Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе райпосы – беренче өчлектә

"Сезгә бу юлы сөенеп-шатланып килдем. Чөнки 2012 елгы эш күрсәткечләре буенча Әгерҗе райпосы республикада III урынга күтәрелде. Бу - сезнең фидакарь хезмәтегез, осталыгыгыз, эзләнүегез, заман белән бергә атлавыгыз нәтиҗәсе. Шушы югарылыктан түбәнгә төшмәссез дип ышанам", - диде узган атнада район кулланучылар җәмгыяте уполномоченныйлары белән очрашуга килгән "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе Мәхмүт...

"Сезгә бу юлы сөенеп-шатланып килдем. Чөнки 2012 елгы эш күрсәткечләре буенча Әгерҗе райпосы республикада III урынга күтәрелде. Бу - сезнең фидакарь хезмәтегез, осталыгыгыз, эзләнүегез, заман белән бергә атлавыгыз нәтиҗәсе. Шушы югарылыктан түбәнгә төшмәссез дип ышанам", - диде узган атнада район кулланучылар җәмгыяте уполномоченныйлары белән очрашуга килгән "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов.
Чынлап та, бүгенге көндәшлек заманында райпоны саклап калу җиңелләрдән түгел. "Кибетләребезгә халык хәзер бик күп йөри. Киштәләребез сыгылып тора, товар сайлап алу мөмкинлеге зур. Ә иң мөһиме, алар һәрвакыт свежий. Райондашлар гына түгел, ерак шәһәрләрдән кунакка кайтучылар арасында да Әгерҗедә эшләнгән лимонад, ипи, ысланган-тозланган балыкка һәм башка кирәк-яракларга сорау зур", - ди Кырынды ваклап сату предприятиесе бухгалтеры Люция Ибраева.
Кибет тышкы ягыннан ук җәлеп итеп торса, сатучылар халыкны ачык йөз белән каршы алсалар, товарны тәкъдим итә белсәләр, ул кибеткә керәсе генә килеп тора. "Без дә сатучылардан шуны таләп итәбез. Шәһәр-авылларда эшмәкәрлек киң таралса да, сатучыларыбызның югарырак хезмәт хакына кызыгып безнең кибетләргә "хыянәт" итмәүләренә сөенәм", - ди райпо идарәсе рәисе Рәфикъ Шәрәпов. Елның-елында берничә кибеткә ремонт ясарга тырышалар. Быел Әгерҗедәге Агрызская урамында 15нче санлы кибетне заманча төзекләндергәч, биредә товар әйләнеше айга 500 мең сумга арткан. Яңавыл кибете дә хәзер ерактан ук үзенә дәшеп тора. Тагын берничә кибеткә 2 миллион сумлык төзекләндерү эшләре уздырганнар, 306 мең сумга җиһазлар сатып алганнар. Быел да өч кибеткә ремонт ясалачак.
Гомумән алганда, узган ел райпоның хуҗалык эшчәнлеге күләме 310 миллион сум булган. Бу, 2011 ел белән чагыштырганда, 10 миллион сумга артыграк. 1 миллион сумлык үзләре җитештергән продукция сатылган. Ваклап сатуда товар әйләнеше 191 миллион сум тәшкил иткән. Райондагы бер кешегә 14,5 мең сумлык товар сатылган. "Кечкенә авыллардагы кибетләр файдага эшләмәсәләр дә без аларны да ябарга уйламыйбыз. Берничә генә хуҗалыклы кайбер авылларга күчмә кибет йөртәбез. Әмма кышкы бураннарда аларга бару мең газапка әйләнә. "Мәсәлән, Зуево авылына соңгы тапкыр 26 декабрьдә товар илттек. Юл булмау аркасында бүгенгә кадәр әле анда барганыбыз юк", - ди Красный бор кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Венера Гыйльметдинова.
"Мондый авылларны көндәлек кирәк-яраклардан мәхрүм итмәячәкбез. Соңгы вакытларда авылларда күп йөрергә туры килә. Шунда иң беренче райпо кибетләрен карап чыгам. Халыкның нәкъ менә сезнең кибетләрне сайлавына сөенәм. Кечкенә авылларны да ташламаячакбыз. Аларны товар белән тәэмин итү өчен кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез", - диде район башкарма комитеты җитәкчес Валерий Макаров. Мәхмүт Фәттахов та райпога "Буран" бирәчәкбез дип вәгъдә бирде. Димәк, хәзер кече авыл халкына товар алып барырга көчле бураннар да куркыныч булмаячак.
Шулай да Барҗы-Умга, Биектау, Рус Шаршадысы авылларында сатучылар булмау сәбәпле, кибетләр ябылуы аяныч, әлбәттә. "Юл өстендәге Рус Шаршадысы кибетенә килгән саен керә идем. Бу юлы ябык икәнен күргәч, бик аптырадым. Әлеге кибетне яңадан эшләтү ягын карагыз, халыкны җәлеп итү өчен матур итеп элмә такта ясатыгыз", - диде Мәхмүт әфәнде.
Райпоның иң авырткан җире - хәзерләү эшчәнлегенең аксавыдыр, мөгаен.. Узган ел "Хәзерләүче" ширкәтенә җитәкче итеп билгеләнгән Илфат Мөхәммәтҗановка зур өметләр баглыйлар. "Бу эштә мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә кирәк. Район мәгариф идарәсе белән килешү төзеп, җәй көннәрендә балаларны кызыксындырып эшләтергә өйрәнегез. Сездәге кебек бай табигать бүтән бер генә җирдә дә юк бит. Мамадышта, мәсәлән, узган ел укучылар көче белән 8 миллион сумлык дару үләннәре җыелган. Ә Минзәлә районында шушы эш белән шөгыльләнеп 8 сыйныф укучысы җәй аенда 25 мең сум акча эшләгән. Ә Сарманда бер укучы 800 сумлык миләш саткан. Сез дә алардан үрнәк алыгыз. Балаларны кечкенәдән акча эшләтергә өйрәтегез", - диде Мәхмүт Габделхәмитович.
Ул райпода эшне тагын да ныграк җәелдереп җибәрү, сәүдә йортларына укырга керү, авылга эшкә килгән сатучылар өчен нинди ташламалы программалар эшләве белән таныштырды. "Без өченче урынга мендек дип тынычланмагыз, бер урында гына таптанмагыз. Тагын да югарырак үрләр яулау өчен тырышыгыз. Ә мин Әгерҗе райпосы белән эшлекле, тынгысыз җанлы Рәфикъ Шәрәпов җитәкчелек иткәндә, аның чәчәк атуына ышанам", - диде йомгаклау сүзендә М.Фәттахов.
×××
Җыелыш ахырында пайчылар райпо идарәсе рәисе итеп янә Рәфикъ Шәрәповны сайладылар.
Ә Мәхмүт Фәттахов Әгерҗе ваклап сату предприятиесе товар белгече Гөлназ Галимҗанова, "Пищеторг" җәмгыяте буфетчысы Дания Сахаува, Кадыбаш кибете сатучысы Зәмфирә Садриевага "Татпотребсоюз"ның Мактау грамоталарын тапшырды. Ә бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгының Рәхмәт хатына һәм райпоның Мактау грамотасына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев