Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Ел хәйриячесе“ республика бәйгесендә әгерҗелеләр дә җиңү яулады

Узган атнада Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында унберенче тапкыр “Ел хәйриячесе“ республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Алар арасында райондашларыбыз да бар.

Коммерцияле булмаган оешма“ номинациясендә җиңү яулаган Иж-Бубый егете – Казанның “Логистик“ компаниясе генераль директоры, “Бубилар мирасы“ оешмасы җитәкчесе Искәндәр ҖИҺАНГӘРӘЕВның әлеге бәйгедә өченче тапкыр хөрмәтләнүе инде. Ул моңа, чыннан да, лаеклы: бертуган Бубилар мирасын саклауга юнәлтелгән бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый. Әлеге авыл сәүдәгәре Әхмәтҗан байның йортын торгызу буенча проектны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршында яклау булсынмы, яшь авылдашлары өчен тарихи урыннар буйлап җәяүле сәяхәтме – һәркайсын оештыруда аның өлеше бар. Әхмәтҗан бай истәлегенә спорт турнирлары уздыру да – әлеге эшмәкәр идеясе. Әлеге авылның төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаучы “Хыял“ бию төркеменә дә даими матди ярдәм күрсәтүче ул. Гомумән, туган авылындагы һәр игелекле гамәлдә Искәндәр Рөстәм улының катнашы бар.

  • Мин бу эшләрне башкалар күрсен өчен дип түгел, йөрәк кушуы буенча башкарам. Республика җитәкчеләренең әлеге гамәлгә аерым игътибар бирүләре яңа игелекле эшләргә рухландыра, – ди эшмәкәр.

Салагыштан “Шәхси эшмәкәр“ номинациясендә җиңү яулаган Марат МӨХӘММӘДИЕВ турында “аның кебекләр – авылны яшәтүче“ дип әйтү дөреслеккә туры килә. Авыл Сабан туе, Өлкәннәр көне, Яңа ел , Корбан яисә Ураза бәйрәмнәре булсынмы – һәр чара аның матди ярдәме белән оештырыла. Авылдашларын эшле итүдә, туган авылын төзекләндерүдә эшмәкәрнең өлеше бик зур.

  • Маратны без Салагышның ышанычлы таянычы дибез. Һәм бу һич арттыру түгел. Чөнки тормышта нинди генә хәл булмасын – үлем-китемме, дөнья көтү өчен кирәкле гамәлме, иң беренче чиратта, аның янына барабыз. Бер кеше сүзен дә аяк астына салмый ул. Кайсы яклап кына алсак та, без бик рәхмәтле игелекле эшмәкәргә. Бу – минем генә түгел, бөтен  авылдашларымның фикере, – ди ветеран хәбәрчебез Тәнзилә апа Хәбибуллина.  

“Физик зат“ номинациясендә зурланган Радик ГЫЙЛЬМАНОВ  бүген Ижауда яшәсә дә, кендек каны тамган туган авылы – Сокманны онытмый. Узган елның көзендә аның туган авылында мәчет ачылу тирә-яктагы авылларда яшәүчеләр өчен дә зур тантанага әверелгән иде. Озак еллар буш торган башлангыч мәктәп бинасын мәчет итеп үзгәртеп төзекләндерү эшенең башында нәкъ менә Радик Гыйльманов тора. Ул бу эшкә байтак кына матди ярдәм дә күрсәтә. Туган авылы зиратына яңа капка куюда да аның ярдәме зур була. 

  • Быел Мукшур зиратын да тимер койма белән әйләндереп алырга, яңа капка куярга ниятлибез. Бу эштә дә ярдәм итәргә әзер Радик кардәшебез. Үзе туып-үскән йортны бик яхшы итеп яңартты. Әлеге йорт авылга ямь биреп тора хәзер. Шушы  изге гамәлләре өчен Ходай Тәгалә үзен зурласын иде, – дип олы рәхмәтен җиткерә Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасов.

“Ел хәйриячесе“ чарасында Әгерҗедә тугыз баланы тәрбиягә алган Рөстәм–Ирина АКБАШЕВлар гаиләсе дә катнашты.

  • Без бәйрәмгә биш балабызны алып бардык. Аларны концертлар залында клоуннар каршы алды. Аннан рәхәтләнеп уйнадылар, бүләкләр алдылар. Соңыннан бергәләп  матур концерт карадык. Казанга сәяхәт балаларга бик ошады, – дип тәэсирләре белән уртаклашты гаилә башлыгы. 

Ә без бу мәрхәмәт ияләренең һәркайсына уңышлар телибез. Йөрәк кушуы буенча башкаларга кылган игелекләре үзләренә сәламәтлек, гаилә бәхете, көтелмәгән шатлыклар булып әйләнеп кайтсын.                 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев