Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗенең киләчәген ничек күзаллыйбыз

    Узган атнада район җитәкчелеге, депутатлар, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр стратегик үсеш программасы проектына тәкъдимнәрен җиткереп, фикер алыштылар. Иң элек район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев районыбызның үзенчәлекле якларын билгеләп үтте. Беренчедән, Әгерҗе уңайлы урынга урнашкан. Аның аша дүрт юнәлештә поездлар үтә. Икенчедән, бездә нефть, урман, су, җир ресурслары җитәрлек....

    Узган атнада район җитәкчелеге, депутатлар, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр стратегик үсеш программасы проектына тәкъдимнәрен җиткереп, фикер алыштылар.
    Иң элек район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев районыбызның үзенчәлекле якларын билгеләп үтте. Беренчедән, Әгерҗе уңайлы урынга урнашкан. Аның аша дүрт юнәлештә поездлар үтә. Икенчедән, бездә нефть, урман, су, җир ресурслары җитәрлек. Өченчедән, районыбыз - экологик яктан чиста төбәк. Шулай ук тарихи-мәдәни мираска бай район ул Әгерҗе.
    - Шул ук вакытта хәл итәсе проблемалар да бар. Менә алар: социаль инфраструктура объектлары җитми. Шәһәрнең төзеклеге - түбән дәрәҗәдә. Квалификацияле кадрларга кытлык зур. Авыл җирендә эшсезлек югары. Авыллар картая. Җирле бюджет тимер юл предприятиеләренә бәйле. Эшмәкәрлек активлыгы кими. Яңа производство булдыруда инвестицияләр юк, - дип санап үтте Андрей Авдеев. Аннан соң ул киләчәккә районның үсеш юнәлешләрен билгеләде. Менә алар:
    - халык өчен уңай яшәү шартлары булдыру;
    - кече агропромышленность кластеры булдыру;
    - туризмны, кече бизнесны үстерү;
    - "Россия тимер юллары" белән элемтәләрне киңәйтү.
    Ә хәзер, әйдәгез, һәр юнәлеш буенча 2030 елга кадәр нинди планнарның республика программасына тәкъдим ителүе белән танышып үтик. Шәһәрдә физкультура-спорт комплексы, ЗАГС бүлеге, түбәнге өлештә мәктәп, сәнгать мәктәбенә янкорма төзү.
    Авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү комбинаты төзү бурычы да тора. Агрофирма киләчәктә Кырындыда икмәк кабул итү предприятиесе төзү, Иске Чекалда, Азевода күпьеллык үлән орлыгы үстерүне, дуңгызлар комплексына янкорма төзү, дуңгызларны 25 мең башка җиткерүне планлаштыра.
    Районда туризмны үстерү мөмкинлекләре зур. Моның өчен бай, матур табигатебез, табигый минераль чыганаклар, тарихи-мәдәни мирасыбыз бар.
    Әгерҗедә кече бизнесны үстерү мөмкинлекләре зур. Мәсәлән, органик ашламалар (гумус, торф) җитештерү, минераль су тутырып сату, агач эшкәртү, тегү предприятиеләре ачу.
    Республиканың үсеш проектына башкарма комитет җитәкчесе Римма Гыйльметдинова керткән тәкъдимнәр белән дә танышып үтик:
    Мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә капиталь ремонт ясау, 560 урынлы мәктәп, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, ябык спорт заллары, балалар иҗат йорты, музей төзү.
    Районда экологик хәлне яхшырту максатында Тирсәдә һәм Красный борда чистарту корылмалары, көнкүреш калдыклары полигоны төзү.
    Шулай ук Әгерҗедә пляж, елга буенда коткару хезмәте булдыру, шәһәрне читләтеп узучы автомобиль юлы төзү республика үсеш проектына тәкъдим ителде.
    Югарыда санап үткән барлык тәкъдимнәр дә Татарстан Президенты Аппаратына тикшерү һәм Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясенә кертү өчен җибәрелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: