Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әкият өенә тиң

Калинин урамындагы 26нчы йортта яшәүчеләр бу көнне түземсезлек белән көттеләр. Район башлыгы Валерий Макаров "йортыгызның тышкы ягын төзекләндергәннән соң ишегалдыгызда бәйрәм ясаячакбыз" дип вәгъдә биргән иде. Әнә шул тантаналы бәйрәм чарасына олысы-кечесе җыелды узган шимбәдә. Элек Бу йорт файдалануга 2003 елда тапшырылган иде. 5-6нчы подъездларда яшәүчеләр бирегә иң беренчеләрдән булып...


Калинин урамындагы 26нчы йортта яшәүчеләр бу көнне түземсезлек белән көттеләр. Район башлыгы Валерий Макаров "йортыгызның тышкы ягын төзекләндергәннән соң ишегалдыгызда бәйрәм ясаячакбыз" дип вәгъдә биргән иде. Әнә шул тантаналы бәйрәм чарасына олысы-кечесе җыелды узган шимбәдә.

Элек
Бу йорт файдалануга 2003 елда тапшырылган иде. 5-6нчы подъездларда яшәүчеләр бирегә иң беренчеләрдән булып күченә. Беренче еллардан ук 5нче подъездда өлкән вәкил булып торучы Лидия Денисламова да, аның күршеләре Разия Ибраһимова, Тәнзилә Шакирҗанова да моңа кадәр фатирларында бик салкын булуын искә алдылар.
- Берсеннән-берсе кечкенә өч балабыз бар. Кыш көннәрендә фатирыбызда нибары 13 градус кына була иде. Газ плитәсен кабызып та җылынырга туры килде, аяктан итек, аркадан мамык шәл төшмәде, - ди Лидия.
Ә 2011 елның июнендә Пугачеводагы шартлаулар нәтиҗәсендә бу йорт аеруча зур зыян күрә. 3 июнь төнендә фатирлардагы стеналар җимерелә, тәрәзәләр коела, ишекләр урыныннан куба... "Ул вакыттагы коточкыч мәхшәрне искә алырга да куркыныч", - диләр әлеге йортта яшәүчеләр. Дөрес, биредә тиз арада төзекләндерү эшләре башкарыла, өйнең түбәсе тулысынча алыштырыла. Шулай да халык җылылыкка туена алмый. Район хакимиятенә, Татарстан Хөкүмәте җитәкчелегенә шикаятьләр көннән-көн арта.
...Һәм хәзер
Быел әлеге 8нче округка сайлаулар узды. Депутатлыкка кандидат Валерий Макаров, биредә яшәүчеләрнең суык фатирларда җәфа чигүен үз күзләре белән күргәннән соң, "йортта тагын төзекләндерү эшләрен башлаячакбыз", дигән иде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та яңа сайланган район башлыгының үтенечен кире какмады һәм республика казнасыннан ремонт өчен 11 миллион 500 мең сум акча бирелде.
- Ул вакытта яңа район башлыгының бу сүзләренә ышанып та бетмәгән идек. Әмма апрель аенда ук подрядчы оешма эшчеләре килеп өебезне тышкы яктан төзекләндерә башлагач, боз урыныннан кузгалды дип сөендек, - ди шушы йортта яшәүче медицина ветераны Рәмзия Шәймөхәммәтова.
Һәм җәй буе шак-шок килгән "күңелле" тавыш эчендә яшиләр биредәгеләр. Эшчеләр йортның тышкы ягын тулысы белән җылытып тышлыйлар. Һәр тәрәзәнең читләрен эшлиләр. Шулай итеп, яңгыр явып каралган кирпечләрне матур төстәге сайдинг алыштыра. Хәзер бу йорт, шәһәрдә иң матурлардан булып, әллә каян балкып тора.
- Тышы да бик матур, фатирыбызда да май кебек җылы. Эшкә киткәндә форточканы ачып калдырган чаклар да еш була, - ди Чулпан Нурмөхәммәтова.
Әле алай гына да түгел, йорт яныннан район хастаханәсенә кадәр тротуар җәйгәннәр, балалар мәйданчыгындагы атынгыч-карусельләрне ачык төсләргә буяп куйганнар. Болары өчен дә шатланып туялмыйлар биредә яшәүчеләр.
- Шул тротуардан көн саен "Имәнлек" ял зонасына йөрибез. Олысы-кечесе рәхәтләнә бит шунда. Безгә - пенсионерларга саф һавада җәяү йөрү бигрәк тә сәламәтлек өчен кирәк. Ә урман буеннан йортыбызга сокланып карап торабыз. Чынлап та, бик матур булды хәзер яшәгән җиребез. Әмма йорт тирәсендәге эшләргә моның белән генә нокта куймасак иде. Язын агачлар, подъезд төпләренә чәчәкләр утыртсак, ишегалдыбызга тагын да ямь керер. Бергәләп өмәләр оештырыйк, тирә-ягыбызны чүпләмик", - дип Рәмзия апа күршеләрен игелекле эшләргә өндәде.
- Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә генә чиста була. Шуңа күрә үзегез яши торган подъездларны чиста тотыгыз. Йортыгыз һәрчак балкып торсын, бүтән бәла-казалар күрергә язмасын, - диде Валерий Владимирович.
Ә 2нче подъездны башкаларга иң үрнәге дип әйттеләр. Чынлап та, биредә яшәүчеләр чисталыкны саклый беләләр. Стена-тәрәзәләрне юганнар, челтәрләр элгәннәр, гөлләр утыртканнар. Подъездда бер генә чүп тә күрмәссең.
Бу тантанада әлеге йортта яшәүче бер төркем активистлар Мансур Маликов, Любовь Искәндәрова, Тәнзилә Усманова, Ләйсән Тимергалиева, Нина Вологжанина, Лидия Денисламова район башлыгының Рәхмәт хатына да лаек булдылар.
Ә шундый зур төзекләндерү эшләре башкарганнан соң Калинин урамындагы әлеге йорт матурлыгы белән һәрвакыт үтеп йөрүчеләрне сокландырыр дигән теләктә калабыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев