Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Җитмеш яшьлек ханымның өендә газ яначакмы?

Егерме ел көткән вакыйга

Узган гасырның 90нчы еллар ахырында районда тулы куәткә газлаштыру барганда Кадыбаш авыл җирлегенә керүче Яңа Эсләк авылы халкы да әлеге вакыйганы зур түземсезлек белән көтә. Хуҗалар төтен чыгару юллары ясыйлар, өйләренә газ торбалары сузалар.

Проектлар эшләнә. Әмма газ бер урамлы авылның сул ягындагы ике хуҗалыкка гына кертелә. Уң якта яшәүче дүрт хуҗалык ярык тагарак алдында кала. Алар арасында авыл активисты, күп еллар Кадыбаш авыл Советы депутаты булган, 38 ел клуб мөдире булып эшләгән Фәния Хәмидуллина да бар. Тол ханым егрме ел буе өметен өзми. Шушы еллар эчендә бик аз пенсия алуына карамастан, аңа дүртәр машина утын сатып алырга да туры килә, аны ярган чаклары да күп була. Кышкы салкыннарда ике миченә икешәр тапкыр ягып өен җылыта ул.

Ниһаять, Фәния ханым әлеге мәшәкатьләрдән котылачак. Аның өендә дә озакламый газ яначак... Әлеге бәхет ничек елмайган соң аңа?

Бу турында “Әгерҗе хәбәрләре” район газетасының 12 август санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев