Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Егетләрнең иң шәпләре бездә

"Быел "Исәнбай" бүлекчәсендә кыр корабларының күбесен яшьләр иярләсәләр дә, күз тимәсен үзләренә. Алны-ялны белми эшлиләр. Гомумән, егетләрнең иң шәпләре бездә" , - ди I филиал директоры Һашим Абдуллин. Гәрәбәдәй алтын бөртекләрне суктыручы үзләре дә сап-сары комбайннар әллә ка ян күренәләр. Кырда аларның йөрешенә күз иярми. Әле кайчан гына III филиал...

"Быел "Исәнбай" бүлекчәсендә кыр корабларының күбесен яшьләр иярләсәләр дә, күз тимәсен үзләренә. Алны-ялны белми эшлиләр. Гомумән, егетләрнең иң шәпләре бездә" , - ди I филиал директоры Һашим Абдуллин.
Гәрәбәдәй алтын бөртекләрне суктыручы үзләре дә сап-сары комбайннар әллә ка

ян күренәләр. Кырда аларның йөрешенә күз иярми. Әле кайчан гына III филиал кырларында эшлиләр иде. Хәзер менә Исәнбай басуларындагы 440 гектар арышның соңгы гектарларын суктыралар. Чыгышы да канәгатьләнерлек. Гектарыннан 32 центнер уңыш чыга. Табигать быел шундый уңыш белән сөендергән икән, моңа җитәкчеләр дә, комбайнчылар да куаналар.
- Мондый яхшы көннәрне Ходай урып-җыю вакытына махсус калдыргандыр. Көннәр әйбәт торганда төнге сәгать 12гә кадәр эшләсәк тә була. Пенсиягә чыгар алдыннан яшәреп киткәндәй булдым. Әллә минем белән эшләүче яшьләр шулай тәэсир итә инде, - ди 42нч
е елын комбайнштурвалы артына утырган тәҗрибәле Зәниф Гыйльфанов. Әле пенсиягә чыккач та эшләргә исәбе бар аның
.- Әнә, Көчектән Радик Әхмәтов 65не вакласа да, комбайннан төшми әле, - ди ул шаяртып. Пеләмештән Владимир Ибатовның да хезмәт стажы 40 ел икән инде. Ул
да, аның ут күршесе Бимадан Анатолий Самарин да уракны түземсезлек белән көтеп алуларын әйттеләр.
- Башаклар кайчан тулышыр, кайчан өлгерер инде дип басуларны әллә ничә кат әйләнеп кайтабыз. Комбайнны бер ай "Тирсә-Транс"та ремонтладык. Әлегә күз имәсен. Ватыла гына күрмәсен инде, - дил әр комбайнчылар. Алар икесе дә районда алдынгылар бүген. Анатолий ярдәмчесе Алексей Ильин белән 500 тонна арыш суктырса, Владимир Эдуард Ишимов белән 450 тонна бөртеклеләр җыйган.Ә менә Исәнбайның тәҗрибәле комбайнчылары Эрнест Ганиев белән Вячеслав Пастхуов районда беренче-икенче урыннарны әлегә беркемгә дә бирмиләр. Бүгенгә 650шәр тоннадан артык арыш
суктырганнар. - Ел саен берәр ярдәмче өйрәтәм. Узган ел Илназ Ягъфәров белән эшләгән идем, быел ул үзе комбайн артына утырды. Ә мин өлкәнрәк булса да, Илһам абыемны өйрәтәм бу уракта. Максат - беренчелеккә чыгу түгел, ә сыйфатлы итеп эшләү, - ди Эрнест.
- Ә мин урак башланганда һәр елны беренче булам. Аннан артка тәгәрим. Сәбәбен дә белмим, бик ватылган да юк инде. Әмма "Көчек" бүлекчәсе комбайнчылары һәрчак алдынгылар рәтендә булалар, - ди Вячеслав Пастухов аптырап. Ә менә Рөстәм Закиров турында комбайнчылары "ул - иң тырышы",
диләр. Районга "Нью-Холланд"лар кайтканнан бирле 18 тонналы комбайнны иярли ул.
- Питрәчтән килгән егетләр өйрәтеп киткәннәр иде, хәзер үзем ничә еллар "укытучы" ролен башк
арам, - ди Рөстәм.
Төшке ашка кадәр кайсы - өч, кемдер дүрт бункер ашлык суктырырга өлгергән. Ә бункерга 8 тонна ашлык керә.
- Узган ел 12-14 бункер суктырган көннәр дә булды. Эш сәгатен озайтсалар быел да шуның кадәр
суктырырга була. Ашлыкны вакытында алып китсеннәр, комбайн ватылмасын, запас частьлар булсын, ягулык-майлау
материалларына кытлык булмасын, - дип тели Зәниф абый.
- Менә шул чагында эшләве дә рәхәт, күңел дә үсә, - диләр комбайнчы
лар.
Аш-су осталары Зөлфия Муллина һәм Раилә Зарипова пешергән тәмле аш белән сыйлангач, ял да итеп тормый кабат эшкә керештеләр алар.
Спортта да, уракта да сынатмыйлар
Быел Исөнбайның иң танылган яшь көрәшчеләренең күбесе урып-җыю чорында үзләре әйтмешли, "туган колхоз
га" ярдәм итәргә, бераз акча эшләп алырга булган.
Илназ Ягъфәров белән Нияз Гыйльфанов бүген, әнә, төне буе керфек тәкакмаганнар.
- Кичә тәгәрмәч тишелде. Төне буе шуны ямадык. Болай да запчасть булмау аркасында ике көнгә соңга калып чыктык уракка. Сынатасы килми бит. Йокы качты инде, эшләргә дә эшләргә хәзер, - диләр алар.
Әлмир Шәрәфиев, Әлмир Рамазанов, Рәдиф Мөэминов, Айнур Галимуллин да остазлары кушканны үтәп йөгереп кенә йөриләр.
- Егетләргә бер күрсәтү, бер тапкыр аңлату җитә. Барысын да сеңдереп кенә баралар, - ди Вячеслав Пастухов.
- Каникул вакытында бераз акча да эшлибез, техниканы да өйрәнәбез. Бәлки киләчәктә без дә тәҗрибәле комбайнчыларны алыштырырбыз, - ди Әлмир Шәрәфиев.
Киләсе ел уңышына нигез салына
Исәнбай басуларында бу чәршәмбедә киләсе ел уңышына нигез сала башладылар. Эшкәртелгән 900 гектар мәйданга арыш чәчәләр.
- Көзге арышны чәчәргә иң беренче безнең филиал чыгарга тиеш дип үземә максат куйган идем, шулай булды бит. Әнә, тузан туздырып тракторлар басуда эшли бүген. Чәчәр алдыннан культивациялибез, аннан тырмалыйбыз. Шунда ук ашлама да кертәбез, - ди Һашим
Гыйният улы. Мөдәрис Низамов - чәчүдә эшләүче иң өлкән механизатор. Илшат Мухъянов, Илмир Әхмәдишин, Фирдәвес Сундуков, Руслан Нәҗметдинов җир эшкәртәләр,
чәчәләр, тырмалыйлар, ашлама кертәләр. Ә Асаф Сәетбатталов белән Гомәр Мусин - чәчүчеләр.
- Бу егетләр белән урып-җыюда да сынатмабыз, чәчүне дә сыйфатлы һәм тиз башкарып чыгарбыз дип ышанам, - ди Һашим әфәнде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев