500
-
22 февраль 2019 - 09:46“Көмеш каләм“ фестиваленең “Яшь хәбәрче” секциясе җиңүчеләре Кичә Кадыбаш мәктәбендә район күләмендә “Көмеш каләм“ фестивале узды.7400
-
22 февраль 2019 - 10:17“Көмеш каләм“ фестиваленең “Яшь хикәяче” секциясе җиңүчеләре ...Ишектә звонок тавышына сискәнеп китте Тәзкирә карчык. Кулындагы чәйле чынаягын да куймыйча, ишекне ачарга йөгерде. – “Чё бабуля, долго открываешь? – “Долго булдымыни соң кызым?”. Оныгы Оля киемен салып, кухняга үтте. Ул арада карчыкның күзе оныгының муенындагы тәрене күреп алды. Кулындагы чынаягы төшеп китте, үзе хәле бетеп урындыкка утырды...6800
-
22 февраль 2019 - 09:13Тирсәдә узган авыл җыенында үзешчәннәр концерт куйды Әгерҗе районында иң соңгы халык җыены Тирсә авыл җирлегендә узды. Анда район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.5600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре (Агрызские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика