Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗегә десант төште

7 майда Әгерҗегә Казаннан наркотикларга каршы десант төште. Безнең районда наркотикларга каршы республика комиссиясенең күчмә утырышы булды. Десантның иң беренче тукталыш итеп Әгерҗене сайлавы очраклы гына түгелдер. Чөнки Наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе начальнигы - безнең якташыбыз Фаяз ШАБАЕВ. Утырышка район җитәкчеләре, авыл башлыклары, мәктәп директорлары, яшьләр...

7 майда Әгерҗегә Казаннан наркотикларга каршы десант төште. Безнең районда наркотикларга каршы республика комиссиясенең күчмә утырышы булды.
Десантның иң беренче тукталыш итеп Әгерҗене сайлавы очраклы гына түгелдер. Чөнки Наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе начальнигы - безнең якташыбыз Фаяз ШАБАЕВ.
Утырышка район җитәкчеләре, авыл башлыклары, мәктәп директорлары, яшьләр эшләре, спорт, мәдәният бүлекләре хезмәткәрләре җыелган иде. Фаяз Баянович иң элек Татарстанда наркотиклар буенча хәлләрнең катлаулы булуына басым ясады. Быелның беренче кварталында гына да республиканы наркотиклар белән тәэмин итүче 11 каналны япканнар, наркобароннардан 383 кг наркотик матдә алынган. "Рәсми статистикага караганда, Әгерҗедә наркотик хәл ул кадәр куркыныч түгел кебек. Әмма бу бездә наркоманнар аз, наркотик сатучы нокталар юк дип тынычланырга ирек куймый. Чынлыкта, Әгерҗедә наркоманнар да, бу агуны сатучылар да бар. Аларга киртә кую - уртак бурычыбыз. Әгерҗегә наркотик күрше Удмуртиядән, поездлар белән һәм Чаллы аша килә", - дип чынбарлыкны ачып бирде ул. Мәсәлән, узган ел Әгерҗедә тарта торган катнашма һәм марихуана сатучы сигез кешелек наркотөркемнең кулга алынуы - шуның ачык мисалы. "Караганда" кушаматлы криминаль авторитетның бу төркемне җитәкләве хокук саклау органнарына күптән билгеле булса да, ул ярты еллап Әгерҗе халкын агулавын дәвам итте. Оператив тикшерү вакытында бу төркем хезмәтеннән файдаланучы 24 наркотик кулланучы барлыгы ачыкланды. Ә аларның күбесенең машинист һәм машинист ярдәмчеләре булып чыгуы аеруча куркыныч.
Фаяз Шабаев соңгы вакытта Әгерҗедә дезоморфин кулланучылар артуына да борчылуын белдерде. Бездәге аптекаларда составында кодеин булган препаратлар сатылмаса да, наркоманнар аны Кече Пургадан алып кайтып, дезоморфин ясыйлар. Апрель аенда гына да полиция хезмәткәрләре дезоморфин ясаучы 3 притонны, бу агуны кулланучы 10 кешене ачыклаганнар. Фаяз Баянович яшьләребезне үлемгә китерүче бу афәттән саклап калуда төрле яклап ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуын белдерде. Әгерҗе Казаннан ерак булса да, наркотик сатучылар турындагы теләсә нинди мәгълүматны тикшереп киртә куячакбыз. Райондашларга мөрәҗәгать итеп, ул: "Күршегездә притон оештырып, наркотик ясап ятучылар бар икән, кичекмәстән түбәндәге телефоннарга хәбәр итегез: (8843) 2743030, 2734345, (885557) 39770", - диде. Фаяз Шабаев Әгерҗе яшьләрен наркоманиядән саклап калу өчен районда хәзер менә дигән спорт корылмалары күп булуына сөенүен дә белдерде. "Бигрәк тә авыр яшүсмерләрне спортка тарту юлларын эзләгез", - диде ул.
Утырышта наркотикларның законсыз әйләнешен булдырмау буенча башкарыла торган эшләре турында полиция бүлеге начальнигы Азат Мусин, халыкка наркологик ярдәм күрсәтү оештыру турында баш табиб Андрей Шубин чыгыш ясадылар. Алабуга районара бүлек начальнигы урынбасары Айдар Мөхәммәтҗанов "Мәк-2012" операциясе турында чыгыш ясаганда авыл башлыкларына составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне юк итү буенча мөрәҗәгать итте. "Юк итү чараларын күрмәгән җаваплы затларны - 30-40, әлеге җир хуҗаларын 15-20 минималь хезмәт хакы күләмендә штраф көтә", - дип кисәтте ул.
Утырышта катнашучыларны "Ровесник" яшүсмерләр клубы директоры Ольга Афанасьева республикада оештырылган наркотикларга каршы "Самостоятельные дети" проектына кушылган Әгерҗе балаларының эшләре белән таныштырды. Әлеге проектта катнашучы балаларны кызыксындыру, башкаларны да наркотикларга каршы көрәшкә тарту өчен оешмалар ташламалы бонус карточкалары белән тәэмин итсеннәр иде дигән теләген дә белдерде ул.
Десантта катнашучылар буш кул белән генә килмәгәннәр иде. Ф.Шабаев наркотикларга каршы көрәштә актив катнашучы полиция хезмәткәре Тимур Хуҗахмәтов һәм Бима мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лариса Юзыкаева идарәнең Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Туган мәктәбендә кунакта
Генерал-лейтенант Фаяз Шабаевны һәм аның хезмәттәшләрен ул укыган 2нче шәһәр мәктәбе кунакка чакырган иде. Хәер, "Әгерҗегә кайтып, туган мәктәбемә керми, укытучыларымны күрми китү гөнаһ булыр иде", - диде ул үзе дә.
Ә мәктәптә бик кызыклы программа әзерләгәннәр. Әлеге коллективның уңышлары белән даими танышып барсак та, бу көнне укуда, спортта, мәдәни тормышта актив катнашып, мактаулы исемнәр, дәрәҗәле бүләкләр яулаган укучыларны берьюлы сәхнәдә күрү аеруча тәэсирле булды.. Әйтерсең лә, сәләтле, талантлы балаларны сайлап кына җыйганнар бу мәктәпкә. Юк, сайламаганнар, педагогларның, тренерларның уртак хезмәт җимешләре бу сәләтле укучылар. Фаяз Баянович та туган мәктәбендә шундый балалар үсеп килүенә сөенүен белдерми кала алмады. "Сездән дә дәрәҗәле җитәкчеләр, галимнәр, министрлар, кем белә, бәлки Президент та чыгар әле. Сезнең сәламәт яшәү рәвешен сайлавыгызга мин бик шат, шулай дәвам итегез, башкаларны да үзегез артыннан ияртегез. Бу мәктәптән наркоманнар үсеп чыгарга тиеш түгел!" - диде. Балалар кунакларга сәләтләрен күрсәтеп тә таң калдырдылар.
Фаяз Шабаевка бу көнне сабакташлары һәм укытучылары белән очрашу оештырып та сюрприз ясадылар. Үзләре укыган кабинетка кергәч, ул да гади укучыга әйләнеп калды, укытучылары һәм мәктәп дуслары белән кочаклашып күреште, аларга чәчәкләр бүләк итте, мәктәп елларына әйләнеп кайткандай булды. Укучысы белән очрашырга беренче укытучысы Валентина Аникина да килгән иде.
Стадионда - тамаша
Наркотикларга каршы десант балаларга бу көнне стадионда матур бәйрәм ясады. Башта безнең спортчылар аларга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аннан идарәнең спецназ хезмәте егетләре һөнәри осталыклары, физик яктан чыныккан, курку белмәс батыр булулары белән сокландырдылар. Алар наркоманнарны, җинаятьчеләрне тоткарлауның ин матур алымнарын күрсәткәндә, махсус өйрәтелгән этләре җинаятьчене, наркотик сатучыны тоткарлаганда малайларның ничек бирелеп каравын күрсәгез иде... "Бүген наркотик белән дус булу модада түгел. Бу юлны сайлаучы кеше түгел инде, аны үлем көтә. Балачактан сәламәт яшәү рәвешен сайлаганнар гына менә шундый батыр була", - дип Фәрит Габбасов тагын бер тапкыр балаларны спорт белән дус булырга өндәде.
Бу көнне туган ягына кунакка кайткан һәм стадиондагы тамашаны караган Фаяз-Марат Шабаевларның әнисе Филисә ханымга (Әгерҗе райпосында озак еллар сатучы булып эшләгән) шундый уллар тәрбияләп үстергәне өчен Фәрит Гарифович, рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләме бүләк итте.
Кунаклар Боз сараенда безнең "Спутник" хоккей командасы белән дусларча очрашу да үткәрделәр. Бу юлы безнекеләр 11:3 белән кунакларны җиңделәр.
Менә шундый файдалы, кызыклы мизгелләргә бай булды наркотикларга каршы десант белән очрашу. Анда катнашкан балалар беркайчан да бу афәткә юлыкмаслар һәм яшьтәшләрен дә аннан сакласыннар иде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев