Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗегә министр килде

    Узган атнада Әгерҗегә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов килделәр. Алар район башлыгы Валерий Макаров белән очрашканнан соң Әгерҗе полициясе җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрделәр. Сөйләшү барышында төп эшчәнлек юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләре мәсьәләләре күтәрелде. Артем Хохорин коллективның бердәм булып эшләве нәтиҗәсендә быел...

    Узган атнада Әгерҗегә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов килделәр.
    Алар район башлыгы Валерий Макаров белән очрашканнан соң Әгерҗе полициясе җитәкчелеге белән киңәшмә үткәрделәр. Сөйләшү барышында төп эшчәнлек юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләре мәсьәләләре күтәрелде. Артем Хохорин коллективның бердәм булып эшләве нәтиҗәсендә быел районда җинаятьләр саны кимүен, кылынган җинаятьләрне ачуның 80 процентка җитүен белдерде.
    Министр Кадыбашта һәм Бимада участок полициясе хезмәткәрләре өчен торак һәм участок пунктын берләштергән йорт төзелешләре белән кызыксынды. Артем Хохорин Әгерҗедәге полиция бинасы төзелеше белән дә танышып чыкты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: