Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Егерме ел көткән вакыйга: җитмеш яшьлек ханымның өендә газ яначак (ВИДЕО)

Бүгенге көндә барлык эш башкарылган инде, газны тоташтырасы гына калган

Республикабызда, шул исәптән безнең районда тулы куәткә авыллардагы шәхси хуҗалыкларны газлаштыру барган 2000нче еллар башында Кадыбаш авыл җирлегенә керүче Яңа Эсләк халкы да өйләрендә зәңгәр ут януны түземсезлек белән көтә. Әмма ул чакта авылдагы дүрт хуҗалыкта газ ялганмый кала.

ЯРЫК ТАГАРАК АЛДЫНДА КАЛАЛАР

Яңа Эсләк – райондагы кечкенә авылларның берсе. Авыл оешкан 1929 елда биредә 85 хуҗалык булган. 2000нче елларга ул 20ләп кенә калган. Халкы аз булса да, авыл юл өстендә урнашуы, үзәк урамнан асфальт юл узуы белән уңайлы. 2000нче елларда авылга газ килә дигән хәбәрне ишеткәч, мичкә утын ягып җәфаланган яңаэсләклеләргә дә канатлар үскәндәй була. Авыл активисты, күп еллар Кадыбаш авыл Советы депутаты булган, бар гомерен мәдәният тармагында эшләүгә багышлаган Фәния апа ХӘМИДУЛЛИНА да газ кертү өчен барысын да эшли: өенең кече ягына төтен чыгару юлын эшләтү өчен яңадан мич чыгарта, зал ягына торбалар суздыра. Проект та эшләнә.

Әмма хыяллары гына чәлпәрәмә килә. Урамның сул ягында гомер кичергән ике хуҗалыкка – Әхәт Мәҗитов һәм Фәния апаның каенанасы Зәйтүнә Хәмидуллина йортларына газ тоташтырыла, ә сул яктагы дүрт хуҗалык, шул исәптән аларныкы ярык тагарак алдында кала. Ул чактагы Кадыбаш авыл Советы рәисе Илфат Рамазанов әлеге проблеманы хәл итү артыннан түрәләр ишеген күп шакыса да, уңай нәтиҗә булмый. Язманы әзерләү барышында ул вакытта ни өчен шулай килеп чыкканын белү өчен без дә тиешле оешмалар вәкилләренә мөрәҗәгать итеп карадык, әмма анык кына җавап таба алмадык. 

Әнә шулай, хыяллары чынга ашмаган авыл апаларының чарасызлыктан кычкырып елаган чаклары күп була әле... 

 

ПЫЧКЫ ДА, ЧҮКЕЧ ТӘ ТОТА

Фәния апа шушы авылда күпбалалы гаиләдә туып-үскән. Бертуганнары бер-бер артлы шәһәргә китсә дә, кызның карары катгый була: “авылдан беркая да китмим“.

–    Соңыннан авылдан китмәвемә йөз генә түгел, мең тапкыр сөенгәнмендер. Әти авыргач аны карадым, әнигә олы терәк булдым. Бөтен туганнарны җыючы җылы учак та әле йортым, – ди ул. 

Гаилә бәхетен дә биредә таба. Җәмәгате Илдус “Таң“ колхозының алдынгы механизаторы була. Фәния апа үзе 38 ел клуб мөдире вазифасын башкара. 
1992 елда хәзер гомер кичерә торган йортларын сатып алалар. Әмма бәхетле парлы тормышлары гына озакка сузылмый. 1995 елда Илдус 45 яшендә яман шеш авыруыннан вафат була. 42 яшьлек Фәния – тол, 14 яшьлек бердәнбер уллары Илнур ятим кала. 

–    Ирем үлгәндә кышка керер өчен бер машина утыныбыз да юк иде, – дип сөйли Фәния апа. 

Илдусын югалтканнан соң тормышны җигелеп тарта башлый тол ханым. Өйне сатып алгач, аны ныгытырга, каралты-кура төзергә, коймалар тотарга да өлгермәгән булалар. Улы белән икәүләп барысын да эшлиләр. Бу вакытта Фәния апага кадак, чүкеч тотып койма тотарга да, пычкы белән утын кисәргә дә, аны ярырга да туры килә. Ул вакытта кыш чыгарга дүртәр машина йөге утын әзерлиләр. 

Алай гына да түгел, абзар тутырып мал да асрыйлар әле. 

–    Ул заманнарда печән хәзерләү мең газап иде. Печән чабар вакыт җиткәч авыл кешеләренең җир бүлешеп сүзгә килгән чаклары да булды, – ди Фәния апа. 

Әнә шулай, чалгы белән каерылып печән дә чаба, аны эскерткә дә сала, абзар түбәсенә күтәрә дә әле авыл хатыны. 

ГӨЛ КЕБЕК ТОТА

Хуҗалыктагы мәшәкатьләр Хөкүмәт эшеннән бушаган арада гына башкарылалар. Фәния апа Яңа Эсләк клубының ишегенә бер генә көн дә йозак элми. Анда төрле чаралар уздыра, яшьләр кичләрен дискотекада күңел ачалар. Фәния апа күрше-тирәдә хуҗалары вафат булган йортларның капка төпләрен дә һәрвакыт чабып тора. Әнә шулай, һәркайда тәртип булдырырга тырыша. Язгы-көзге кыр эшләре вакытында колхозга да булыша. Кырда эшләүче авыл хезмәтчәннәренә ашау пешерә ул.  

...Хәзер инде авылда җәен – алты, кышын дүрт йортта гына ут яна. Рафис–Рәзилә Вахитовлар, Равил–Гөлфия Әхмәдишиннар, Суфия Булгакова, Мәсгудә Каерова, Рәшидә Мөслимова төп йортларында гомер кичерәләр. Фәния апа да күптән лаеклы ялда инде. Сентябрь аенда ул 70 яшен тутыра. 

–    Юбилеема зур бүләк булырга тора бит әле, – ди ул елмаеп. – Безгә газ кертәләр.

12 мең пенсия алган ханымның ел саен дүрт машина утын сатып алуына (бер машина утын 10-12 мең сум), кышкы чатнама салкыннарда икешәр тапкыр мичкә ягуына да, ризык әзерләр өчен елга дүрт баллон газ сатып алуына, ниһаять, нокта куелыр чак җитә икән...

 

ПУТИН ПРОГРАММАСЫ ЯРДӘМ ИТТЕ

–    Һәр атнаның җомгасын түземсезлек белән көтеп алам. Чөнки бу көнне хат ташучы Рәмзилә Якупова газеталар алып килә. “Әгерҗе хәбәрләре“ндә Рәсәй Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча газлаштыру программасы гамәлгә ашырылуы турында укыдым да, шартлары буенча мин дә туры киләм икән дип уйлап куйдым, – ди Фәния апа. 

Кадыбаш авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре килеп аңлатма биргәннән соң, күршеләре Рафис–Рәзилә Вахитовлар белән бергә документлар җыя башлыйлар.

Яңа проект эшләнә, җир астыннан газ торбалары уздырыла, счетчик куела, котел, газ плитәсе алына. Газ-эксплуатация хезмәте, подрядчы оешма вәкилләре дә бөтен эшне контрольдә тоталар. Бүгенге көндә әлеге программа буенча барлык эш башкарылган инде. Хәзер газны тоташтырасы гына калган. 

Газ-эксплуатация хезмәте җитәкчесе Рифат Мөстәхимов районда әлеге программа буенча эш тиешле дәрәҗәдә алып барылуын әйтте. Әгерҗедә һәм Салагыш авылында берәр хуҗалыкка газ тоташтырылган инде. Яңа Эсләктәге Фәния Хәмидуллина һәм Рафис–Рәзилә Вахитовлар йортында зәңгәр ут сентябрь аенда яна башлаячак, диде. 

Бүгенге көнгә газ кертүгә район күләмендә 165 кешедән заявка алынган. 

–    Бу көнне зур түземсезлек белән көтәбез. Газ җылыткан йортларыбызда озак еллар сөенеп яши алсак иде, – ди Фәния апа.

СУБСИДИЯГӘ ӨМЕТ БАР

Фәния апага газ кертү 135 мең сумга төшкән. Йорт эчендәге газ үткәрү һәм газ җиһазлары сатып алу чыгымнарын каплау өчен ул субсидиягә дә дәгъва кыла ала.

Бу турыда Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең (РКЦМП) Әгерҗе районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Зәйнетдиновадан белештек. 

–    Әлеге субсидия составында Бөек Ватан сугышы ветераннары, I, II төркем инвалидлар йә инвалид бала булган, шулай ук җан башына айлык керемнәре 10 мең сумнан ким булган гаиләләр дәгъва кыла ала. Бу очракта субсидия 80 мең сумнан артмый. Җан башына уртача керемнәре 10-19 мең сум булган гаиләләр 60 мең сумга кадәр субсидия алала. Газ керткән хуҗалар барлык документлар белән быелның 1 декабренә кадәр социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Телефоннарыбыз: 24233, 21066, – диде ул. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев